Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берни дә хәтерләмим» - йөргән кызын, аның әти-әнисен үтергән егет хәтерсезлектән зарлана

news_top_970_100
«Берни дә хәтерләмим» - йөргән кызын, аның әти-әнисен үтергән егет хәтерсезлектән зарлана
© Елена Саляхова / «Татар-информ»

Казанның Чуйков урамында өч кешене үтергән егеткә карата ачылган җинаять эшен ТР Югары судында карый башладылар. Йөргән кызын һәм аның әти-әнисен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче бернәрсә дә хәтерләми дип ышандыра суд. Һәлак булган гаиләнең туганнары, дуслары һәм тикшерү гаепләнүче аларны үтерергә планлаштырып килгән дип ышана. Әлеге җинаять эшенең нечкәлекләре турында суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

Һәлак булганнарның гәүдәсендә – 30 пычак ярасы 

«Мин бернәрсә дә хәтерләмим», - дип җавап бирде 23 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин үзен гаепләүләренә каршы. Бүген егет Татарстан Югары судының гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләкте.

Фаҗига узган елның 7 гыйнварында Чуйков урамындагы бер йортта булды. Рөстәм үзенең йөргән кызы – 18 яшьлек Камилә янына кунакка килә. Өйдә аның 59 яшьлек әнисе һәм 62 яшьлек әтисе була. Бер мизгелдә кызның әти-әнисе һәм егет арасында низаг чыга. Рөстәм пычак ала һәм ир белән хатынга кадый, соңыннан Камиләгә ташлана. Экспертлар һәлак булган кешеләрнең гәүдәсендә 30га якын пычак ярасы санаган.

«Гаепләнүче аңлы рәвештә эш иткән, ул йөргән кызын да, аның әти-әнисен дә үтерергә теләгән. Башта Мөхәммәдуллин гаилә башлыгына тугыз тапкыр пычак кадаган, соңыннан аның хатынына алты тапкыр чәнчегән. Гаепләнүче йөргән кызына 12 тапкыр пычак кадаган», - диде гаепләүче.

Гаиләне нәкъ менә Рөстәм үтергән дип ышана тикшерү һәм дәүләт гаепләве. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, егет бу планны башта ук уйлаган һәм кибеттән аш-су пычагы сатып алган. Соңыннан тикшерүчеләр җинаять урынында нәкъ шул пычакны таба һәм аны төп дәлил буларак терки. Шулай ук тикшерү версиясе буенча, егетнең мотивы да булган – кызның әти-әнисе аларның очрашып йөрүенә каршы төшкән.

Гаиләне үтергәч, Рөстәм үз-үзенә кул салырга теләгән. Тикшерү версиясе буенча, ул шул ук пычак белән эченә берничә мәртәбә кадый һәм дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән сикерә. Ул шикне үзеннән төшерү өчен шундый адымга барган дип ышана тикшерү.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Реанимациядән – СИЗОга

Кычкырышуларны һәм шау-шуны күршеләре ишетә, полицияне дә алар чакырта.

Тәртип сакчылары ир белән хатынның мәетен подъездда таба, ә Камиләнең мәете фатирда яткан була. Бу мизгелдә алар өчесе дә үлгән була инде. Рөстәмне йортның тәрәзә төбендә табалар, ул да аңсыз була, аны ашыгыч ярдәм машинасында 7нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Аңа берничә операция ясыйлар, шуннан соң реанимациягә күчерәләр.

Егетнең хәле җиңеләя башлагач та, Казанның Яңа Савин районы суды аны кулга ала һәм СИЗОга җибәрә.

«Рөстәм ничек үзенә тугыз тапкыр пычак кадый алды икән?»

«Мин аларның өендәге аш-су кирәк-яракларының барысы да беләм. Мин өйләнгәнче алар белән шушы фатирда яшәдем. Аларда мондый пычак булмады. Әти-әнисе һәрвакыт өстәлләрендә торган комплект белән куллана иде», - дип сөйләде һәлак булган Камиләнең абыйсы.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Рөстәмнең алдан ук пычак сатып алып, аның йөргән кызы яшәгән өйгә алып килүе һәм Камиләне, аның әти-әнисен чәнчеп үтерүе турында версия яклау ягында шик тудырды. Сүз уңаеннан, гаепләнүчене судта берьюлы ике адвокат – Николай Иванов һәм Фәрхәт Хәнәфиев яклады. Алар тикшерү эше тайпылышлар белән алып барылган дип саный. Алай гына да түгел, егетнең ни рәвешле үз-үзенә тугыз мәртәбә пычак кадый алуы аңлаешсыз калган, ди яклаучылар.  

«Тагын бер проблема бар, гаепләнүче үзенең гаеплеме-юкмы икәнен әйтә алмый. Ул фатир эчендә нәрсәләр булганын хәтерләми. Бу яклау ягы позициясе түгел, ә психиатрия экспертизасы уздырган белгечләр бәяләмәсе. Гаепләнүчедә амнезия дип таптылар», - диде гаепләнүченең адвокаты Николай Иванов.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Камиләнең социаль челтәрдәге аккаунтын «ваткан» һәм интим фотолар керткән

Камилә үзенең йөргән егете турында беркемгә дә сөйләмәгән диярлек. Рөстәм турында аның иң якын дусты Валерия генә белгән. Валерия судка шаһит булып килгән иде.

«Рөстәм турында мин 2020 елның җәендә белдем. Миңа аның турыда Камилә сөйләде, бер егет белән аралаша башлавы турында әйтте. Барысы да яхшы иде бугай, аның зарланганы булмады», - дип исенә төшерде Валерия.

Валерия Рөстәмне ике тапкыр күргән. Камилә белән Рөстәм Валерия янына беренче тапкыр августта, соңыннан сентябрь уртасында килгән. Ул вакытта егет Валериягә адекват булып тоелган, проблемалар соңрак башланган...

«Камилә гел укыды, эшләде, безнең очрашырга вакыт та булмады. Соңыннан ул эшеннән китте, өеннән сирәк чыга башлады. Берсендә ул миңа урамга чыгарга куркуын әйтте, Рөстәм үзеннән башка кая да булса барырга рөхсәт итми, диде», - дип сөйләде Камиләнең дусты.

Валерия сөйләгәнчә, берсендә Камилә социаль челтәрләрдәге бөтен фотоларын бетергән. Валерия моңа бик гаҗәпләнгән һәм Камиләдән моның сәбәбен сораган. Кызны Камиләнең җавабы шаккаттырган – Рөстәм аның аккаунтын «ваткан» һәм анда чит бер кызның шәрә килеш төшкән фотосын керткән. Соңрак Рөстәм шул фотоны Камиләнең әтисенә дә җибәргән.

«Алар гел ызгыштылар. Рөстәм Камиләгә бернәрсә дә рөхсәт итмәде. Камилә аннан туюын да әйтте. Камиләнең дус кызы белән урамга чыгуы һәм шул вакытта телефонын алмау соңгы тамчы була. Рөстәм аны подъезд янында каршы алган, кычкыра башлаган, хәтта Камиләне этеп тә җибәргән. Ягъни, ул аңа кул күтәрә башлаган», - дип өстәде Валерия.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Үзенең нәрсә эшләгәнен аңлап, егет Камилә белән дуслашырга теләгән. Ул ярдәм сорап Валериягә мөрәҗәгать иткән.

«Башта ул миңа сирәк язды. Соңыннан күбрәк яза һәм шалтырата башлады. Бу минем ачуны китерде. Ул гел Камиләне яратам дип кабатлап торды. Ул гипнозланган кебек иде», - дип сөйләде Валерия.

Шулай да Камилә Рөстәм белән араларын өзәргә уйлый. Өстәвенә, Камиләнең башка егет белән аралаша башлавы да беленә. Кызганыч, аларның мөнәсәбәтләре озак дәвам итми, алар танышып берничә атна узуга Камилә һәлак була. Валерия вакытында полициягә мөрәҗәгать итмәвенә һәм бу фаҗигане кисәтә алмавына үкенүен әйтте.

Суд тагын берничә шаһиттән сорау алыр дип көтелә. Шуннан соң Рөстәм бу хәл турында үз версиясен сөйләячәк һәм суд тикшерүе башланачак. Әгәр егетнең гаебе дәлилләнсә, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100