Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркем коткармады». Ике нәни бала тереләй янып үлгән

news_top_970_100
«Беркем коткармады». Ике нәни бала тереләй янып үлгән
https://zabaykalye.sledcom.ru/

Байкал аръягындагы авылда шәхси йортта янгында ике бала һәлак булган. «Аларны беркем коткармаган», – дип хәбәр итә «Комсомольская правда».

7 декабрьдә Митрофаново авылында көндез 4 яшьлек малай һәм 1,5 яшьлек кыз бала тереләй янып үлгән, диелә бу хәбәрдә.

«Анда балалар бар», – дип кычкырыша күршеләре, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч. Агач йорт тәрәзәләреннән куе төтен ургылып чыга. Коткаручылар өй эченә кереп китә, тик алар сабыйларның мәетләрен генә алып чыга.

«Янгын вакытында 4 яшьлек малай, 1,5 яшьлек кыз бала һәлак булды. Якынча белешмә буенча, балаларны караучысыз калдырып киткәннәр», – дигәннәр өлкә буенча Тикшерү идарәсендә.

Янгынны сүндергәннәр. Өйдә 15 квадрат метр мәйданда әйберләр янган.

Фаҗига вакытында өлкәннәрнең кайда булуы хәбәр ителми. Янгын сәбәбе дә әлегә ачыкланмаган. Урында тикшерүчеләр эшли, экспертизалар билгеләнгән. «Саксызлык аркасында ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Коткаручылар балаларны караучысыз калдырырга ярамавын искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100