Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: бәяләр, кырыс кагыйдәләр, истәлекле урыннар
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – тормыш дәрәҗәсе алга киткән, бай һәм матур ил. Ил вазгыятенә карамастан, «Интертат» хәбәрчесе гарәп иленә сәяхәткә барып кайтты.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – 7 бәйсез монархия әмирлегеннән торган, шәехләр белән идарә ителгән яшь дәүләт. Ул – халыкара сәүдә һәм туризм икътисадый үзәге.
Сәяхәткә җыенганда, Дубай шәһәренең үзенә барырга уйласак, ахыр чиктә, аннан бер сәгатьлек ераклыкта урнашкан шәһәрдә тукталырга булдык. Гарәп Әмирлегендә булган танышлар, тыныч районда ял итүе рәхәтрәк һәм очсызрак, диде. Ә Дубайның матурлыгын күреп өлгерергә бер көн дә җитә икән.
Шулай булып чыкты да. Көне буе Фарсы култыгында (Персидский залив) су кереп, пляжда ятарга мөмкинчелек булды.
Ноябрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлеге туристларга ПЦР тестлары һәм вакцинация сертификатлары кирәкмәгәнен белдергән иде. Бу безнең өчен бик шәп булды. Чөнки анализларны тапшыру өстәмә чыгым таләп итә. Ир-атлардан билет һәм чит ил паспортыннан башка бүтән документ сорамадылар.
Бер кешелек путевка якынча 60 мең тора. Бу суммага самолетта барып кайту, көненә 3 тапкыр ашау (швед өстәле), мини-бар, пинг-понг, тренажерка һәм 6 төн куну керә.
Дүрт йолдызлы Отель Рас-эл-Хайма шәһәрендә урнашкан. Әлбәттә, ул Дубай түгел инде. Бер кибет белән икенче кибет арасында күче белән тәмәке төпчекләре ята. Иң беренче гаҗәпләндергәне – комга күмелеп яткан мәче үләксәләре булды.
Халык саны буенча шәһәр 6нчы урында тора. Якынча 102 мең кеше яши. 2021 елда Мәскәүдән Рас-эл-Хаймага туры рейслар да булган, ләкин хәзер туристлар анда Дубай яки Шарджа аша гына бара ала.
Дубай аэропортында – тәртип
Казаннан Дубайга 5 сәгать тә 15 минут очтык. Экипажны бер тапкыр ашаттылар, чәй белән каһвә тәкъдим иттеләр. Бөтен куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы мәгълүмат инглиз телендә инде. Безнең алдагы кеше: «Вдруг мы падать собираемся, а так и не поймешь», – дип көлде.
Стюардның русча бар белгәне – «курица» сүзе иде. Ул аны контейнерларда төшке аш таратканда әйтте. «Тавык ите ашыйсыңмы?» – ди. «Немой» кебек, экипаж белән башны селкедек инде.
Дубайның аэропорты гаҗәеп зур һәм адашуы бик җиңел. «Этеш-төртеш» булмас өчен, залда буеннан буена зәңгәр ленталар сузганнар. Кеше шул ленталар арасыннан зиг-заг кебек маршрут белән тегендә-монда атлады. Бер турист татарчалатып: «Сарык бәрәннәрен йөрткән кебек атлаталар! Каршыга килгән кешене 10 күрдем инде!» – диде дә, лентаның астыннан гына кистерде. Башын күтәргәндә, каршысында каравылчы (яки полиция хезмәткәре) басып тора иде. Коелды да төште Казан туристы. Бәхеткә, сүз әйтмәделәр. Әмма бөтен «казанлылар» белән оялдык.
Аэропортта 1 көнлек бушлай сим-карта бирделәр. Әмма аны кулланырга туры килмәде. Чөнки һәр сәүдә үзәгендә, аэропортта 4G Wi-Fi бар. Бу бик тиз эшли торган Интернет. Телефондагы «режим полета»ны сүндергәч үк, ВПНсыз Инстаграм социаль челтәре (Россиядә тыелган) эшли башлады. Русча әйткәндә, «кайф!»
Аэропорттан безне «Руссский экспресс» дигән язу тотып, трансфер каршы алды. Туристлар өчен бик уңайлы. Үзеңнең туроператорыңның исемен эзләп табасың да, тавыкның канат астына сыенган чебеш кебек, янына барып басасың.
Самолеттан төшүгә, аяк кыза башлады! Кемнәр беренче мәртәбә түгел, алар Казаннан ук җәйге аяк һәм өс киемнәреннән иде.
- Лайфхак – җылы якка очканда, җәйге киемнәрне киеп барыгыз. Урынны экономияли.
Җирле халык белән туристларның аермасы
Дубайдан отельгә кадәр 1 сәгать бардык. Шәһәрдән чыгуга, ике яклап чүл иде. Шул таулар өстендә халык пикникта утыра. Бер карасаң, алар учак ягып утыра сыман. Әмма Самарадан килгән турист: «Кояш баегач, гарәпләрнең актив тормышы башлана. Җирле халык комнарда пикниклар оештыра. Әмма алар чын учак якмый, ә аккумуляторга тоташтырылган прожекторны куллана», – дип сөйләде.
Ил бик патриотик, дигән тәэсир калды. Чөнки бөтен җирдә флаглар эленеп тора, хәтта шәхси йортларда да. Дәүләт учреждениеләре турында әйтеп тә торасы юк. Халыкның шәхси машиналарында шәехләренең портретлары.
Урамда ап-актан киенгән ир-атлар йөри. Башларында – аклы-кызыллы гутра яулыгы. Аны игаль шнуры белән уратып бәйләп куйганнар. (Мин дә базардан, истәлек өчен, 60 дирхамга (1080 сум) сатып алдым).
- Дирхам – гарәпләрнең акча берәмлеге (1 дирхам – 17,7 сум).
Күпчелек хатын-кызлар кап-карадан йөри: куллары белән күзләре генә ачык. Аларны җирле халык дип уйларга мөмкин. Безнең гид Тамер аларны туристлар белән бутамаска әйтте.
Аның сүзләренчә, гарәп хатыннары кара киемне урамга чыкканда халат кебек кенә элә икән. Аның астыннан матур күлмәк күренеп тора. Аякларында үкчәле туфли, йөзләре ачык һәм бик нык бизәнгән – озын-озын керфекләр, буялган кашлар һәм кызыл иннекләр. Кулларында маникюр, хнадан ясалган сурәтләр һәм күпсанлы йөзекләр. Һәр үтеп баручы кыздан ислемайлар аңкый. Спирттан ясалмагач, борынны да әчеттереп керми. Ә кара абайялы хатын-кызлар Согуд Гарәбстаны, Пакыстан, Палестинадан килгән икән.
Гарәп Әмирлегендә Татарстаннан туристлар күп
Отельдә безне ачык йөз белән каршы алдылар. Ресепшндагы егет, паспортыбызга карап, «Россиядән килдегезме? Бик яхшы, бик яхшы» – диде.
Чемоданнарны күтәреп менешергә булыштылар. Бүлмәне мактап үлә язды. «Иртәгә пляж күренәчәк. Бүлмәгез супер», – ди. Ә аннары акча сорады. Бер доллар биргәч, көлемсерәп куйды да, өч бармагын күрсәтте.
Шулай итеп, беренче төнне үк 3 доллар «очты». Бер уңай ягы: атна буе безне күргән саен ачык йөз белән исәнләште һәм хәлне сорады.
Төркия белән чагыштырганда, ашарга кергәндә һәр кешенең бүлмәсенең номерын язып бардылар һәм икенче тапкыр кертмәделәр. Шулай ук бөтен яшелчә-җимешләрне кисәкләргә бүлгәннәр. Туристлар үзләре белән бер букча колбаса белән апельсиннар тутырып чыга алмый инде!
Отель территориясендә йөргәндә, күпчелек туристлар русча түгел, ә татарча сөйләште. Үзеңне Татарстанда итеп хис итәргә була. Татарлар Гарәп Әмирлекләренә еш һәм күп йөри икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Без танышкан туристлар арасыннан Азнакайдан, Минзәләдән, Чаллыдан бар иде. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, берсе: «Кем татарча сөйли? Монда шпион бар да бар!» – дип көлдерде.
Ят әйберләргә кул белән кагылмагыз
Биредә чирләмәвең хәерлерәк. Фарсы култыгы кырыенда зур ташлар янында краблар, кабырчыклар, балыклар һәм су керпеләре ята. ӘнәКрасноярскидан бер хатын шул керпене тоткан. Кичкә температурасы күтәрелде. Тиз арада «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырдылар. Табиблар русча бер сүз дә аңламый, шуңа күрә отельдән тәрҗемәче дә бар иде.
Табиблар ул хатынның кан басымын үлчәде һәм «госпиталь» сүзен кабатлады. Госпитальдә консультация өчен генә дә 388 дирхам түләргә кирәк. Бу – безнеңчә 7 мең дигән сүз! Тәрҗемәче дә, хис-тойгыларын тыеп кала алмыйча: «Боже мой!» – диде.
- Сүз башы – Шүрәле: үзегез белән аптечка алыгыз. Белмәгән һәм күрмәгән әйберләргә кул белән кагылмагыз.
Шәхсән үзем дә тамырына кадәр тырнакны сындырдым. Ресепшнда антисептик белән бинт та бирмәделәр. Кул белән аптека урнашкан якка таба күрсәттеләр. Кыскасы, акчасыз син беркемгә дә кирәкми.
Дубайда хатын-кызлар аерым таксида йөри
Дубайның үзенә такси яки автобус белән барып кайту 2 меңгә төшәчәк иде. Өстәвенә, шәһәр эчендә җәяү йөрүне күз алдына да китереп булмый. Такси бәяләре дә 22 дирхамнан (400 сум) башлана.
- Таксистлар белән бәяне төшерергә тырышмагыз да. Үзләренекендә нык торалар.
Дубайда иң начар маркалы машина дип Hyundai Solaris дип күрдек. Чөнки юлда Тойота, Мерседес, БМВ, кабриолетлар гына. Машина номерлары озын. Алар кыскарак булган саен, машина «текәрәк» дигән сүз.
Күпчелек машиналарның алгы тәрәзәләре дә тонировкалы. Бу – Россиядә яшәүче яшьләрнең чынга ашмас хыялы инде!
Кызу җәй җиткәч, күпчелек кешеләр, үз машиналарының җылылык дәрәҗәсен киметү һәм кондиционерның эффективлыгын күтәрү өчен, тонировкага ясата. Бик «текә» һәм эффектлы күренә. Әмма машинада кем утырганын бөтенләй аңлап булмый.
Гидыбыз катгый кисәтте: «Аэропортта сез йөзегез белән камерага карадыгыз. Сезне матур булганга гына фотога төшермәделәр. Әгәр сез Гарәп Әмирлекләрендә закон бозсагыз, сезне, штрафны түләмичә, беркая да чыгармаячаклар. Ә штрафлар монда бик зур – 400 дирхамнан башлана (7200 сум). Әйбер урласагыз, илдән куып чыгарачаклар. Элегрәк бөтенләй кулны балта белән чапканнар», – дип куркытты.
Мөселман хатын-кызлары алсу түбәле таксида йөри. Аның йөртүчесе фәкать хатын-кыз гына. Ул такси гадиеннән 20 процентка кыйммәтрәк.
Гомумән, шәхси транспорт булмаса, йөрү уңайсыз. Җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу – зур проблема. Өстәвенә, тиешле урында чыкмасаң, штраф бәясе дә зур – 400 дирхам (7200 сум).
Бер көн эчендә нәрсә күреп өлгерергә була?
Туристларга бәяләрне төрле кешедән сорашырга тәкъдим итәм, чөнки сезне үзегезнең гид та алдарга мөмкин. Алар да сездән күбрәк акча кысачак. Безнең гид Дубайга экскурсия өчен ике кешегә 120 доллар сораган иде. Әмма без башка гидтан шул ук экскурсияне 80 долларга алдык.
Беренче нокта ул – «Музей будущего». Музей дөньяга тормыш сыйфатын күтәрү өчен эшләнгән яңа технологияләр, дөньяны яхшы якка үзгәртә алырлык заманча тикшеренүләр һәм инновацияләр тәкъдим итү максатыннан булдырылган.
Музейның тышы гарәп каллиграфиясе хәрефләре белән капланган. Аңлавымча, анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең киләчәге турында цитаталар язылган. Керү бәясе – 145 дирхам.
Икенче нокта – Nakheel Mall – заманча шартларда дөнья сәүдәгәрләре, рестораннар һәм кинотеатр белән сәүдә комплексы. Биредә арзан бәядән ислемайлар, киемнәр, телефоннар табып була.
Өченче нокта – Мәдинәт Джумейра базары (Souk Madinat Jumeirah). Анда сәүдә рәтләре бар. Туристлар өчен сувенирлар, яулыклар, өс киемнәре, каһвә, яндырганда тәмле ис чыгара торган таякчыклар, туңдырма, йөзекләр һ.б. бик күп әйбер алырга мөмкин. Базар тулаем бина эчендә урнашкан.
Дүртенче нокта – Бурдж-әл-Гарәб отеле. Беренче килгән турист өчен бу – искиткеч урын! Фото өчен матур фон.
Парус формасындагы Бурдж-әл-Гарәб отеле – бүгенге көндә дөньядагы иң зиннәтле отель. Отель ясалма утрауда төзелгән. Анда бер төн куну – безнең акча белән якынча 65 мең сум. Отель 28 катлы, 202 номердан тора.
Гомумән, Дубай халыкны иң биек манаралары, зур мәчетләре, отель, моллар белән җәлеп итә. Бер турист: «Шоу ясый беләләр инде!» – диде.
Йөри торгач, тамак ачты. Кафеларда ашау кыйбат булачак дип, гид кисәткән иде. Шуңа күрә без Дубай Марина районында ике катлы көймәдә канал буенча йөздек. Биек биналар арасында йөзгәндә кичке аш ашаталар (швед өстәле), ризыкны ашаганда, күзең гел урамда. Искиткеч панорама!
Киләсе тукталыш, ниһаять, Дубай Молл. Дөньядагы иң зур сәүдә үзәге. Анда адашырга бик җиңел. Керүгә, аквариум күз явын ала. Туристлар иң беренче итеп шул йөзеп йөргән балыклар белән фотога төшә. Ул аквариумны эчке яктан да карап була иде, ләкин гидыбыз, анда кереп, акча бетерергә киңәш итмәс идем, ди.
Бина янындагы ясалма күлдә музыкаль фонтан урнашкан. Билгеле булганча, аны 6600 ут һәм 50 төсле прожектор яктырта. Фонтанның биеклеге 150 метрга кадәр җитә. Фонтан ярты сәгать саен янәдән кабына. Фонтан уйнаганда, гарәп телендә җыр яңгырый. Фонтан сулары музыканың ритмына төрлечә хәрәкәт итә.
(Гаҗәеп күп кеше җыелды (Сабантуйдан да күбрәк!) Фонтан карарга, ишектән чыгар өчен чиратта торырга туры килде. Гомумән, чират бөтен җирдә дә күп иде. Хатын-кызлар бәдрәфендә берәүләр, инглизчә талашып, үзара сугыша язды. Тел байлыгы сай булгач, бәхәснең сәбәбен дә аңламадым. Башка җирдә андый агрессия күзәтелмәде. (Тыелган бит!) Бөтен негативны шунда калдырып чыгалар, диярсең, гафу итегез).
Шушы маҗаралар белән бер көнлек экскурсия тәмам. Бик канәгать калдык.
Чүлдә йөрү – туристлар өчен иң рәхәт экскурсия
Икенче көнгә чүл буенча «Джип-Сафарига» язылдык. Бәясе – 2 кешегә 210 доллар. Менә әлеге экскурсиягә бернинди дә акча жәлләмәскә киңәш итәм. Чөнки Дубайга кадәр килгәнсез икән, андый хис-кичерешләрне тоймыйча калырга ярамый. Биредә үзеңне чынлап та Гарәп Әмирлегендә икәнлегеңне тоясың.
Анда чиста комлык, чиста чүл. Рәхәтләнеп багги, квадрациклларда йөрдек. Йөртүче Джипта та әйләндереп килде. Русча әйткәндә, «дрифтовать» итте. Юл буе машина әйләнеп капланыр төсле булды. Әмма капланмады!
Аннары шул матур чүлдә истәлекле фотоларга төштек. Теләгән кеше сноудбордта йөрде, дөяләргә утырып әйләнеп килү мөмкинчелеге булды.
Кичке ашны урамда ашаттылар. Төркия белән чагыштырганда, биредә халык үзен тыйнаграк тотты. Алайса, Төркиядәге эшчеләр ишекне ачуы була, тиз арада халык йөгерешеп керә дә тәлинкәләренә 30 кәтлит өя. Монда андый нәрсә булмады, Аллага шөкер.
Әлеге экскурсияләр бер атна өчен җитә калды. Калган вакытны кояш астында гына яттык. Биредә яшәргә акча булса, инглиз телен белсәм, калыр идем. Әмма акчасыз һәм телсез, әйтәм бит, бармагыңны да дәвалый алмыйсың.
Туроператорга беркетелгән гид сөйләгән кагыйдәләр:
- Бик еш таксистлар «пипелдәтә». Алар шул рәвешле бер-берсен сәламли яки туристларга «такси кирәкмиме?» дип сорый. Бездә берәр кисәтү булса гына машинаның төймәсенә басалар бит. Шуңа сискәнеп куйдык.
- Әгәр итәгең тезеңнән өстә булса, машинада баручылар туристларга җитди караш ташлый.
- Отель территориясендә 45 минут массаж ясату – 5 мең. Бу – бик кыйбат. Төркиядә 750 сум гына иде.
- Декабрьдә Гарәп Әмирлегенә бару – иң рәхәт чак, дип аңлаттылар. Һава торышы 26 градус. Эсседә, кондиционер турында хыялланып, әлсерәп тә йөрмисең.
- Җәмәгать транспортында ашарга һәм эчәргә ярамый. Әгәр сезне метрода яки автобуста туңдырма белән тотсалар, 100 дирхам түләттерәчәкләр.
- Мәкле ризыклар йөртергә ярамый.
- Пычрак машинада йөрү тыелган. Пычрак машиналар шәһәрнең күренешен боза һәм халык сәламәтлегенә зыян китерә, дип саныйлар. Штраф – 3000 дирхам.
- Кешене аның рөхсәтеннән башка фотога төшерергә ярамый. Югыйсә, ул сезне «рәхәтләнеп» судка бирә ала.
- Кеше каршында биергә ярамый («Диванамы син?» – дип карыйлар, ди).
- Юл һәлакәтен фотога һәм видеога төшерергә ярамый («Кызык нәрсә күрдеңме әллә?» – ди).