«Беркатлы кәбестә»: Алинә Сафиуллина тамашачылар соравы буенча җырлаган
Җырчы үзенең беркатлы булуын таныган.
Җырчы Алинә Сафиуллина матур фотосын куйган һәм кырыена: «Бүген концерт барышында шул хәтле рәхәтләнеп җырладык. Берничә кеше минем репертуардагы үзләренә ошаган җырларны сорап җырлата башлады. Айлар буе гастрольдә йөрмәгәч, миңа концерт тансык. Сораганны җырладым… Шуннан бер абзыең карап-карап утырды да: «Бигрәк беркатлы кәбестә икән үзең», - ди. Көчкә җырлап бетердем», - дип язган.
Алинә үзенең шундый булуын таныган: «Әйе шул! Беркатлы! Нигә катлы-катлы булырга?» - дигән.
«Сездә ничек әйтәләр беркатлы кешеләрне?» — дип кызыксынган җырчы.
«Бездә андый кешеләрне беркатлы диләр, беркатлы «кәбестә» димиләр! Нигә сиңа кәбестә дигәннәр икән, әллә катлы-катлы киенгән идеңме соң?» — дип язган Сабада яшәүче композитор Айдар Тимербаев.
«Бигрәк беркатлы кеше, чын кеше, эчендәге тышында, әле җитмәсә син бигрәк тә җүләр инде дип тә әйтәләр. Бер дә аптырама, бик яхшы кешегә әйтәләр аны», «Эчкерсез кешегә әйтәләр шулай дип!» — дип тынычландырган Алинәне виртуаль дустлары.
Башка инстачылар да беркатлы кешеләргә «Ыштансыз», «Простой», «Бигрәк берле икәнсең» дип әйтүләрен язган.
Алинәнең тамашачылары «Күзләр тимәсен үзеңә. Кәртинкә бит»; «Көннән-көн чибәрләнәсең» дип тә комментарийлар калдырган.