Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркем якын килә алмаган ут эченнән чыкты»: Әгерҗегә Украинада яраланган хәрби кайтты

news_top_970_100
«Беркем якын килә алмаган ут эченнән чыкты»: Әгерҗегә Украинада яраланган хәрби кайтты
Фотолар: © «Типичный Агрыз/Әгерҗе» төркеме

Әгерҗедән Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә үз теләге белән киткән Олег Исаев 10 декабрьдә туган якларына әйләнеп кайткан. «Типичный Агрыz|Әгерҗе» төркеме шул турыда хәбәр итте.

Исаев Россиянең Кораллы көчләре белән 6 айга контракт төзегән. Контракт вакыты октябрь аенда бетәргә тиеш булган. Кайтырга бер атна кала, аның отряды ут астында кала. Исаевны бик күп кыйпылчыклар теткәли. Зур кыйпылчыкларның берсе аның нечкә эчәген тишкән.

Олег Исаев янып яткан техника, шартлаулар эчендә калган, һәм аңа ярдәмгә берәү дә якын да килә алмаган. Хәрби хезмәттәшләре сүзләренчә, «җәһәннәмнән» Исаев үзе шуышып чыккан.

Исаев 3 ай дәвамында Мәскәү янындагы госпитальдә дәваланган. Дәвалау авыр барса да, батыр йөрәкле Әгерҗе кешесе туган якларына, гаиләсе янына исән-имин әйләнеп кайтты, дип хәбәр итәләр төркемдә.

Бу төркемдә сәгать саен яңалыклар чыгып барса да, халык нәкъ менә Олег Исаев турындагы хәбәр астына иң күп комментарийлар язып калдырган.

«Аллага шөкер, исән!»,

«Безнең заман герое! Нык бул»,

«Бөтен солдатларыбыз да исән һәм сәламәт кайтсын кайтсын иде. Без һәм бөтен Россия сезне көтә, бәгырьләрем. Һәр ата, һәр ана – үз баласын, һәр хатын – үз ирен, һәр бала үз әтисен көтә. Фәрәштәләр һәрберегезне сакласын!»,

«Сәламәтлек сиңа, Олег! Синең белән горурланабыз!»,

«Физик яктан да, рухи яктан да сәламәтлек!» – дигән мәгънәле бик күп теләкләр язып калдырганнар әгерҗелеләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2022
    Исемсез
    Аллага шекер исэнсау. Барлык киткэн ир- егетлэребез семьяларына исэнсау кайтсын иде Ходаем🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100