Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Берничә көн фатирда ялгыз яшәгән бала бишенче каттагы балконнан егылып төшкән

Сигез яшьлек баланы өстеннән бикләп калдырып киткәннәр.

news_top_970_100
Берничә көн фатирда ялгыз яшәгән бала бишенче каттагы балконнан егылып төшкән
https://pixabay.com

Калуга өлкәсендә 8 яшьлек малайны бер үзен генә өйдә калдырып киткәннәр. Өстеннән бикләп калдырылган бала берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән. Аннары малай бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга Киров шәһәрендә 10 июньдә була. Россия Тикшерү комитетының Калуга өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бала балкон тәрәзәсеннән карап тора. Шула чакта ул танышларын күрә һәм урамга чыкмакчы була. Малай бишенче кат биеклегеннән сикереп төшә. Аның сөякләре сына. Имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның хәле стабиль дип бәяләнә, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, баланың анасын әни булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Малай әтисе белән генә яши. Ләкин әти кеше берничә көн элек башкалага акча эшләргә дип чыгып киткән. Малайны өстеннән бикләп калдырган.

Хәзер бу хәлне районара прокуратура тикшерә, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100