Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркем дә булышмаган». Машинасында кысылып калган 20 яшьлек Илдар Хәйруллин өшеп үлгән

news_top_970_100

Самара өлкәсендә Раштуа бәйрәме алдыннан Илдар Хәйруллин авариядән соң һәлак булган. Егет былтыр сентябрьдә 20 яшьлеген бәйрәм иткән. Ул машинасы белән авариягә очраган һәм тимер-томыр арасында кысылып калган килеш өшеп үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Подстелок авылында яшәүче Илдар Тольяттида көллияттә укый, укытучылар да, гаиләсе дә аңа уңышлы киләчәк фаразлый, ул кызыл диплом алырга тиеш була.

Ләкин зур планнар тормышка ашмый – егетне Тольятти янында трассада табалар. Ул авариягә очраган машинасыннан чыга алмыйча һәлак булган.

8 гыйнварда «Лиза Алерт» эзләү төркемендә 20 яшьлек Илдар Хәйруллин югалу турында хәбәр чыга. Волонтерларның белешмәсе буенча, егет үзенең ак төсле «Мазда 6» машинасына утырып өйдән чыгып китә һәм югала.

Илдарны тиз генә таба алмыйлар. Бер тәүлек узгач, аны табу турында билгеле була. Волонтерлар да, Эчке эшләр министрлыгы да егетнең югалуы турында өстәмә белешмә бирми, һәлак булуын гына әйтәләр.

Туганнары сүзләренчә, Илдарның гәүдәсен машинасында табалар. Якынча белешмә буенча, Приморский бистәсендә текә борылышта машина тайгаклап китә, Илдар идарәсен югалта, юл кырыена төшеп китә. Машина йөртүче салонда кысылып кала һәм үзе чыга алмый.

«Ак төсле машина трассадан күренми, шуңа күрә Илдарга беркем булышмаган. Ул өшеп үлгән», – ди Хәйруллинар гаиләсенең танышы.

Илдарның туганы сүзләренчә, әти-әнисе әле дә ышана алмый. Илдарның кече энесе бар, ул да бик борчыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100