Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берничә сәгать бозлы суда газаплаганнар»: Бөгелмәдә кеше үтерүчеләргә хөкем чыгарылды

Татарстан Югары суды Бөгелмәдә яшәүче өч кешенең эшенә нокта куйды. Аларны аеруча рәхимсез рәвештә кылынган үтерү җинаятендә гаепләделәр. Аларның корбаны – җинаятьчеләрнең берсенең 46 яшьлек сөяркәсе. Рәхимсез җәзалауның сәбәбе турында суд залыннан «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Берничә сәгать бозлы суда газаплаганнар»: Бөгелмәдә кеше үтерүчеләргә хөкем чыгарылды
Бөгелмәдә яшәүче өч кешене аеруча рәхимсез рәвештә кылынган үтерүдә гаепләделәр
Елена Фенина / «Татар-информ»

Якыннары ирләренең ерткычларча үтерү җинаятен кылуына ышанмый

Гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарылырга тиеш булган суд залы янындагы хатын-кызлар процессның башлануын борчылып көтә иде. Алар гаепләнүчеләрнең туганнары булып чыкты. Хатын-кызлар матбугат вәкилләре белән аралашудан кискен рәвештә баш тартты. Үзләрен журналистларга карата агрессив тоткан һәм борчылулары сизелеп торган бу хатын-кызлар күз яшьләрен яшерергә тырышты. Пристав бар кешене дә суд залына чакыргач, алар залга керергә ашыкты. Якыннарын гаепләнүчеләр эскәмиясендә күргәч, борчылулары тагын да артты. Хатын-кызлар аларга ишарәләр белән нәрсәдер аңлатырга тырышты, чөнки суд залында гаепләнүчеләр белән сөйләшү катгый тыела. Бу хакта суд залында булып кайткан «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза. 

Гаепләнүчеләр: 32 яшьлек Александр Майоров, 31 яшьлек Александр Дюков һәм күптән түгел генә 18 яшен тутырган Денис Капин йөзләрен камера объективларыннан яшерергә тырышты. Әмма берникадәр вакыттан соң, хатыннарын, әниләрен һәм апаларын яхшырак күрер өчен, «аквариум»ның пыяласына якынрак килделәр.

Эш материалларыннан билгеле булганча, бу өч ир-ат ерткычларча җинаять кылган. Алар әлегә кадәр үз гаепләрен өлешчә генә таныганнар. Алар ул хатынны үтерергә теләмәгән булуларын әйтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җинаять кылынган вакытта Денис Капинга 18 яшь тә тулмаган булган.

Тикшерү версиясе буенча, ир-атлар корбанны кыйнаганнар, аннары салкын сулы ваннада батырганнар, аннары Бөгелмә елгасына алып барып суга ташлаганнар.

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ» 

Ярым тере һәм газапланган хатынны елгага ташлаганнар

«Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 13 апреленә каршы төндә өч ир-ат 46 яшьлек хатынны үтергән. Башта алар аны фатирда кыйнаганнар, аннары салкын сулы ваннада батырганнар, аннары Бөгелмә елгасына алып барып, шунда батырып үтергәннәр. Елгага ташлаганда, ул әле исән булган. Экспертиза ачыклаганча, хатын салкыннан туңып үлгән. Ул көнне урамда 10 градус тирәсе генә җылы булган», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Рамил Галеев.

Тикшерү ачыклаганча, хатынны берничә сәгать дәвамында газаплаганнар: аны ваннадагы бозлы суга башы белән чумдырганнар, аннары, сулыш алырга мөмкинлек биреп, тагын шул гамәлләрен кабатлаганнар. Ир-атлар моны чиратлашып эшләгән. Сораштыру вакытында алар тикшерүчеләргә кулларын салкын суда тоту авыр булганга чиратлашуларын әйтә. Бу вакытта аларның корбаны нәрсә хис иткәнен фаразлау гына кала...

Тикшерү ачыклаганча, барысы да Александр Дюковның Галиәхмәтова белән интим мөнәсәбәтләргә керүеннән соң башлана. Өйләнгән ир, күп балалы ата аңлашыла торган сәбәпләр аркасында бу мөнәсәбәтләрне яшергән. Әмма Галиәхмәтова ниндидер сәбәпләр аркасында барысын да аның хатынына сөйләргә теләгән. Бу хакта ишеткәч, Дюков ачудан тилереп, мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен сөяркәсе янына китә.

Галиәхмәтова өйдә берүзе генә, исерек хәлдә була. Бу көнне аның янына элеккеге ире килгән, һәм алар бергә спиртлы эчемлекләр кулланган була. Бу да Дюковка ошамый. Ир-ат үзе белән балигъ булмаган иптәше Денис Капинны алып килә, шуннан соң аларга Александр Майоров кушыла.

Алар үз гаепләрен өлешчә генә таныйлар. Яклаучысыз хатынны үтерергә теләмәүләрен сөйлиләр.

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ» 

Өч ир-ат фатир хуҗасын кыйнап, аны ваннада батыра башлыйлар. Шуннан соң алар өчесе дә үзләре эшләгән автосервиска китәләр, хатынны автомобиль багажнигына салып, Бөгелмә елгасына алып киләләр. Хәлсезләнгән Галиәхмәтованы суга ташлыйлар һәм китеп баралар. Аның гәүдәсен җирле кешеләр икенче көнне үк таба.

Үлгән хатынны элеккеге ире җирли, абыйсыннан башка аның якын туганнары булмый. Ул апасының үлеме турында аны җирләгәннән соң гына белә, судка зыян күрүче буларак мөрәҗәгать итә, гаепләнүчеләрдән, әхлакый газаплар өчен, һәркайсыннан берәр миллион сум компенсация таләп итә. Сүз уңаеннан, ул бүгенге процесска килмәгән.

Утырыш башланганчы ук Александр Майоровның адвокаты Руслан Сафин, якланылучысының белдерелгән гаепнең кайбер очракларын гына тануын сөйли. Гаепләнүченең әлеге хатын-кызны үтерү максаты булмаганлыгын, барысы да очраклы килеп чыкканын әйтә.

«Алар алдан бернәрсә турында да килешмәгән. Алар, бер-берсенә шалтыратып, үлгән хатынның фатирына килгәннәр һәм шунда очрашканнар. Көнчелек булмаган, бу – уйдырма мотив. Ул бик нык исерек булган, һәм алар аны аңына китерергә теләгәннәр, шуңа күрә суга чумдырып алганнар. Без аерым рәхимсезлек булганы белән килешмибез», – дип аңлата Руслан Сафин.

Адвокат сүзләренчә, хатынны фатирдан, таксига утыртып, автосервиска алып киткәннәр.

Суд карарын ишеткәч, гаепләнүчеләрнең туганнары елый башлады.

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ» 

«Ул кычкырды гына, сөйләшмәде»

«Алар аны исерек, шуңа күрә адекват түгел, дип уйлаганнар. Аның бернинди дә җәрәхәтләре булмаган, шуңа күрә «ашыгыч ярдәм» чакырмаганнар. Шуннан соң алар аны йөртергә алып чыкканнар. Такси йөртүче аны арткы утыргычка утыртуларын раслады. Аңа да хатын артык эчкән кебек тоелган, чөнки ул кычкырган гына, сөйләшмәгән», – дип сөйли адвокат.

Яклаучы фикеренчә, ул вакытта 3 ир-ат та бик нык исерек булган. Шуңа күрә, автосервиска килгәч, хатынны үлгән дип уйлаганнар. Җаваплылыктан куркып, алар аннан котылырга була. Галиәхмәтованы тере килеш багажникка салып, елгага алып китәләр һәм суга ташлыйлар.

Яклар арасындагы бәхәсләр вакытында, дәүләт гаепләве 8 елдан 18 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза сорады. Суд карары бераз йомшаграк булып чыкты. Дюковка 16 ел кырыс режимлы колониядә утыру, Майоровка 1 елга азрак җәза билгеләнде. Гаепләнүчеләрнең иң яше алдагы 6 елны гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

 

Суд карарын ишеткәч, гаепләнүчеләрнең туганнары елый башлады. Алар озак вакыт суд залыннан чыгарга теләмичә утырды. Приставка, һәркайсына аерым килеп, залдан чыгуларын сорарга туры килде. Залдан чыкканда, хатыннарның берсе «Мин сине яратам!» дип кычкырды һәм аңа «Мин дә сине!» дигән җавап килде. Алдагы елларда аларга бары тик рәшәткә артындагы очрашуларда гына күрешергә туры киләчәк.

«Хөкем карары белән җентекләп танышканнан соң, без судның ни өчен шундый нәтиҗәгә килүен тикшерәчәкбез. Бу эштә бик күп шикләр һәм сораулар бар, без аларны суд тикшерүе барышында бетермәдек. Апелляция тәртибендә үзгәрешләргә ирешербез, дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте адвокат Сафин.

Суд үтерелгән хатынның абыйсының гражданлык дәгъвасын да өлешчә канәгатьләндерде. Дюков һәм Майоров аңа 150шәр мең сум, Капин 100 мең сум түләргә тиеш булачак. Алар үз хөкем карарларын әле шикаять итә алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100