Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркем дә андый үлемгә лаек түгел». Урманда яшәүче хатынны крокодил йоткан

news_top_970_100

Американың Флорида штатында бик зур крокодил 41 яшьлек хатын-кызны йоткан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Флорида штатының Балыкларны һәм кыргый табигатьне саклау комиссиясе кабарган аллигатор фотоларын күрсәткән. Аның буе 14 футка (4,2 метрга) җиткән.

Рептилия 41 яшьлек хатынны суга сөйрәп алып кереп киткән һәм тулысынча йоткан. Фаҗига сентябрьдә үк булган, ләкин кадрларны әле хәзер генә таратканнар. Мәрхүмә хатын – 41 яшьлек сукбай Сабрина Пекхэм. Фаҗига булырга бераз алданрак ул Клироутер каналы янындарак паркта яши башлый. Аллигатор якындагы Парк Риджкрест күленнән килгән булуы ихтимал, анда крокодиллар бик күп икән.

Сентябрьдә очраклы узып баручы аллигаторның авызында кешегә охшаган зур әйбер күреп ала, шаһитлар бу мизгелне видеога төшерә, экстрен хезмәтләрне чакыралар, диелә хәбәрдә.

Коткаручылар һәм полиция аллигаторны тота, аны бәйләп, судан алып чыгалар. Ерткыч 2 тапкыр диярлек зурайган була. Крокодилны коры җирдә атып үтерәләр, эченнән хатынның калдыкларын алалар.

Үләргә 1-2 ай алданрак кына Пекхэмга ябык сазлыклы участокка кергән өчен 500 доллар штраф салганнар. Бу – фаҗига булган урыннан 1 км ераклыкта. Хатын куркыныч район тирәсендәге тыю билгеләрен санга сукмый. Ул урлау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән.

Фаҗига булгач, бу хатын рептилияне берничә тапкыр котырткан булган, дигән сүзләр тарала. Тик кызы Бреуана Доррис моны кире кага.

«Минем әни башка сукбайлар белән урманда яшәде. Мөгаен, ул караңгыда елга буендагы лагерьга кайтып барганда, аңа крокодил һөҗүм иткәндер», – дип язган кызы социаль челтәрләрдә.

«Ни булса да, беркем дә андый үлемгә лаек түгел!» – дип яза кызы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100