Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берничә хәреф әйтәсем бар»: Илсөя Бәдретдинова үзен туйдырган хатынны эзли

news_top_970_100
«Берничә хәреф әйтәсем бар»: Илсөя Бәдретдинова үзен туйдырган хатынны эзли
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «берничә хәреф» әйтер өчен Светлана исемле хатынны эзли.

«МТСтан Светлананы табарга ярдәм итегез әле. Ул миңа тәүлек дәвамында шалтырата. Берничә хәреф әйтәсем бар», – дип яза җырчы социаль челтәрдә.

Аның посты астында Айгөл Бариева: «Миңа да көн дә шалтырата бит ул», – дип язган.

«Табыйк... Сөйләшик... Әтидән өйрәнеп калган берничә җөмләм бар», – дип җавап язган Илсөя Бәдретдинова.

«Тыкрыкка чакырыйк», – дигән тәкъдим килгән җанатарыннан.

«Ул шалтыраткач, татарча сөйләшегез», – дигән киңәш тә биргәннәр.

«Туйдырды ул Светлана, атнасына 7 тапкыр шалтырата», «Миңа да шул Светлана шалтырата, ул әйткәнне дә аңламый бит», – дип зарланучылар да бар.

Хәтерләсәгез, бер араны Илсөя Бәдретдинованың бик актив «комментаторы» Саимә апа бар иде. Аны искә алып, бер җанатары: «Номерын Саимә апага бирегез, ул җаен табар», – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100