Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия туристлары утырган һава шары төшкән, 2 үлүче бар
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия туристлары утырган һава шары һәлакәткә юлыккан. 2 кеше һәлак булган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы хәбәр итә.
Фаҗига «Rayna Tours» компаниясе оештырган 1 сәгатьлек экскурсия вакытында килеп чыга. 12 кешедән торган туристлар төркеме, алар арасында 2 россияле дә була, таң вакытында Дубай чүлләре өстеннән һава шарында оча. Очышның максималь биеклеге – 1,2 километр. Пассажирлар озак очып өлгермиләр, судно җирдән аерылгач ук, янга таба авыша башлый. Очыш башланганнан соң 40 минут чамасы вакыт үткәч, шар җиргә таба очып төшә башлый һәм җиргә килеп бәрелеп, берничә тапкыр әйләнеп чыга.
Шаһитлар сүзләренчә, пассажирларның бер өлеше шар җиргә таба төшкәндә үк кәрзиннән егылып төшкән – аларның каешлары өзелгән. Калган туристлар җиргә төшкәндә бик каты бәрелгәннәр. Зыян күрүчеләрне авыр хәлдә һәм уртача авырлыкта «ашыгыч ярдәм» кареталарында һәм вертолетларда хастаханәгә китергәннәр. Чит ил гражданнары – ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Россия туристлары – әни һәм кыз – җитди җәрәхәтләр алган.