Фирдүс Тямаевның бер генә концертында да кызык хәл булмыйча калганы юк. Җырчының социаль челтәрләрендә «Тямаев приколлары» дигән рубрика да бар.
Фирдүснең чираттагы концертында бер тамашачысы аннан «Тямаев» дип язылган футболка таптырган, күкрәгенә автограф куюын сораган. Тямаев нәрсә дип җавап биргән соң?
Башларын ия-ия сәхнәгә менгән егет: «Әй биедек, әй биедек, тик барыбер булмады», – дип көрсенә.
«Нәрсә булмады?» – дип аптырый Фирдүс.
«Футболка»,– ди ул.
«Ә, футболканы теге матур кыз алды бит. Аның күкрәгенә зур итеп автограф куйдым», – ди артист.
Егет исә: «Миңа да куй», – дип, аның каршысына ук килеп баса. «Берне генә», – ди ялынуын дәвам итә ул. «4-5 ел йөрим концертыңа, шул футболканы һаман ала алмыйм», – дип өзми дә куймый егет.
«Футболкаларны Альберт сата. Соңыннан янына килеп: «Берне генә», – дип әйтерсең яме. Бирә ул», – дип кенә котылган Фирдүс бәйләнчек тамашачысыннан. Күңелле видеоны «Татарлар дөньясында» «Телеграм» каналы урнаштырган.