Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берничә минут су төбендә ята». Таиландта батып үлә язган Чаллы кызы алты ел дәвалана

Өч яшьлек Василиса чит илдә ял иткәндә фаҗига була.

news_top_970_100
«Берничә минут су төбендә ята». Таиландта батып үлә язган Чаллы кызы алты ел дәвалана
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче хатын 2015 елның мартында Таиландта бассейнда бата башлагач, тончыгып имгәнгән баласының хәле турында «Челнинские известия» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Сентябрьдә Республика балалар клиник хастаханәсенә барлык, стандарт тикшеренүләрне уздык. Нейрохирургия бүлеге җитәкчесе белән очраштык. Аның сүзләренчә, баш мие снимоклары буенча операция ясау өчен күрсәтмә юк. ДРКБда баланың гомуми хәлен тотрыклы итеп тору өчен гамәлләр тәкъдим итәләр. Андагы реабилитация безгә туры килми», — ди бу хатын.

Бу уку елында Василисага ике укытучы билгеләгәннәр, алар атнасына өч тапкыр килеп, Василисага китаплар укый. Баланың анасы бу бик зур ярдәм булуын әйтә. 

«Көн саен диярлек безгә реабилитологлар килә, алар массаж һәм дәвалау гимнастикасы ясый. Ләкин баланың буыннарының хәрәкәтчәнлеге барыбер бик нык бозылган. Гомумән алганда, Василиса үзенең халәтенә карата яхшы хис итә. Хәзер ул эчә торган дару яхшы тәэсир итә ахрысы, ләкин кардиналь үзгәрешләр юк. Тирән итеп сулыш алабыз да, алга китәбез инде», — дип сөйли әни кеше.

Фаҗига 2015 елның 27 мартында Пхукет утравында була. Василиса тирән бассейнга егылып төшә һәм төпкә китә. Әти-әнисе баланың югалуын бик тиз абайлап алса да, аны шактый озак эзлиләр. Кызны тапканда, ул инде берничә минут бассейн төбендә яткан була. Баланы Бангкок шәһәрендәге госпитальгә илтәләр. 29 мартка кадәр аның хәле бик катлаулы була. Табиблар баланың баш миенә басымны киметү өчен трепанация ясыйлар. Операция уңышлы уза, ләкин бала шактый озак аңына килми. Апрель башында ул үзе сулыш ала башлый. Баланы Россиягә алып кайту өчен волонтерлар ярдәмендә акча җыялар, Россия Консуллыгы да булыша, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100