Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркайчан да андый түбәнчелеккә төшмәячәкмен!» – Рөстәм Нәбиевне нәрсәдә гаеплиләр?

news_top_970_100
«Беркайчан да андый түбәнчелеккә төшмәячәкмен!» – Рөстәм Нәбиевне нәрсәдә гаеплиләр?
социаль челтәрләр

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевне кызы гран-при иясе булсын өчен тиешле кешеләргә акча «төртү» яки сөйләшеп куюда гаепләп чыкканнар. Бу хакта блогер үзе язган һәм әлеге сүзләрне тараткан әти-әниләргә сторислары аша җавап биргән.

«Көлке дә, шул ук вакытта ахмак та ситуация. Хәтерегездәме, София күптән түгел генә матурлык һәм мода бәйгесендә катнашкан иде. Үз категориясендә ул, тагын бер кыз белән, гран-при яулады, яки беренче урынны 2 балага бүлеп бирделәр.

Менә шуннан соң балалары гран-при алмаган әти-әниләр арасында төрле сүзләр йөри башлады. Янәсе, нигә аларның балаларына урын булмаган да, блогерлар, популяр кешеләрнең балаларына гына гран-при биргәннәр. Аларның тар фикерләве буенча, әти-әниләре танылган кешеләр булса, балалар талантлы була алмый. Нинди мәгънәсезлек! Алар София беренче урын алсын өчен безнең кемгәдер түләвебез, кем беләндер сөйләшеп куюыбызга ишарәлиләр.

Беләсезме, биредә спорттагы кебек җиңү дә, җиңелү дә мөһим. Ике тәҗрибә дә файдалы. Мин безнең балабызны алга чыгарсыннар өчен кемгәдер түләргә дә, кем беләндер сөйләшеп куярга да җыенмыйм. Бу – абсурд, бу минем тормыш кагыйдәләрем, принципларыма каршы килә. Мин андый кеше түгел. Беркайчан да андый түбәнчелеккә төшмәячәкмен! Бу – сафсата!

Безне кем беләндер сөйләшеп куйган дип уйлаучы әти-әниләр, мин сезне чын күңелдән кызганам.

Мин балага беркайчан да «син иң яхшысы», «синнән дә талантлы бала юк» дип әйтмәячәкмен. «Моны синнән дә яхшырак эшләүчеләр булырга мөмкин» дип тәрбияләргә кирәк. Җиңелә икән, бу – уйланырга сәбәп, димәк, җиңгән бала кадәр үк булдырып җиткерә алмаган. Ул җиңелүләрне кабул итәргә өйрәнергә тиеш, җиңелгән өчен елап утырырга түгел. Бу тормышта моннан куркынычрак та ситуацияләр була, бала җиңелүне фаҗига итеп кабул итмәскә тиеш», – дигән Рөстәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100