Беркайчан да җиргә төшми торган яр карлыгачлары ничек йоклый?
Алар җиргә басып тора һәм йөри алмый, алар ботакларга утырып тора да алмый, аннан очып китә дә алмый.
Канатлы кошлар күплеге арасында керәшәләр — очышта уздыра торган вакыт буенча абсолют рекордсменнар. Соңгы тикшеренүләрдән соң, орнитологлар ачыклаганча, бу нәни кошчыклар елның ун аен очкан килеш уздыра. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Керәшәләрне икенче төрле яр карлыгачы дип тә атыйлар. Алар очкан килеш йоклый ала икән! Йокыга киткәч, алар биектә планерлап йөри, кайчакта канатларын селкетеп куялар.
Керәшәләр бөтенләй җиргә төшми дигән сүз дөрес үк түгел. Тәпиләренең төзелеше үзенчәлекле булу сәбәпле, алар җиргә басып тора һәм йөри алмый, ботакларга утыра, аннан очып китә дә белмиләр.
Керәшәләр кыска вакытка гына вертикаль яки авыш өслеккә утырып тора ала. Ояларын өй кыекларына, кыя ярыкларына ясыйлар, йомырка салу һәм бала чыгару, аларны ашату өчен авыш өслек кырыена утырып торалар.
Әгәр керәшәләр балалары белән мәшгуль булмаса, очкан килеш берничә сәгать йоклап алалар. Аларның гәүдәсе очканда бик аз энергия сарыф итәрлек итеп төзелгән. Керәшәләр дельфин кебек йоклый — алар башта баш миенең уң як ярымшарын, аннары сул як ярымшарын туктатып тора.
Керәшәләр очкан килеш кенә бөҗәкләр тота, оя ясау өчен материал җыя.
Алар тугры кошчыклар — озак еллар дәвамында парын алмаштырмый, бергәләп дистәләрчә чакрым юл уза. Еш кына керәшәләр иске ояларына кайтып, бала чыгара.
Швеция галимнәре керәшәләргә мини-датчиклар куеп, аларның юлын тикшергән. Шулай итеп керәшәләрнең ике тапкыр оя кору арасында — елына ун ай буена җиргә төшмичә очып йөрүе исбатланган, диелә хәбәрдә.