news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Берничә кешене берьюлы яшен суккан мизгел видеога эләккән

Дүрт кеше агач астында качып тормакчы була.

news_top
Берничә кешене берьюлы яшен суккан мизгел видеога эләккән
https://pixabay.com

Һиндстанның Харьяна штатында 12 мартта берничә кешене яшен суккан. Әлеге фаҗигане видеокүзәтү камерасы төшереп алган. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Илнең төньягында урнашкан штатта яңгыр вакытында дүрт кеше агач астында качып тормакчы була. Бакчачы булып эшләүче бу ир-атлар басып торган агачны яшен суга.

India Today басмасы хәбәр иткәнчә, ир-атлар җитди имгәнә. Аларның тәне пешә. Бу кешеләрне хастаханәгә озатканнар. Аларның берсе хәзерге вакытта критик халәттә, ул реанимациядә ята, диелә хәбәрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар