Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беркатлы Ринат: бер хатын, ирен үтерү өчен, сөяркәсенә «банк приколов» акчалары түләгән

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск округындагы Селятино бистәсендә яшәүче 38 яшьлек хатын гаилә тормышыннан туя. Әмма аерылышырга – бергә яшәгән милекне бүләргә дә теләми. Шуңа күрә ул Ринат исемле сөяркәсенә иреннән гел зарлана – кыйный, газаплый дип сөйли. Ахыр чиктә Ринатны ирен үтерергә күндерә. Мәхәббәт – мәхәббәт белән, әмма Ринат та бушлай эшләргә теләми. Хатын 2 миллион сум акча һәм «актык сулышына кадәр мәхәббәт» бирәчәген әйткәч, ризалаша.

Көннәрнең берендә Ринат сөяркәсенең өенә килә дә ирнең башына балта белән суга, аннары муенына пычак кадый. Хатын да сүзендә тора – 2 миллион сум бирә. Әмма ир бу акчаларның уенчык акча – «банк приколов» купюралары икәнен бераз соңрак кына белә.

«Подмосква» телеграм-каналы язуынча, тагын бер үтерешне полицейскийларның оператив эшләве генә булдырмый кала. Үтерүче дә, заказ бирүче дә кулга алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100