Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берни калмаган». Балалар ипи кыздырырга учак яккач, өй, гараж һәм сарай янып беткән

news_top_970_100
«Берни калмаган». Балалар ипи кыздырырга учак яккач, өй, гараж һәм сарай янып беткән
Фото: Мордовия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://vk.com/club51520446

Мордовиядә балалар ипи кыздырырга маташкан аркасында өй янып беткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Красноармейский бистәсендә 8әр яшьлек ике малай, ишегалдында учак ягып, ипи кыздырмакчы була. Җил учакны зурайта, ялкын гаражга, сарайга һәм өйгә күчә.

Балалар да, өлкәннәр дә зыян күрмәгән, янгынны сүндергәннәр. Өйдән берни дә калмаган диярлек.

Коткаручылар кисәтә: балаларга ут белән шаяру куркыныч булуын аңлатыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100