news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беркайчан да эшләмәгән кешегә ничә сум пенсия түлиләр?

news_top
Беркайчан да эшләмәгән кешегә ничә сум пенсия түлиләр?
Фото: © «Татар-информ»

Картлык буенча социаль пенсия беркайчан да эшләмәгән яки иминият пенсиясе билгеләү өчен кирәкле стажга ия булмаган гражданнарга билгеләнә. Бу түләүгә хезмәт стажы булмаган, стажы 15 елдан кимрәк булган яки пенсия баллары 30дан түбән булган кешеләр хокуклы. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шулай ук социаль пенсия туендыручысын югалту һәм инвалидлык очрагында да билгеләнә: аны ата-анасыз калган балалар, 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укучы студентлар, ата-аналары билгесез булган балалар һәм иминият стажы булмаган барлык төркем инвалидлар ала.

Картлык буенча социаль пенсиянең төп үзенчәлеге – аны иминият пенсиясеннән 5 елга соңрак билгелиләр. 2024 елда пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 68 яшь, хатын-кызлар өчен 63 яшь иде, 2028 елга бу күрсәткечләр тиңдәш рәвештә 70 һәм 65 яшькә җитәчәк.

2025 елда түләү күләме 8 824 сум 8 тиен тәшкил итә, әмма әгәр пенсионерның гомуми кереме (пособиеләр һәм акча белән бирелгән ташламаларны да кертеп) яшәү минимумына җитмәсә (федераль дәрәҗәдә 15 250 сум яисә төбәк буенча югарырак булса), шул дәрәҗәгә кадәр социаль өстәмә түләнә.

Социаль пенсияне Россиянең Социаль фонды аша, күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша яки «Госуслуги» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин. Әлеге система, хәтта хезмәт стажы булмаган очракта да, гражданнар картлык чорында минималь тәэмин ителешсез калмасын өчен гарантия бирә, дип хәбәр итә РБК.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар