news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Берни күренми»: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов чак кына авариягә эләкми калганнар

news_top

Быелгы кыш юлда йөрүчеләрнең «кирәген бирә». Инде кичәдән бирле котырган буран аркасында тагын кайбер юллар ябылды, ябылмаганнарында да автомобиль йөртүчеләргә авырга туры килә. Җырчыларның гына, буран дип, юлга чыкмый хәле юк. Алдан төзелгән гастрольләр графигына күпләре үзгәрешләр кертә алмый. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та бүген Ульянвскига юл тотканнар, ләкин чак кына бәлагә эләкми калганнар.

Дуслар карагыз әле ничек барабыз. 100 метрдан ары берни күренми, – дип күрсәтә юлдагы хәлләрне Гүзәл үзенең сәхифәсендә. – Хәзер каршыга йөк машинасы чыкты. Маңгайга маңгай чак бәрелешмәдек… Илдар читкә чыгып калды.

Навигатор бераз соңгы калабыз дип күрсәтә. Вакытында килеп җитәргә тырышабыз, – дип сөйли бу хакта җырчы.

Ә менә Илнат Фәрхуллинга, һава шартлары начар булу сәбәпле, Түбән Новгородтагы концертын күчерергә туры килгән. Ул социаль челтәрдә тамашачысыннан гафу үтенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар