news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бернәрсәне дә коткарып булмады». Җиде бала һәм аларның әнисе яши торган йорт янып беткән

news_top

27 июльдә Октябрьск шәһәрендә чыккан янгын аркасында 7 бала һәм аларның әниләре йортсыз калган. Балаларның иң олысына, Наташага, 15 яшь тулган, ә бәләкәй Владага нибары 1,5 яшь. Бу хакта «Маленькая Сызрань» сайты хәбәр итә.

«Мин бу вакытта кибеткә, азык-төлек алырга киткән идем, – дип сөйләгән йорт хуҗасы Ирина. – Шул вакыт күршедә яшәүче апам шалтыратты: сезнең йортыгыз яна, диде. Балалар, янгынны күргәч, курыкканнар, әлбәттә. Башта ишегалдында диван яна башлаган – балаларның берсе олылар күрмәгәндә шаярган, дип уйлыйбыз... Ялкын төзелешкә, аннары йортка күчкән. Балаларны минем апам алып чыккан. Уттан бернәрсәне дә коткарып булмады, барысы да янып бетте».

Хәзер 7 бала һәм Ирина апасында яши, ләкин моның вакытлыча булуын аңлыйлар, һәм аларга ашыгыч рәвештә торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ирина сүзләренчә, бу эштә аларга Октябрьск администрациясе ярдәм итә. Гаиләгә торак фондына урнашу өчен документлар җыюда да ярдәм итә башлаганнар.

«Йорт иминиятләштерелмәгән иде, – ди яшь хатын. – Әлбәттә, аны яңадан торгызырга мөмкин булыр иде, ләкин мин балаларны үзем генә тәрбиялим, моңа минем көчем дә, акчам да юк. Ут бөтен нәрсәне – кием-салымны, көнкүреш техникасын, җиһазларны, балаларның яраткан уенчыкларын һәм безгә кадерле булган бөтен нәрсәне юк итте... Без хәтта алга таба кайда яшәячәгебезне дә белмибез», – ди ул.

Ирина үзе дә кешеләргә ирекле ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән һәм берничә көн элек кенә үзе Сызраньда янгыннан зыян күрүчеләргә акча җыюда ярдәм иткән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар