2021 елда Алтай краенда поезд белән авариядә исән калган малай быел суда батып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Чумыш елгасында 10 һәм 11 яшьлек ике малай батып үлгән. Әлеге фаҗига турында төбәк прокуратурасының «Телеграм» каналында хәбәр ителә.
«Малайлар су коенган чакта батып үлде», диелә әлеге язмада.
Алтай крае буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, малайларның берсе 2021 елда поезд белән авариягә очраган һәм исән калган булган. Ул вакытта укытучы хатын 2нче сыйныфта укучы 4 баланы шәхси машинасына утыртып алып бара. Луговое авылы янында укытучының машинасы тимер юлга керә һәм аны кар чистарта торган поезд бәреп китә. Фаҗигадә 3 бала үлә, дүртенче бала исән кала, ул җитди имгәнә, диелә хәбәрдә.
2021 елның 29 ноябрьдә Алтайдагы Тальмен районында юл һәлакәтендә 3 бала үлгән. Машина белән идарә итүче хатын һәм 2нче сыйныфта укучы тагын бер бала имгәнгән. Алар авыр хәлдә Барнаул хастаханәсендә, дип язган идек.
Тикшерү версиясе буенча, 29 ноябрьдә тимер юл кичүендә җиңел машина һәм кар җыештыра торган поезд бәрелешә. Авариядән соң 8 яшьлек 3 бала — 1 кыз һәм 2 малай һәлак була. Машина йөртүче һәм тагын бер бала хастаханәдә. Машина белән Луговое авылындагы мәктәп укытучысы идарә иткән. Ул балаларны Наумово авылына өйләренә алып кайтып барган, диелә хәбәрдә.