«Берничә көннән сезгә дә килә...»: Түбән Новгородка карлы-буранлы чын кыш килгән
Бүген Түбән Новгородка чын кыш килгән. Көчле яңгыр һәм давылдан соң шәһәрне су баскан иде. Шәһәрдәге «бөке»ләр беткәнче үк инде кар ява башлаган. Ә җил туктамаган – аның тизлеге секундына 30 метрга җиткән, дип хәбәр итә җирле МЧС.
«Комсомольская правда» язуынча, бик күп агачлар ауган, бәхеткә, корбаннар булмаган. Автомобильләр зыян күргән, кемнәрдер утсыз калган.
Автомобиль йөртүчеләр кисәк яуган карга әзер булмаган, билгеле. Шәһәрдә – бик күп аварияләр. Юлдагы хәлләрне белүчеләр исә Түбән Новгород ягына чыкмаска да киңәш итә. Социаль челтәрләрдә таралган видеолардан күренгәнчә, бирегә чын кыш килгән. Мессенджерларда кисәтеп: «Көтегез, берничә көннән сезгә дә килә», – дип язалар.
Кар яву сәбәпле, аэропортны да япканнар.
Автомобиль йөртүчеләргә Түбән Новгород ягына чыкмаска киңәш итәләр. МЧС кышкы резинага күчәргә киңәш итә.