«Беркем ярдәм итмәде! Хуҗасы карап торды!»: Түбән Камада эт 12 яшьлек кызга ташланган
Түбән Камада Юность урамындагы 3Б номерлы йорт янында коточкыч хәл булган. Бу хәл урыныннан бер кеше видео яздырган, ул сөйләгәнчә, хоккей тартмасы янында бультерьер токымлы эт 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Агрессив хайван мәктәп укучысының йөзен ерткан һәм колагын тешләгән.
«Менә монда балага бультерьер һөҗүм иткән… Менә телефон ята, әйберләр, сумкалар… Кызга 12 яшь. Уенчык ертылган… Битен ерткалаган, менә кан эзе, менә өзелгән тән кисәге", - дип сөйли фаҗига турында ир-ат.
Ир-ат үтеп баручыларның битарафлыгы һәм эт хуҗасының берни эшләмичә карап торуын турында әйтә.
«Бер генә олы кеше дә йөгереп килмәде һәм ярдәм итмәде! Берәү дә! Ике кыз – 13 һәм 12 яшь – ярдәмгә чакырдылар. Беркем дә ярдәм итмәде. Эт хуҗасы карап тора иде. Нәтиҗәдә, үз этен алып качты", - дип ярсый ул.
Ир-ат сүзләренчә, баланы хастаханәгә салганнар.
"Баланы хастаханәгә илттеләр, колагы өзелгән. Кызның бөтен йөзе яралы булачак», – ди ул.