Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер генә бушлай класс»:«Адымнар»дагы укучыларның ата-аналары түләүле сыйныфларга зарлана

Түбән Камадагы «Адымнар» полилингваль комплексының башлангыч сыйныф укучылары ата-аналары мәктәптә түләүле сыйныфларның түләүсез сыйныфларны кысрыклавына зарланган.

news_top_970_100
«Бер генә бушлай класс»:«Адымнар»дагы укучыларның ата-аналары түләүле сыйныфларга зарлана
Фото: © «Татар-информ»

«Түләүле» дигәндә, балалар иртәдән кичкә кадәр булган һәм, мәҗбүриләрдән тыш, өстәмә предметлар укытылган, шулай ук «өй эшләре» эшләнгән, бию, бассейнда йөзү дәресләре кергән сыйныфлар күздә тотыла. «Республика Татарстан» басмасы ачыклаганча, хәзер түләүле «өстәмәләр» барлык мәктәпләрдә дә популярлаша бара, һәм күп кенә ата-аналар монда үзләре өчен уңайлыклар күрә: бала көне буе күзәтү астында, ә әниләр һәм әтиләр тыныч кына эшли ала.

«Берсе бушлай, калганнары түләүле»

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбендә түләүле белем бирү буенча шикаять пәйда булды.

«Адымнар-Түбән Кама» дәүләт мәктәбендә кече блокта бер генә бушлай класс, ә калганнары түләүле. Бу ничек шулай була ала? Түләргә теләмәсәң, шунда ук, башка мәктәпкә китегез, диләр. Ярар, түләүле дәресләр булсын, ләкин ни өчен килә алмаган дәресләр өчен «перерасчет» ясамыйлар? «Перерасчет» ясау өчен бала кимендә 14 көн авырырга тиеш. Әгәр бала 7-10 көн авырган икән, ата-аналар мәктәпкә акчаны болай гына түләргә тиеш», – дип, үз дәгъваларын белдергән ата-аналар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шикаятькә җавап итеп, «безнең илдә түләүсез белем бирүне беркем дә гамәлдән чыгармады, һәм төп мәктәп программасы (1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр мәҗбүри фәннәр буенча дәресләр) түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла» дип аңлатты. Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә, шул исәптән «Адымнар»да, өстәмә түләүле укыту программалары бар (иҗади һәм техник түгәрәкләр, спорт секцияләре, гомуми үсеш курслары һ.б.).

«Мондый программалар түләүле хезмәтләр күрсәтү турындагы килешүләр буенча ата-аналар акчасына гамәлгә ашырыла, бу – федераль законнарга каршы килми. Шуңа күрә «түләүле сыйныфлар» формулировкасы – дөрес түгел. Түләүле хезмәтләр күрсәтү турындагы килешүне өзү, тулы күләмдә күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен акчаларны кире кайтару кебек үк, ата-аналарның гаризалары нигезендә гамәлгә ашырыла. Мәктәп директорына кабат мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез», – диделәр министрлыкта әти-әниләргә.

Фото: © «Татар-информ»

Башлангыч сыйныфлар өчен генә

«Адымнар-Түбән Кама» полилингваль комплексы директоры Артур Галиәхмәтов «РТ» хәбәрчесенә мәктәптә түләүле сыйныфлар булмавын, ата-аналарның өстәмә хезмәтләр өчен генә түләүләрен раслады.

– Әйе, бездә башлангыч мәктәптә барлык балалар өчен өстәмә белем бирү каралган сыйныфлар бар, әмма бит ата-аналар үзләре мондый сыйныфларга килергә теләделәр, килешүләргә кул куйдылар. Без беркемне дә анда килергә мәҗбүр итмәдек, – дип ышандырды директор. – Бу «тулы көн мәктәбе» дип атала, балалар биредә кичкә кадәр – 17:20гә кадәр була. Аларның бассейнда өстәмә йөзү, логика, робот техникасы, сөйләм үсеше, тирәнтен рус һәм инглиз телләре дәресләре, урамда йөрү вакытлары, уку сәгатьләре бар. Өстәмә программа төп программаны кабатламый, шул рәвешле балаларның дөньяга карашы киңәя, алар һәрьяклап үсеш ала. Бу – акча эшләү түгел, мондый программалар белем бирүне коммерцияләштерү өчен түгел, ә балаларның үзләре өчен кертелә. Без исәпләүләр ясадык: бу өстәмә дәресләргә йөргән балалар аннан соң олимпиадаларда, имтиханнарда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, ягъни аларның белем траекториясе нәтиҗәлерәк бара. Өстәвенә, алар өй эшләрен дә мәктәптә эшлиләр.

Галиәхмәтов сүзләренчә, «тулы көн мәктәбе» опциясе башлангыч сыйныфларда гына бар, чөнки урта һәм өлкән звенода аңа ихтыяҗ юк.

– Белүемчә, «тулы көн мәктәбе» булган һәр җирдә ул башлангыч звенода гына тормышка ашырыла. Шул ук вакытта бездә бәяләр арзан, – дип билгеләде директор. – Әгәр Казанда шундый ук хезмәтләр өчен аена 10-15 мең сум акча алсалар, бездә шактый арзанрак – аена 5,5 һәм 6,5 мең сум – бу «супердетка» һәм «инженер» сыйныфлары.

Түбән Каманың «Адымнар» комплексы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Мәсүфә Гыймранова әйтүенчә, мәктәптәге 17 башлангыч сыйныфның 10сы – өстәмә түләүле хезмәтләр белән. Катнаш сыйныф та бар, анда балаларның яртысы гына түләүле дәресләргә йөри.

– Бу сыйныфлар шыгрым тулы, аларда 30ар бала. Башта 25тән артык бала җыярга планлаштырмаган идек, әмма ата-аналар аларга урын җитмәүдән зарланды, кабул итүне сорады. Шулай итеп, без беркемне дә мәҗбүр итмибез. Башта расписание буенча бездә төп фәннәр бара, ә соңыннан – түләүле дәресләр, – дип ачыклык кертте уку-укыту бүлеге мөдире.

Беренче смена түләүчеләргә

Казан укучыларының әти-әниләре белән аралашып, «РТ» хәбәрчесе, алар арасында да түләүле хезмәтләрнең популярлыгы арта баруын ачыклады. Алар бигрәк тә иртәдән кичкә кадәр эшләүче һәм кече сыйныф укучысын калдырырлык кешесе булмаган әти-әниләргә кирәк.

– Бездә параллельдә 4 сыйныф бар, аларның берсе түләүле. Балалар гадәти сыйныфларда 12:05 яки 13:00 сәгатькә кадәр укый, бу – 5 яки 6 дәрес. Ә безнең сыйныф 14:40ка кадәр укый, – дип сөйләде «РТ»га Казанның 96нчы гимназиясе 2нче сыйныф укучысының әнисе. – Гадәти дәресләрдән соң балаларыбызда өстәмә дәресләр уза: тирәнтен инглиз теле, мавыктыргыч математика, мавыктыргыч рус теле, риторика һәм ритмика (биюләр). Моның өчен без аена 4мең түлибез. Узган ел 3 мең түләдек, быел бәяне күтәрделәр. Түләүле сыйныфның тагын бер өстенлеге – безнең балалар һәрвакыт, бөтен башлангыч мәктәпне, гадәти сыйныфлардан аермалы буларак, беренче сменада укыячаклар.

Балалар кичкә кадәр булган сыйныфлар ата-аналарга кыйммәтрәккә төшә.

– Безнең мәктәптә 1 түләүле 1нче сыйныф бар. Анда балалар 18:00 сәгатькә кадәр, һәм аларның төрле өстәмә дәресләре бар. Баланы бу сыйныфка биргәч, аларга йөрмичә булмый инде, җыелышта безне алдан ук кисәтеп куйдылар, балаларның да, үзебезнең финанс мөмкинлекләребезне дә бәяләү кирәклеген әйттеләр. Бу – айга 10 меңнән артык тора, – ди 35нче лицейның 1нче сыйныф укучысының әнисе. – Без әлегә гади сыйныфка бардык, 1нче сыйныф укучысына мәктәптә шулай озак тору авыр булыр дип уйладык, өстәвенә, мин әлегә өйдә икенче бала белән декретта утырам.

184нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучысының әнисе улының башлангыч сыйныфларда укыганда «тулы көнлек мәктәп»кә йөрүен, моннан бик канәгать булуларын һәм моның өчен аена 13 мең сумга якын акча түләүләрен сөйләде. Мөгаен, хәзер бәяне күтәргәннәрдер.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Дарья Субботина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100