news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Берничә көн эчендә ике баласын җирләде». Югалган хатынны күрше авыл янында тапканнар

news_top

Симферопольдә яшәүче 41 яшьлек Марина өчен 4 октябрь гап-гади эш көне була. Тик билгесез сәбәпләр аркасында, кичен аңа өенә әйләнеп кайту насыйп булмый. Аны 2 ай чамасы эзлиләр, мәетен якындагы авыл янында табалар һәм ябык табутта җирлиләр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Иртән Марина Кубань базарына, үзе мөдир булып эшли торган складка эшкә җыена. Кичен ире Николай аны кичке аш әзерләп көтә, тик хатыны кайтмый һәм элемтәгә чыкмый.

Башта Николай, Марина Судакка әнисе янына киткәндер, дип уйлый, чөнки элек мондый хәлләр була. Кайвакыт алар арасында тавыш чыгып, берничә көн сөйләшми дә йөргәннәр. Әмма дүшәмбе көнне хатынының эшеннән шалтыратып, аның сменага чыкмавын, телефоны сүнгән булуын әйткәч, ир ниндидер куркыныч хәл булуын сизенә.

Ә өйдә 12 һәм 15 яшьлек ике бала әниләрен көтә. Николай полициягә гариза яза һәм «ЛизаАлерт Кырым» эзләү-коткару отряды волонтерларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Маринаның фотосы белән ориентировкаларны бөтен ярымутрау буйлап тараталар.

Ул вакытта хокук сакчылары җинаять билгеләрен күрми һәм шуңа күрә «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачмый.

2 ай буе Маринаның язмышы турында бернинди төгәл мәгълүмат та булмый. Ә 28 ноябрьдә Марина туып-үскән Дачное бистәсендә аны җирлиләр. Табут ябык була.

Маринаны якты, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше буларак искә алалар.

«Ул гел елмаеп йөрде, бөтен кешегә булышты, балаларын бик яратты», – дип сөйләгән аның дус кызлары һәм классташлары.

Маринаны җирләгәнче 1 атна алдан, аның бертуган абыйсын соңгы юлга озаталар. Ул 38 яшендә, сәламәтлегенә бәйле проблемалар аркасында көтмәгәндә үлеп китә. Берничә көн эчендә 2 баласын җирләү әниләре өчен бик зур тетрәнү була. Өлкән яшьтәге хатын-кызга хәзер бик авыр, якыннары аңа булдыра алганча ярдәм итеп тора.

Алдарак Симферопольнең Каменка микрорайоны халкы, гаиләгә җирләү эшләрендә булышу өчен, район чатлары аркылы ярдәм җыюны да оештыра.

«Балалар – әнисез, ире тол калды, җитмәсә – абыйсы… Һичьюгы җирләү белән булышырга кирәк», – дигән хәбәрләрне йөзләгән кеше бер-берсенә җибәрә. Дистәләгән гаилә ярдәм итә, нәтиҗәдә, санаулы көннәр эчендә 100 меңнән артык акча җыялар.

Рәсми органнар әлегә бернәрсә дә әйтми. Җирле журналистларга үлем сәбәпләре турында комментарий, мәетнең нинди шартларда табылуы турында мәгълүмат та бирмәгәннәр.

Бу хәл аркасында имеш-мимешләр дә тарала башлаган. Танышлар, классташлары, Дачное һәм Каменка халкы арасында «Маринаны көч кулланып үтергәннәр, ә бу фаҗигагә аның иң якын кешесенең катнашы булырга мөмкин» дигән сүзләр таралган. Әмма бу сүзләргә бернинди дәлил дә юк. Әлегә болар барысы да социаль челтәрләрдәге гадәти сөйләшү генә булып кала.

Якынча мәгълүматлар буенча, Маринаның мәетен күрше авыл тирәсендә аулак җирдә тапканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар