Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Берил Дәүләт: «Надир Дәүләтнең тормыш иптәше булуым - тормышымның иң зур мәртәбәсе»

Галим Надир Дәүләтнең хатыны Берил Дәүләт белән әңгәмә.

news_top_970_100
Берил Дәүләт: «Надир Дәүләтнең тормыш иптәше булуым - тормышымның иң зур мәртәбәсе»
Берил Дәүләт архивыннан, Рушания Алтай

Ул чак кына кино артисты булмый кала. Баштарак вак кына рольләр бирсәләр дә, озын буйлы, саргылт чәчле, чибәр татар егетен төрек режиссерларының кулдан ычкындырасы килми. Фигурант булып кына уйнаган өчен дә башкаларга караганда берничә тапкыр артык хезмәт хакы түлиләр аңа.

Тик ул журналист булырга карар кыла. Алманиянең Мюнхен шәһәрендә татар-башкорт радиосында 12 ел татарча тапшырулар алып бара. Әмма аның күңеле яшүсмер чактан ук фәнгә, белемгә тартыла. Лицейда укыган елларында киләчәктә үзенең мөгаллиме булачак, әтисенең яшьлек дусты, Төркиянең танылган тел галиме Рәшит Рәхмәти Арат аны Ислам энциклопедиясе нәшриятына корректор итеп эшкә ала. Истанбул университеты студенты булган чорда күренекле татар галиме Әхмәт Тимер аны үзе оештырган һәм җитәкчесе булган Төрек мәдәнияте тикшеренүләр институтына эшкә чакыра. Әлеге ике корылышта да фәнни хезмәтләр белән эшләве, галимнәр белән аралашуы аның күңелендә фәнгә оеткы сала. Тарих бүлегендә үзен укыткан Рәшит Рәхмәти Арат, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Зәки Вәлиди Тоган кебек галимнәр аңа маяк була. Ул да алар кебек фән юлыннан китәргә карар бирә. 

Фәнгә соңлабрак килсә дә, тиз арада зур танылуга ирешә. СССРның тимер пәрдәләре ачылгач, Төркия президенты Тургут Өзал төрки дөньяны берләштерү идеясы белән бәйле эшчәнлек программасы төзегәндә аны үзе янына чакырып киңәшләшә. Алдагы еллардаТөркиянең премьер-министрлары да, тышкы эшләр министрлыгы да төрки дөнья мәсьәләләре буенча янә аның белеменә, фикерләренә мөрәҗәгать итәләр. Төркиянең хәрбиләре дә аның фикерләренә колак сала, хәрби карарлар алыр алдыннан аның белән киңәшләшәләр, хәрби уку йортларында аңа лекцияләр укыталар. Ул шундый танылуга ирешә: Төркия Министрлар кабинеты аны икътисадый мәгарифне координацияләү киңәшмәсенә чакыра; «ТРТ» Төркия дәүләт телерадиотапшырулар сәясәтенә үзгәрешләр керткәндә мәгариф бүлегендә аңа брифинг бирдертә. Ул гына да түгел, Төркия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә укытыла торган программага үзгәрешләр кертү ихтыяҗы килеп тугач, илнең иң абруйлы галимнәр белән бергә аны да чакырып киңәшләшәләр. Алга таба ул министрлыкның Мәгариф һәм дисциплиналар бүлеге оештырган тарих-тел-әдәбият белән бәйле мәгълүмат туплау җыенына чакырыла һәм ул һәрбер җыенда үз сүзен әйтми калмый. Бүгенге көндә Төркия мәктәп программасында төрки җөмһүриятләр, шул исәптән татар милләте белән бәйле темалар укытылуында без аңа бурычлы. 

1990 елларның башларында ул чит илләрдә дә таныла башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак аны АКШның Колумбия университетына, аннары Висконсин-Мэдисон университетына укытырга чакыралар, ул шулай ук Бостондагы Массачусет технология институтында, Һарвард (Гарвард) университетында, Сити колледжда лекцияләр укый һәм татар халкы турында сөйли. 

Төркия татар җәмгыяте тарихын аның эшчәнлегеннән башка күз алдына китереп булмый. 1963 елда корылган «Тукай яшьләре» клубы һәм «Казан төркиләре мәдәнияте» оешмасындагы эшчәнлеге кысаларында аның Төркиядә татар милләтен, милли үзенчәлекләрен таныту юнәлешендәге хезмәтләрен санап бетергесез. Төркиядә беренче булып сабан туе, «Казан төркиләре фестивале», «Тукай кичәсе», татар яшьләре җәйге лагеры, татар яшьләре походы, Рамазан аенда авыз ачу, дини бәйрәмнәр, бал-маскарад, балалар көненә багышланган кичәләр кебек чараларны оештыруда ул башлап йөрүчеләрнең берсе була.

1963-1972 еллар арасында Истанбулдагы татар җәмгыятендә инглиз теле курслары, шахмат турнирлары, театр төркеме, фольклор төркеме, хәтта татар хоры корыла. Ул җитәкчелек иткән «Казан төркиләре мәдәнияте» җәмгыяте Төркиядәге төрле оешмалар үткәргән «Алтайдан — Дунайга», «Читтәге төркиләр» исемле фольклор фестивальләрендә, «Соры бүреләр» төрки дөнья мәдәнияте кичәсендә, халыкара мөһаҗирләр конгрессының милли биюләр программасында, Истанбул спорт һәм күргәзмә сараенда үткән «Фольклор фестивале» ндә «Авыл яшьләре», «Баламышкин», «Әпипә» кебек татар милли биюләре һәм җырлар тәкъдим итеп, тамашачыларның зур мәхәббәтен яулыйлар. Бер чарадан соң Истанбул губернаторы аларның яннарына килеп рәхмәт белдерә. Истанбул татарлары өчен оештырылган «Казан төркиләре» фестивале, «Тукай кичәсе» кичәләрендә Гаяз Исхакыйның — «Җан Баевич», Габбас Сөләйманның — «Өйләнә алмаган егетләр корылтае», Галиәсгар Камалның — «Бүләк өчен», «Беренче театр», Шаһвәли Кләүле Илдәрнең «Асламчы» пьесаларын сәхнәләштерәләр. Бөтен бу чараларны оештыруда һәм спектакльләрдә ул актив катнаша. «Тукай бюллетене» газетасын, «Казан» журналын чыгарудагы эшчәнлеге исә фәнни хезмәтләргә тема булырдай төрдән. 

Сүзебез дөньякүләм танылган татар-төрек галиме, сәясәтче һәм тарих профессоры Надир Дәүләт турында. Ул 1944 елның 15 июлендә Бүгенге Кытай җирлегендәге Маньчжуриянең Мукден каласында медицина институты хастаханәсендә дөньяга килә. Бер яшьлек вакытында шәһәрне Кызыл Армия басып ала һәм аның әти-әнисен, татар газетасы чыгарган өчен, 10 елга ГУЛАГка сөрәләр. Берничә айдан соң сигезенче дистәне ваклаучы бабасы да үлеп киткәч, Надир тома ятим кала. Аның үксез калуын СССРның дәүләт иминлеген тәэмин итүче комитетның (НКГБ) Кытай аша Япониягә җибәрелгән ирле-хатынлы агентлары — Әнвәр Садыйк (чын исеме Шамил Хәмзин) белән Хәтиҗә (чын исеме Ирина Алимова) (яшерен кодлары — Халәф һәм Бир) дә ишетә. Балалары булмаган бу гаилә нарасыйны уллыкка алырга тели, әмма Мәскәү рөхсәт бирми. Мукдендагы татар гаиләләре дә «дошман» тамгасы сугылган кешеләрнең баласын тәрбиягә алырга батырчылык итми.

Баланың ярты ел кайда, кем белән, ничек яшәгәнлеге билгеле түгел. Ахырда аны Пекинда гомер итүче Гайниҗамал һәм Әхтәм Ильясовлар уллыкка ала һәм Төркиягә күченеп китәләр.

Надир Дәүләт татар-төрек дөньясына Төркия татарларыннан чыккан туры сүзле, үткен фикерле галим буларак таныла. Ул һәр җирдә кызыклы фикерләре, фәнни эшчәнлеге, татарлыкка кагылышлы хезмәтләре белән искә алынды. 30 ноябрьдә аның бакыйлыкка күчүенә җиде ай тула. Шушы уңайдан гомеренең соңгы 23 елын бергә үткәргән тормыш иптәше Берил ханым белән аның шәхси тормышы, холык үзенчәлекләре, балалары, хоббисы һәм башка мәсьәләр буенча сөйләштек.  

Берил ханым, татар-төрек дөньясының күренекле галиме, Сезнең тормыш иптәшегез Надир Дәүләтне бакыйлыкка озатканга җиде ай була. Аның юклыгына ияләшү чорыгыз ничек үтә? 

Гомеремнең иң авыр имтиханын тапшырам. Бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән әнием, әтием, мине карап үстергән әбиемне югалту ачысының ун катына торырлык газап чигәм. Күңел әле һаман ачы хәсрәт белән тулы. Иремә булган мәхәббәт хисләрем йөрәгемдә, ләкин үзе генә юк. Кайчак йөрәгем күкрәк читлегенә сыймаган кебек тоела. 50 яшемә җиттем, ләкин бу чаклы газап чиккәнем, бу кадәр чарасыз калганым булмады.

Надир Дәүләт күпләр өчен галим кеше буларак бер укытучы иде, ә Төркиядәге яшь һәм урта буын милләттәшләр өчен абый булды. Без аңа төрек гадәтләре буенча «һоҗам» да, «бәй» дип тә эндәшмәдек, үз итеп, татарча «абый» дия идек. Болай эндәшүебез үзенә дә ошый иде кебек. Бу әңгәмәдә аның хакында Надир абый диярмен. Надир абыйның соңгы елы, соңгы айлары ничек үтте, нәрсәләр белән мәшгуль иде? 

Әйе, үзенә абый дип әйтүләрен ярата иде. Соңгы елы, пандемия сәбәпле, бераз күңелсезрәк үтте. Шулай да Надирым пандемия башланыр алдыннан хыялындагы рәхәт тормышка ирешкән иде. 2018 елның октябрендә мин эшемнән киттем. Надир өчен күбрәк вакыт бирә ала башладым. Надир да 2019 елның гыйнварында үз теләге белән Айдын университетындагы эшеннән китәргә карар бирде. Арыган иде. Яшьләр белән аралашу да авыр тоела башлаган иде үзенә. Энергиясен мәкаләләр язуга, конференция-конгрессларга катнашу һәм тормыш тәмен тоеп яшәүгә сарыф итәсе килде.

2019 елның гыйнварыннан алып пандемия карантинасы башланганчыга кадәр һәр атна, опера, балет, спектакльләргә йөрдек. Ай саен якын тирәдәге шәһәрләргә, бистәләргә сәяхәткә чыктык. Надирның иң зур хоббиы — фотосурәт төшерү. Шул максат белән Истанбулның төрле мәхәлләләрен фотога төшереп йөрдек. Дус-ишләр, туган-тумачалар белән очраштык, аралаштык. 

Надир соңгы елларда «İndependent Türkçe» газетасына һәр атна мәкаләләр язып тора иде. Аннан тыш интернет аркылы берничә конференциягә катнашты, берничә интервью бирде. Торак комплексыбызның бакчасына йөрергә чыга, өйдә авыр булмаган гимнастик күнегүләр ясап, сәламәт яшәргә тырышты. Кайчак бергә бассейнга бара идек. 

Надир соңгы елын рухи һәм һөнәри яктан канәгать кичерде. 15 яшендә завод эшчесе булып башлаган карьерасының иң югары ноктасын профессор булып тәмамлауның, мадди кыенлык кичермичә теләгәнчә яши алу мөмкинлекләренең рәхәтен күрү аның зур теләге иде. Аллага шөкер, ул бу теләген тормышка ашыра алды.

Сәламәтлеге без өйләнешкән көннән бирле мактанырлык булмады. Әле йөри башлаганга 4 кенә ай булган чакта ук миокард парфюциясе синтиграфиясе өчен аның белән хастаханә коридорларында йөрдем. 1998-1999 елларда кан тамыры, кан әйләнеше проблемалары, бил, ашказаны авыртулары, мигрень белән интекте. Бу авыруларын яхшылап дәвалаганнан соң ун еллап сәламәт яшәде. Мин ул чорны иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән, энергия тулы еллары дип әйтер идем.

2012 елдан башлап үпкәсенә кан саву, йөрәк эшчәнлеге, тез сөякләре һәм буыннар авыртуы кебек проблемалар баш күтәрә башлады. Сидек куыгында яман шеш барлыкка килде. Дәваланды, яман шештән котылды, әмма алты ел буенча энә кадатып яшәү диабет чиренә юл ачты. 2020 елда табибы өстәмә уколлар бирергә мәҗбүр булды. Аларның яман шеш китереп чыгару ихтималын табибы да, без дә белә идек. Әмма Надирны шикәр чиреннән югалту куркыныч булганлыктан, энәләрне кабул итәргә туры килде. Диабетны дәваладык, бу юлы үпкә белән бөерләрдә яман шеш башланган.

Быелның 15 апреленә кадәр үзен һич сиздермәде. Коронавируска каршы ике доза вакцина ясаткач, 18 мартта бөтен организмы буенча тулы тикшеренү үтте. Көтелмәгән, дару белән дәваламаслык бернинди авыру табылмады. Хастаханәдән зур сөенеч белән чыктык, хәтта бу шатлыкны котлар өчен өебезгә кытай рестораныннан аш-су китерттек. Кыскасы, саулыгы яхшы күренә иде.  

Надирның 15 апрельдә кинәт сулыш алуы кыенлашты. Табибын өйгә чакырдым. Ул хастаханәгә салырга теләде, ләкин пандемия аркасында мин өйдә дәвалау дөресрәк булыр дип уйладым. Табиблар төркеме көн саен иртә-кич ашыгыч ярдәм машинасы белән өйгә килеп, дәвалап китәләр иде. 21 апрельдә аяклары шешкәч, бөерләренең даруларга чыдамаганлын аңладым, шундук табибы килде. Шул ук көнне хастаханәгә ятырдык.Тикшерү нәтиҗәсендә үпкәләре һәм бөерләрендә яман шеш таралганы, дәвалый алмаслык дәрәҗәгә җиткәнлеге ачыкланды һәм ашыгыч рәвештә реанимациягә салынды. Беренче көннәрдә мине янына кертмәделәр, хәле стабиль һәм өмет бар иде. 26 апрельдә табибы янына керергә рөхсәт бирде. Кече улы Юлай белән кердек. Хәлсез иде. Безне күргәч, балалар кебек сөенде. Янында озак торырга ярамый иде. Шулай булса да, мин Голландиядә яшәүче улы Гирай белән телефоннан видео аша күрештереп сөйләштердем. 

Икенче көнне янә реанимациядәге палатасына кердем. Ярты сәгатьләп торырга рөхсәт бирелде. Озаклап сөйләштек, шаярыштык, шаркылдап көлештек. Зиһене ачык иде, эшлисе эшләренең даталарын, һәртөрле нечкәлекләрен хәтерли. Хастаханәгә яткырылганчыга кадәр газетага җибәргән мәкаләләренең басылу-басылмавын сорашты. Аңа яман шеш белән авырганын, өметсез булуын әйтмәдек. Бөерләрен һәм үпкәсен дәвалар өчен генә хастаханәгә салынганын белдердек. Сулыш ала алмагач, ул көнгә кадәр йоклый алмаган иде. Шул көнне кич белән тирән йокыга талган. 30 апрельдә таң белән сәгать 03:45 минутта хастаханәдән шалтыраттылар, хәле начар, диделәр. Аңладым. Хастаханәгә чыгып киттем, өстендәге кием-салымнарын, шәхси әйберләрен тапшырдылар. Кыскасы, өч тәүлек йоклады да, очып китте фәрештәм…

Үлем хакында сөйләшә идегезме? 

Бу теманы икебез дә яратмый идек. Арабыздагы зур яшь аермасы булу аркасында бу хакта сөйләшү миңа кыен тоела иде. Шунлыктан үлемне бер дә сөйләшмәдек дияргә була. Шулай да бер-ике тапкыр читләтеп кенә булса да бу тема сөйләшү арасына килеп керде. Ялгышмасам, 2019 елның яз ае. Ятып тора идем, Надир да яныма килеп ятты. Нәрсәләр турындадыр сөйләштек, көлештек һәм бер мәл икебез дә тынып калдык. Менә шул вакытта ул: «Гүзәлем, мин ничек ике сүзнең берсендә татар сүзен куллансам, син дә сөйләшкәндә шулай „Надир Дәүләт“ не кыстырып җибәр, яме», — диде. Әүвәл аңышмый тордым. Аннары башка барып җиткәч, ни сөйләвең бу, мине куркытма әле, дидем. Ул шундук мине көлдеререлек нәрсәләрдер эшләде дә, баш очындагы кара болытларны таратты. Үлем темасына иң якын сөйләшүебез әнә шундый булды.  

Кая, ничек җирләнәсе килгәнен дә беркайчан телгә китермәдеме? 

Бу мәсьәлә буенча бер дә сөйләшкән булмагач, әйтмәде. Вафат булгач, өйгә якын булган берәр зиратка җирләрбез, көн саен каберенә барып кайтырга җайлы булыр, дип уйладым. Аны тәрбияләп үстергән әти-әнисенең Фәрикөйдәге кабер документларының кайда икәнлеген белми идем, тиз генә таба алачагыма да ышанып бетмәдем. Шулай да, өстән-өстән генә булса да эзләп карыйм әле дип, эш өстәленең тумбочкаларын ачып карый башладым. Астагы тартмада иң өстәге досье итеп куйган. Шок булдым. Надир бик пөхтә, тәртипле, планлы кеше иде. Һәр ихттималга каршы бу документны ансат кына таба торган урынга куюының бер мәгънәсе бар, бу бер ишарәт, дип кабул иттем һәм Истанбулның аргы очындагы зиратка, әти-әнисенең куенына, балачагы үткән мәхәллә туфрагына җирләргә карар бирдем. 

Җирләгәндә Гайниҗамал әнисе бәйләгән җәймә дә каберенә куелды. Күп кеше Надир абыйның теләге шундый булгандыр, дип уйлады. 

 Юк, ул минем карар иде. Әлеге җәймә без өйләнешкәннән бирле бездә булды. Надирның ятагы астындагы сандыкта тора иде. Елда бер мәртәбә алып юам, үтүкләгәч Надирдан, ятагың өстенә җәйимме, дип сорыйм. Ул һәрвакыт бер үк җавап бирә: «Аны минем өчен әнием бәйләгән иде, җәймә, искермәсен», — ди. Бакыйлыкта да әнисенең кыйммәтле хатирәсе булган шул җәймә белән ятсын, дидем. 

Бөек шәхесләр көннәрен ничек үткәрәләр икән, дип кызыксынучылар күп, бу төр сорауларны минем үземә дә еш бирәләр, шул кешенең көне ничек үтә икән, дип. Бу җәһәттән Надир Дәүләтнең көннәре ничек үтә иде, дип сорамый кала алмыйм. 

Надир иртә уянырга ярата. Тору белән душ ала һәм бер чынаяк кофе эчә. Аннары иртәнге ашын ашый, гадәттә бутерброд белән янә кофе эчә. Элегрәк шул көнне килгән газетадан соңгы хәбәрләргә тиз генә күз ата яисә телевизор ачып иртәнге хәбәрләрне карый торган иде.

Чит ил хәбәрләре арасында бигрәк тә Россиягә кагылышлыларын күзәтә. Соңгы вакытларда Төркия медиасы хакимияттәге партиянең пропаганда аппараты хәленә килде, без газета алуны һәм телевизор яңалыкларын карауны туктаттык, хәбәрләрне интернет киңлекләреннән сайлап укый башладык. Хәбәрләрне карап чыкканнан соң тиз генә әзерләнеп эшкә чыгып китә иде. Йокыдан тору белән өйдән чыгып китү арасында сәгать ярым вакыт уза. Сәүдә университетында эшләгәндә ул атнада өч көн укыта, Айдын университетында атнада дүрт көн лекцияләр укый иде.

Атнаның калган көннәрендә өйдә була. Өйдә булса да, иртүк тора иде. Ул көннәрдә компьютердан хәбәрләрне иркенләбрәк, өч сәгатькә якын карый, үзенә охшаган хәбәрләрнең копиясен алып, билгеле бер досьесына куя, соңыннан ул хәбәрләрне берәр мәкаләсендә, берәр хезмәтендә кулланырга мөмкин яисә мәгълүмат буларак тота. Кыскасы, хәбәрләрне җыеп бара, аның искиткеч архивы бар, аны дата җыючысы дип атарга була. Аннары берәр җиргә барып кайтабыз яки сөйләшеп утырабыз.

Гадәттә әңгәмәбез сәясәт, халыкара мөнәсәбәт, дөньядагы вакыйгалар хакында бара, әйтик, кытайлар нишләгән яки нәрсәгә салым арткан яки кимегән, глобаль климатка ни булган, Латин Америкасындагы чуалышларның сәбәбе кебек мәсьәләләр буенча сөйләшергә, фикер алышырга ярата иде. Ул үзе белән шушы темалар буенча сөйләшә, сорауларына җавап бирә, аны яңа мәгълүматлар белән баета алырлык интеллектуал кеше белән, үз дәрәҗәсендәге, кызыксынучан, белемле әңгәмәдәшче белән сөйләшүдән гаҗәеп кәеф ала. Аның мине үз дәрәҗәсенә куюы белән чын күңелдән горурланам. Үзе белмәгән яки үзе кызыксынган даирә белән бәйле яисә сәнгать, әдәбият, педагогикага кагылышлы берәр нәрсәне миннән өйрәнсә, бик шатлана һәм ул мәгълүматны дәфтәренә теркәп куя торган иде.

Надир Дәүләт кебек харизмалы кеше белән яшәү, аның белән бер мендәргә баш куеп йоклау, аның белән йокыдан уяну, ышанып әйтәм, күп хатын-кызның хыялын бизәгәндер. Алар да хаклы, Надир бик кызыклы, үзенә җәлеп итүче кеше иде. Әмма Надир Дәүләт белән атнаның җиде көне, тәүлекнең 24 сәгатен бергә үткәрү теләсә кемнең кулыннан килмәс. Чөнки аның үзенә генә хас кызыксыну даирәсе, өстенлек биргән мәнфәгатьләре бар. Шуларга җавап бирә алырлык, шулардан үзе дә канәгатьлек кичерә алырлык кеше генә аның белән яши ала. Шулай күреним әле, болай иткән булыйм әле дип, роль уйнап яки иремнең күңелен күрим, дип кенә яшәп булмый аның белән. 

Эштән кайткач, янә компьютерда эшләп ала. Матур, мул табында кичке аш ашарга ярата. Ял итү сәгатендә детектив яки фәнни фантастик кинолар карый. Йокысы килдеме, шундук ятып йоклау ягына карый һәм бик яхшы, тәмле итеп йоклый. Өйдә торган чагында да кичкә табарак бер-ике сәгать черем итеп алырга ярата. Ул башы мендәргә тию белән йокыга китә, теләсә кайда рәхәтләнеп йоклый ала. Кич белән опера, балет, спектакль яки концерт карарга барасы булганда да, үзен энергияле хис итәр өчен берәр сәгать черем итеп алу гадәте бар. Кайчак ул йоклаганда мин я кухняда яки залда өй эше белән мәшгуль булам, яки компьютерда эшлим. Ул уяна да песи кебек сиздерми генә яныма килеп, кисәк кенә мине үбеп ала. Кайбер вакыт мин аның уянганын сизсәм дә, белгертмим, килеп үбеп алганын мыштым гына көтеп торам, аннары: «Һай минем кадерлем уянган икән», — дим. Ул менә шундый әйберләрдән дә бәхетле була иде. Аннары каһвә яки чәй эчәбез. Соңгы вакытларда бу кичке каһвә-чәйләрне гел ул әзерләде.  

Сез гел сәясәт турында гына сөйләшмәгәнсездер инде?

Үзебезнең үткән тормыш турында да сөйләшә идек, билгеле. Надирлар Төркиягә килгәч, Истанбулның Шишли районында яшәгәннәр. Минем әти ягыннан әбиемнәр дә Шишлидә яши иде. Ул яшәгән Шишли белән мин яшәгән чор Шишлисе арасында 25 ел бар, әмма без якынча анда бер төрлерәк яшәгәнбез, Надир шуңа бик гаҗәпләнә иде. Минем балачагым — башлангыч сыйныф еллары әбиләрдә еш үткәне өчен Шишли районын яхшы беләм, аның да башлангыч мәктәп еллары Шишлидә үткән. Без, әйтерсең, күрше урамнарда гына яшәгәнбез, ул урамның бу ягыннан узганда, мин теге ягыннан үтеп киткәнмен, икебез дә бер урыннан туңдырма алып ашаганбыз, икебез дә бер базарга барганбыз кебек. Шишлинең һәр почмагын, һәр урамын, һәр ташын берберебезгә аңлатабыз, ул мине үзенә якынрак хис итә башлый, арабыздагы яшь аермасын онытабыз. Бит Төркия 1985-1987 еллардан соң гына үзгәрә башлады. Шунлыктан безнең Шишли белән бәйле уртак сөйләшүләребез еш була иде, без үзебезне яшьтәшләр кебек хис итә башлый идек. 

Балалык елларына кагылышлы иң еш нәрсәләрне искә ала торган иде? 

Кораб сәяхәтен. Надир үзен дөньяга китергән әнисе Рокыя белән әтисе Ибраһим Дәүләткилдене хәтерләми, аңа бер яшь вакытта алар ГУЛАГка сөрелгән. Балачак хатирәләре аны уллыкка алып үстергән әти-әнисе Гайниҗамал — Әхтәм Ильясовлар һәм аларның кызы, Надирдан 19 яшькә өлкән Рәшидә апасы белән бәйле. Алар Кытайдан Төркиягә күченергә булалар һәм кораб белән юлга чыгалар. Африка кыйтгасын урап узарга туры килгәнлектән, сәяхәт өч айга сузыла. Шушы сәяхәт вакытында капитан аларны үз бүлмәсенә чакыра. Надирның күзе идәндәге келәмгә төшә, ул күз явын алырлык матур була. Нәкъ шул вакытта давыл кубып, кораб бик каты селкенә башлый, апасының күңеле болганып косып җибәрә. Аннан күреп дигәндәй, ул вакытта биш яшендә булган Надир да коса. «Нинди матур келәмне пычраттык», — дип Надир бик кайгыра. Шул вакытта ничек оялганын бик еш аңлата торган иде. 

Аннары Истанбулда Шишли, Куртулуш, Фәрикөй мәхәлләләрендә яшәгән елларын, фәкыйрьлектән ничек интегүләрен еш искә ала иде. Шулхәтле юклык чиккәннәр: әнисе атнада бер тапкыр 100 грамм тарттырылган ит алып, атна буе шуның белән ризык пешерергә тырышкан. Әнә шундый шартларда үскәнгә, юклыкка ияләшкәнгәдер инде, фаршлы берәр пирог пешерә башласам, Надирым эчлегенә мул итеп кәбестә турарга куша. Ике кашык фарш белән бер таба пирог пешереп, әнисе кулы белән әзерләнгән ризык тәмен тойдырырга тырыша идем үзенә. 

Шулай ук имтиханнарны уңышлы биреп, алман лицеен казануын, ләкин анда үзен бик бәхетле хис итмәгәнлеген еш сөйли иде. Янә фәкыйрьлек аркасында. Бөтен иптәшләре чиста, үтүкләнгән, өр-яңа мәктәп формасы киеп киләләр, ә Надирның мәктәп формасы берәү генә, әле аның да балаклары, җиңнәре кыска, шуның өчен ул хурлана торган булган. Үлгәннән соң бер сыйныфташы миңа аның әлеге форма белән төшкән фотосын җибәрде. Бер рәсем — мең сүз…

Нинди ризыклар ярата иде? 

Беренче чиратта, әлбәттә, пәрәмәч, пилмән, токмач, бәлеш. Төрекләрнең котлет һәм пирогларын да ярата иде. Виноград яфрагыннан ясалган голубцы, зәйтүн мае белән пешерелгән бамья, фасоль һәм фасоль кузагы ризыклары иң яраткан тәгамнары арасында. Авызны яндыра торган борычлы ризыкларны үз итми, көчле төрек тәмләткечләрен яратмый. Дөге пылавы, кебап ише нәрсәләрне һәм пешкән сельдерейны өнәп бетерми. Төрек шулпаларын да, болганчык, тәмсез, дип бәяли иде. Аңа токмач белән солянка гына булсын. Алманиядә яшәгәндә кытай кухнясына ияләшеп киткән, өйдә кытайча пешерелгән токмачлы, итле ризыкны бик яратып ашый иде. Яраткан кешемне сөендерер өчен ул яраткан ризыкларның барысын да пешерергә өйрәндем.

Татар ризыкларын ничек өйрәндегез?

— Татар милли ризыкларын пешерергә, камыр басып җәяргә апасы Рәшидәдән өйрәндем. Аннары Казанга баргач, андагы пешерү ысулларын күреп осталыгымны арттырдым. Хәтта өйдәге ярдәмчемә дә өйрәттем. Суыткычның туңдыргычында һәрвакыт пешерергә әзер пилмәннәр, пәрәмәчләр тотам. Надирымның өйдә соңгы ашаган ашы да тавык шулпасына пешкән өч данә пилмән булды. 

Надир абый бер әңгәмә вакытында Хәйдәр Бигичев җырларын яратканлыгын әйткән иде. Гадәттә, нинди төр музыка тыңлый, нинди композиторларны, кайсы җырчыларны ярата иде? 

Надир эш процессында классик музыка тыңлый иде. Джаз белән блюз музыкалар тыңлаганын да беләм. Композиторлардан Вагнер, Чайковский, Шуберт, Сен-Сансның әсәрләрен ошата. Татар музыкасы дөньясының тиңсез йолдызы Илһам Шакировны дусты буларак та, җырчы буларак та бик ярата, аның җырлавын әсәрләнеп тыңлый торган иде. Алмаз Монасыйпов көйләрен бик ошата. Аның «Тау башына салынгандыр безнең авыл» дип башланган җырын тыңлаганда күзләре дымлана торган иде. «Нигә, әни, нигә картаясың» дигән җырны тыңлаганда үксеп-үксеп елаганын хәтерлим. Соңгы елларда гыйсъянчы агым вәкиле Илсөя Бәдретдинова Надирның бик яратып тыңлый торган җырчылары арасында урын алып торды. Аның башкаруындагы «Алсу» исемле җырның сүзләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Истанбулдагы бер радиода да яңгыраттырган идем, Надир бик сөенде. 

Төрек музыкасына килсәк, мин классик төрек музыкасын яратам, ә Надирга ул ошамый. Менә шул төрек җырчысын ярата, дип әйтә алмыйм. Бары тик Әсин Әнгин исемле танго җырчысын яратып тыңлый иде. Бәлки, дусты һәм татар булганы өчендер.

Надир күбрәк 1960-1970 еллардагы җырларга кушылып җырларга ярата, Элвис Пресли, «Битлз» җырларын үз итә. Кәефе күтәренке вакытында җырлап та җибәрә иде, ләкин тавышы җырлар өчен яратылмаган. Аның ялгыш ноталар белән җырлавыннан бергәләшеп көлә идек. Ә ул минем өй эшләре эшләгән вакытта авыз эченнән көйләгән җырларны бөтен эшен ташлап, игътибар биреп тыңлый. Соңгы көннәрнең берсендә шундыйрак вакыйга булды: мин кухняда ниндидер эшкә талганмын, шул ук вакытта кычкырып иске бер танго җырлыйм. Надир тыңлап тора икән. Килде дә мине кочаклап үпте. «Булдырдың, кызый. Ничек матур җырладың», — диде авызын колагына кадәр җәеп. Надирымның шул мизгелдәге бәхетле елмаюы соңгы сулышыма кадәр күз алдымнан китмәс, мөгаен.   

Надир Дәүләтне иң нык нәрсә сөендерә ала һәм иң нык нәрсәгә ачуы килә иде?

Надир самимилекне ярата һәм кызыксынучан зиһеннәрдән бик тәэсирләнә. Европалы менталитетка ия галим буларак ихлас күңелдән нәрсәдер өйрәнергә тырышкан, белемгә омтылган кешеләрне бик хөрмәт итә иде. 

Надирның иң яратмаган, аның ачуын чыгарган ике әйбер бар. Берсе — төрле сәбәпләр белән җаваплылыктан качучы; икенчесе - алдында елмаеп, артыннан гайбәт сатучы кешеләр. Мондый сыйфатларга ия кешеләрне характерсыз, ышанычсыз, дип бәяли иде.   

Надир Дәүләт тәнкыйть һәм мактауларны ничек кабул итә иде? 

 Надир алкышларны, камера һәм халык алдында булуны бик ярата иде. Әйтик, берәр телевидение каналының турыдан-туры тапшыруына катнашса, мин аны үзебезнең архив өчен тулысынча төшереп барам, ул өйгә кайту белән аны бик дәртләнеп башыннан ахырга кадәр карап чыга. Кайчак үзем: «Нарциссым, әйдә, икәү бергә карыйк», — дип, көлешә идек. Минем белән яши башлаганчы катнашкан ТВ тапшыруларының, конференцияләренең видеокассеталарын цифрлы системага күчерттем. Аннан соңгы еллардагы бөтен ТВ тапшырулары, конференцияләрдәге чыгышларын да яздырып бардым. Бу рәвешле 100 видео дисклы архивка ия булдык. Аларның күбесен YouTubе каналыма да урнаштырдым. 

Надирны танып бетермәүчеләр аны тәкәбберлектә гаеплиләр. Минемчә, күпмедер дәрәҗәдә алар хаклыдыр да. Ләкин Надир Дәүләтнең тормышы юлын күздән кичерергә кирәк. Аның исән калуы да могҗизага тиң, балачагы күп нәрсәдән мәхрүм булып, юклыкта үткән, әнә шундый шартларда тормыш юлына аяк баскан Надир Дәүләт гадәттән тыш сәләте, булдыклылыгы, тырышлыгы аркасында дөньякүләм танылган зур галим булып җитешкән. Мондый кешене җәмгыятьтәге гадәти кодлар буенча бәяләргә ярамый, алай гадел түгел. Шулай да, үзеннән бик канәгать кеше булуына карамастан, ул тәнкыйтьләргә ачык, тик билгеле шартлар нигезендә. Тәнкыйтьләүче кешенең белемле һәм самими булуына ышанса, аңа колак сала. Әгәр тәнкыйть, үзе әйткәнчә, надан һәм начар ниятле кешедән килсә, ул тәнкыйтьне кире кагу юлын да бик яхшы белә. Белеменә, ниятенә ышанган мәсләктәшләреннән, ассистентларыннан килгән тәнкыйть яки киңәшләрне дүрт колак белән тыңлый, игътибарга ала.

Бу уңайдан бер вакыйга искә төште. Надирның Мәрмәрә университеты Төрки дөнья тикшеренүләр институты мөдире булып эшләгән чагы. Бер докторантура студенты Надирдан бер мәсьәләдә юл күрсәтүен үтенгән. Авырлы икән. Надир аңа: «Син башта балаңны үстер, алайса фән белән шөгыльләнә алмассың», — дигән. Мин моны ишеткәч, Надирны бик каты тәнкыйтьләдем: «Беренчедән, аның авырлы булуы – шәхси эше, синең кысылырга хакың юк. Икенчедән, синең кебек уйлаучылар аркасында ана булу — наданнарга, фән исә ялгызак кызларга кала. Укыган хатын-кызга карьерасы белән бергә бала үстерү мөмкинлеге бирергә кирәк. Синең кебек фикер йөртүчеләр аркасында наданнар үрчиячәк, укыган хатын-кызлар карьера дип гомерләрен ялгызлыкта үткәрергә мәҗбүр булачак. Болай итеп, җәмгыятьнең алгарышын тоткарлыйсың һәм кеше хокукларын бозасың», — дидем. Шаккатып, авызын ачып тыңлады. Ул зур галим, әйтерсең, телен йоткан. «Мин һич болай итеп уйламаган идем, яхшылап уйлыйм әле», — диде. Берникадәр вакыттан соң әлеге ханымны ассистент итеп эшкә алды. Миңа: «Синең кебек корыч леди мине кеше итәчәк», — диде. Надир «Бүлмәдә иң акыллы кеше үзең булсаң, димәк, ялгыш бүлмәдә утырасың» дигән гыйбарәне алгы планда тота торган кеше.

Бары тик 40лы яшьләрендә генә таныша алган бертуган сеңелесе Фәридә ханым белән мөнәсәбәте ничек иде? 

Бер-берләрен аңларга, танырга тырышудан арыга китә алмадылар, дип уйлыйм. Надир Фәридәнең татарча өйрәнмәвен аңлый, кабул итә алмады. Фәридә дә бертуган абыйсының башка төрле кеше булуын, фикерләренең бер-берсенеке белән тәңгәл килмәвен үзенә сеңдерә алмаган кебек тоела. Ике бертуган башта зур дулкынлану белән шатланып күрешәләр, әмма аралаша башлагач, тарихның ачы зәһәре араларына тынлык булып килеп керә. Чөнки бер-берләре белән иркенләп гәп корып утырырлык уртак телләре юк. Шунлыктан, сөенү, дулкынлану белән башланган очрашулары, гадәттә, моңсу, күңелсез тәмамлана.

Минемчә, туганнарны берберсеннән һәм ана телләренннән аеруны золым дип кенә атарга була. Шул золымның кара шәүләсе ике бертуганның арасыннан һич чыкмады. 

Надир Дәүләтнең ике әнисе, ике әтисе булуы сер түгел. Әлбәттә, аны уллыкка алып, тәрбияләп үстергән әти-әнисе аның өчен аерым әһәмияткә иядер. Ә менә бер яшеннән бирле бер дә күрә алмаган үз әтисе Ибраһимга һәм беренче тапкыр 34 яшендә күрешкән үз әнисе Рокыяга нинди карашта булды?  

Надир үзен тәрбияләп үстергән әти-әнисе өчен берәрсе «үги» дип сүз башласа, бу фикергә каршы чыга, мин аларны берничек тә үги дип әйтә алмыйм, алар миңа үз әти-әнием кебек, ди. Рокыя әнисе хакында кыска гына итеп «без берберебезгә бөтенләй ят», ди иде. Ә Ибраһим әтисе белән күрешү аңа насыйп булмады, чөнки ул иртәрәк гүр иясе булган. Болар хакында мин Надир Дәүләт тормышы турындагы китапта тәфсиллерәк яздым. Киләсе елда ул әсәр Татарстан язучылар берлеге тарафыннан татарча нәшер ителәчәк. Кызыксынучылар алып укый алыр.  

Бу сорауга җавап биргәндә, шундый бер вакыйганы искә алып үтәсем килә. Казанда вакытта Сөембикә манарасы янындагы Татарстан тарихы музеен карарга кердек. Музейны иркенләп карадык, инде чыгуга якынлашканда соңгы зур бер залга килеп кирдек. Шул чак минем күзем дивардагы зурайтып эшләнгән «Милли байрак» газетасының логотибына төште: «Надииир!» дип кычкырып җибәрдем. Ул да аны күреп: «Ааааа!” - дип оран салды. Икебез дә елый башладык. Кеше-кара күрмәсен дип, җитәкләшеп тиз генә музейдан чыктык та, бер диварга сөялеп балалар кебек еладык. Шул вакыйганы һич онытасым юк. Надир ул көнне беренче тапкыр үз әти-әнисенә булган тойгыларын, йөрәгенең иң түрендә саклап тоткан ярату, юксыну, горурлану хисләрен күз яшләре аркылы күрсәтте.  

 Галим Надир Дәүләт вафат булгач, аның архивы һәм китапханәсе язмышы ничек хәл ителә икән дип сораучылар күп булды. Чынлап та, бу зур галимнең бай китапханәсе, архивы бүгенге көндә кайда, ничек саклана? 

 Надир 2007 елда Йедитәпә университетындагы эшеннән киткәндә ике меңгә якын китабын ИРСИКА (Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге) оешмасына тапшырды. Ул анда онлайн ирешүгә ачык. Өйдә файдалану өчен 250 китап һәм досьелары калган иде. Үлеменнән соң аларны да әлеге оешмага тапшырдым. Хәзерге вакытта төрле категорийларга аеру процессында, аннары белем дөньясына хезмәткә ачылачак.  

Надир абыйның үз әти-әнисе Рокыя һәм Ибраһим Дәүләткилде тарафыннан Көнчыгыш татарлары өчен Мукденда ун ел нәшер ителгән «Милли байрак» газетасы татар тарихы өчен зур әһәмияткә ия. Татарстандагы галимнәр әлеге матбугат белән кызыксынганнар. Надир абый бу газетаның бөтен саннарын тапкан, архивына куйган. Ләкин Татарстан галимнәре сорагач, бирмәгән, дип сөйләделәр. Сәбәбе нидә булырга мөмкин?

Татарстанның тулы бәйсез дәүләт булмавында. Әгәр Татарстан азат ил булса, бөтен нәрсәсен Казанга җибәрер иде. Уйлап та тормыйча. Ләкин бәйсез булмагач, башка халык татарлык белән бәйле әйберләргә кадер күрсәтмәс, юк итәр, диде.

2018 елда Казанда фәннәр академиясендәге бер җыенга катнаштык. Шунда бер татар галиме, гаять табигый буларак, татарча чыгыш ясый башлагач, татар кешесе булган җитәкчеләрнең берсе аңа кисәтү ясады: «Татарча сөйләшмә. Фән телендә сөйләш», — диде. Моны мин бер мисал итеп китерәм. Җитәкчелек Мәскәү ягына карап торгач, татар мәнфәгате чын-чынлап кайгыртыла аламы? Надирның ата-анасы истәлеге булган әлеге газеталарга да шундыйрак мөнәсәбәт күрсәтелмәс, дип кем әйтә ала?

Надир үзе тарихчы булгач, тарихка зур игътибар бирә, аның китапханә һәм архивын да тарих дип бәяләү кирәк. Киләчәк нәсел тарих итеп өйрәнәчәк аларны. Ә тарихта калсын өчен аларның саклануы кирәк. Шуңа күрә Надир китапханәсен, архивын, күп еллар буе җыйган материалларын Казанга да, хәтта Төркиядәге университетларга, китапханәләргә дә тапшырмады. Аларның саклау мөмкинлекләренә ышанып җитмәде.

Ә ИРСИКА — халыкара оешма, бер дәүләткә дә бәйле түгел, финанс һәм башка мөмкинлекләре дә яхшы. ИРСИКА җитәкчелегенә зур рәхмәт, алар Надир Дәүләткә зур хөрмәт күрсәттеләр, китапханә һәм архивын шатланып кабул иттеләр һәм барлык материалларны фән дөньясына лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр.    

Надир абыйның музей кебек ясалган яңа офисы булуын беләбез. Ул бүгенге көндә ни халәттә һәм киләчәктә музей буларак саклана алырмы?

Пандемиянең эчпошыргыч тәэсирен бераз җиңеләйтә төшү максаты белән Надир өчен өебезгә якын урында бер офис ачтым. Шунда иркенләп эшләү һәм пандемия чикләүләре беткәч, дуслары, танышлары белән сөйләшеп утырырлык урын булсын, дигән идем. Анда татар милли үзенчәлекле әйберләр дә, Надирның тормышы һәм ата-аналары белән бәйле экспонатлар да урнаштырдым. Надир ул офисны бик ошаттты. Хәтта блогында бу офис белән бәйле сөенечен дә уртаклашкан иде. Ни аяныч, аңа ул офисны бер-ике ай гына кулланырга туры килде. Бүгенге көндә офистагы әйберләрне өйгә күчердем. Чөнки ул урынга озак вакыт аренда түләп торырлык яки музей итеп, бер хезмәткәр тотарлык мадди мөмкинлегем юк, кызганыч. Шулай да Надирның кандидатлык диссертациясен язган һәм 1982 елдан соңгы көннәренә кадәр кулланган өстәлен Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегенә тапшырдым. Татарстанда «Мөһаҗирлек» музее корылып беткәч, әлеге өстәл белән миндәге шәхси әйберләрен Казанга бүләк итәчәкмен. 

Надир Дәүләт өчен татарлык нәрсә иде?  

Язмыш һәм бирелгәнлек. Ата-анасыннан, сеңелесеннән аерылган бер баланың чиге булмаган дөреслек, гаделлек, хокук эзләнүе. Үҗәтлек һәм ныклы карарлылык белән яклый торган үз кемлеге… Татарлык Надирның гыйльми хезмәтләренең нигезен тәшкилитүче һәм шул ук вакытта милли үзенчәлеген һәм язмышын билгеләүче зур бер һәвәсе, бөтен барлыгын сарып алган рухи кыйммәте.

Надир Дәүләт — Төркиядә булсын, Татарстан яки Россиядә булсын, бөтен дөньяга сибелгән татарлар арасында игътибар үзәгендәге бер шәхес. Шунлыктан аның шәхси тормышы белән, шул исәптән дә яшь, матур ханымы белән кызыксынучылар бихисап булды. Бу җәһәттән, Берил ханым, үзегез белән таныштырып китмәссезме?

Мөһаҗир булган ике гаиләнең туганлашуы нәтиҗәсе буларак, 1971 елда Истанбулда дөньяга килгәнмен һәм бөтен гомерем шушы шәһәрдә үтте. Әнием ягы — Болгариянең Пловдив, әтием ягы хәзерге Грециянең Солоники төбәгеннән. Һәр ике гаилә дә XX гасырның беренче яртысында яши торган илләрендәге мөселман азчылык халыклар өстендәге сәяси басым, золымнан качып Истанбулга килеп төпләнгән. Әтием дә, әнием дә Истанбулда туганнар. Мин ата-анамның бердән-бер баласы, бертуган карендәшләрем юк.  

Әнием — дәүләт хезмәткәре. Әтием — химия технологы. Балачактан ук мөстәкыйль булып үстем, мине әбием — безнең белән бергә яшәгән әниемнең әнисе карап үстерде. Ул мәдәни, чибәр һәм тәвәккәл хатын иде. Әбием мине сабырлык, шәфкать күрсәтеп үстерде. 

Икенче әбием — әтиемнең әнисе исә миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. Ул бай гаилә кызы булган, бик яхшы колледжда укыган, сарай кебек виллада үскән. Французча белә, бик купшы киенә иде. Мине опера, балет, театрларга йөртте. Диңгезне яратуымда да аның өлеше бар. 

Без зур бакча эчендә урнашкан ике катлы тыйнак бер өйдә яшәдек. Бик кызыксынучан идем, шәһәр баласы булуыма карамастан ташбакаларның йомыркадан ничек дөньяга килүләрен дә, оядагы карлыгач балаларын иттарткычтан чыгарылган ит белән ничек ашатырга кирәкелеген дә белә идем. Песиләрем һәм этем бар иде. 

Биш яшьләр тирәсендә миңа хәреф танырга өйрәтергә кушканмын. Әти- әнием, бигрәк тә хәрби табиб булган бабам, катгый рәвештә моңа каршы чыктылар. Мәктәптә тиешле метод белән өйрәнерсең, диделәр. Мин моңа үпкәләдем һәм үземә башка бер алфавит уйлап таптым. Әбием белән бабам үзара болгарча сөйләшәләр иде. Аларның сөйләшүләрен аңларга тырышып, хәйран калып тыңлый торган идем. Шуңадыр инде, чит телләр өйрәнүгә хирысым көчле булган. Мин бик теләсәм дә, алар миңа болгарча өйрәтмәделәр, кайбер нәрсәләрне аңламасын, дигәннәрдер инде. Аның каравы инглиз телен үзлегемнән диярлек өйрәндем. Инглиз теле курсларына да йөрдем, ул телдә күп укыдым. Урта мәктәптә инглиз теле дәресен укытучы миңа эшләтә иде. Әдәбият, химия, физика, фәлсәфә дәресләрен бик ярата идем, ләкин геометрия һәм алгебра белән дуслыгым юк иде. 

17 яшемдә университетка укырга кердем, 21 яшемдә тарих укытучысы дипломы алып, укыта башладым. Аннары тарих буенча магистратура тәмамладым. Мәсләгемне бик ярата идем, үземне яхшы укытучы булдым, дип саныйм. Озак еллар үтсә дә, укучыларым мине эзләп таба, очрашып, күрешеп торабыз. 26 ел укытучы булып эшләп, күптән түгел лаеклы ялга чыктым. Бу вакыт эчендә 15 еллап төрле газеталарга һәм электрон басмаларга педагогика белән бәйле мәкаләләр яздым. Инглизчәдән төрекчәгә ике китап тәрҗемә иттем. Конференция докладлары да тәрҗемә иттем. Үзем язган өч китабым бар, шуларның берсе — Надирымның тормыш юлы турындагы китап.  

Мин үземне дан-дәрәҗәгә кызыкмый торган, көр күңелле һәм кызыксынучан, сәнгатьне, хайваннарны, табигатьне, диңгезне яратучы кеше буларак бәялим. Бердәнбер сәер ягым — бетмәс-төкәнмәс өйрәнү һәвәсем. Тормышымның иң зур мәртәбәсе исә Надир Дәүләтнең тормыш иптәше булуым. 

Надир абый белән ничек таныштыгыз, ничек өйләнешергә карар бирдегез? 

Надир 1988 елда безнең бүлек студентларына «Хәзерге чор төрки халыклар» дигән дәрес буенча лекция укыды. Аны башта укытучым буларак таныдым. Озын буйлы, блондин һәм бик чибәр кеше иде. Сыйныфтагы бөтен кызлар аңа гашыйк булдылар. Чибәрлегеннән кала, минем игътибарымны аның полиглот булуы җәлеп итте. Балачактан ук төрле телләр, төрле алвабитлар белән кызыксынып үскәнгә, Надирның латиница, кириллица, гарәп имлясы кебек өч алфабит белән биш телдә укып, яза белүе аны күземдә каһарманга әйләндерде. Ләкин мин әле яшь идем, акыл һавада өчып йөри, укытучыбызга булган мәхәббәт эстрада артистына хәйран булу кебек хистән ары китмәде.           

Университетны бетергәнгә биш еллап вакыт үткәч, минем фортепианода уйнарга өйрәнәсем килде. Милләте буенча уйгыр булган бер музыкант егет миңа дәрес бирә башлады. Бер әңгәмә вакытында Надир Дәүләт турында сүз чыкты һәм аны бик хөрмәт иткәнлеген әйтте. Мин: «Ул безне укытты», — дигәч, таныштыруымны үтенде. Шундук Надир Дәүләт эшли торган институтның телефон номерын табып, үзеннән рандеву алдык. Надир Дәүләт безне шул ук көнне кабул итте. Шул очрашуда мин аның белән магистратурада уку мөмкинлеге буенча киңәшләштем. Чөнки күптәннән магистратурага укырган керү ниятем бар иде. Аннары, имтиханннар тапшырып, магистратурада укый башладым. Надир Дәүләт анда да безгә лекцияләр укырга керде. Институттагы ассистентлар минем белән бер төркемдә укыган кызлар иде.

Башта укытучыбызның хатыныннан аерылырга йөргәнен, аннары аерылганын әйттеләр. Мин озак уйлап тормадым, Надир Дәүләтне ресторанга ашка чакырдым. Икенче атнада кинога дәштем. Шул көнне мин үземнең аңа үлеп-бетеп гашыйк булуымны аңладым. Аңа авырлык килмәсен, диеп магистратурадагы укуымны ташладым. Бу хикәянең дәвамын һәм башка папарацци темаларын кызыксынучылар Надир Дәүләтнең тормышы турындагы китабымның татарчасы басылып чыгуын көтсеннәр. Бу сорауга җавапны шушының белән төгәллим.

Надир Дәүләт белән арагызда зур яшь аермасы, аның балалары булуы куркытмадымы? 

Юк, нигә куркытсын? Минем өчен яшь бер саннан гына гыйбарәт әйбер. Минем өчен акыллы, белемле, мәрхәмәтле, тәрбияле кеше белән яшәү әһәмиятле. Тормыш бик кыска. Санлы исәп-хисаплар кешене күп нәрсәдән мәхрүм итәргә мөмкин.  

Үзегездән шактый өлкән яшьтәге, өстәвенә укытучыгыз булган, өстәвенә авыр холыклы, өстәвенә «сездән» булмаган бер кешегә ничек гашыйк була алдыгыз? Шул хәтле нәрсә җәлеп итте Сезне?

Тиңсезлеге. Аның беркемгә дә охшамаган бер җәүһәр булуы. «Сездән булмаган» дигәнне кабул итә алмыйм. Безнең уртак якларыбыз күп. Беренчедән, икебез дә Истанбул балалары. Икенчедән, мин дә мөһаҗирлекнең нәрсә икәнлеген яхшы белгән гаиләдә үстем. Икебез дә кызыксынучан һәм өйрәнү хирысына ия кешеләр. Икебез дә баш эшләтергә яратабыз. Икебезнең дә лексиконында «бу эшне булдыра алмыйм» дигән әйбер юк. Икебез дә бик яшь вакытта ук игътибар үзәгендә һәм сүзе тыңлана торган кешеләр булганбыз. Кайчак хәтта туганнарының да исемнәрен оныткан Надирның, күп еллардан соң минем телефоннан шалтыратып: «Мин иске студентыгыз Берил» дигәч, фамилиямә кадәр хәтерләвенең ниндидер мәгънәсе булган, димәк. Холык мәсьәләсенә килгәндә, мин дә кулай кеше түгел. Тормышымны Надирдан түбәнрәк кеше белән бәйли алмас идем, дөресен генә әйткәндә. Стандартларым югары. Коры икмәк ашаганчы ач утыруны хуп күрәм. Мин Надирым белән шанс һәм тәвәкәллегем аркасында кавыша алдым. 

Бу мөнәсәбәтнең башлануында Сез активлык күрсәткәнсез кебек, ә Надир Дәүләт үзен ничегрәк тотты?

Кинога барган көннән соң: «Безнең мөнәсәбәт студент-укытучы мөнәсәбәте генә түгел, Берил, моңа бер исем кушыйк, диде. Бөтен нәрсәгә профессионал күз белән карый (көлә). Беренче адымны мин ясадым, әмма ул да җавап бирде. Иртән иртүк минем институтка дәрескә килүемне кабинетының балконына чыгып көтеп тора иде. Ләкин арабыздагы яшь аермасыннан, минем артык яшь булуымнан тартына иде.  

Әти-әниегез ничек кабул итте Надир Дәүләт белән мөнәсәбәтегезне?

Баштан сыйпамадылар, билгеле. Әтиемнең әнисе, Надирның татар булуын белгәч, «Ооо, бик тырыш, тәртипле, чиста, әхлаклы халык», — диде. Чөнки бабам хәрби табиб булганлыктан, алар Искешәһәрдә яшәп алганнар һәм анда татарлар белән аралашканнар. Әбиемнең шул сүзе атмосфераны бераз йомшатты. Ул, Надир белән танышкач, иптәшләренә: «Кияү — профессор. Бик әдәпле кеше», — ди иде.

Әнием берничек тә кабул итәргә теләмәде, гел талап торгач, әтием: «Җитәр. Барыбер үзенчә эшләячәк. Болай кылансаң, балаңны бер күрергә зар-интизар булып яшәрсең», — диде. Чөнки әтием минем үзсүзле, үҗәт икәнне яхшы белә. Ләкин өйләнешкәннән соң әти-әнием Надир белән күптәнге танышлары кебек аралаша, шаярыша башладылар. Яшьләре бер тирәдәрәк, чордаш булганлыктан сөйләшерлек уртак темалары күп иде. Бик матур аралаштылар.

Надир Дәүләткә кияүгә чыгу татарлыкка кияүгә чыгуга тиң булгандыр? Төркия татарлары, Истанбул татарлары Берил ханымны ничек кабул иттеләр? 

Дөрес.Надир Дәүләт миңа зур дөньяның ишекләрен ачты. Уйлап та тормыйча кереп киттем. Бөтенесен бер рәткә кую дөрес булмас, шулай да башлангыч чорда Истанбул татарлары мине кабул итмәделәр. Кактылар. Золым күрсәттеләр. Яши-яши мөнәсәбәтебезнең күңел маҗарасы гына булмавын аңладылар, ныклы гаилә булып яшәргә карарлы булуыбызны, Надир абзыйларын күз карасы кебек саклавымны, яклавымны күрделәр. Мөнәсәбәтләрен үзгәрттеләр.

Әмма Казанда миңа һәрвакыт зур хөрмәт һәм нәзакатлелек күрсәтелде, аны әйтми кала алмыйм. Татарстанда Надир мине «хатыным» дип кем белән генә таныштырмасын, бөтен кешедән бары тик хөрмәт, ярату күрдем. Мин дә аларга лаек булганмындыр, дип уйлыйм. Ул шәхесләрнең һәрберсе йөрәгемдә аеры урын били. 

Надир Дәүләт безгә авыр холыклы кеше булып күренә иде. Кайчак сүзен аяп тормыйча бәреп әйтә, кайчак рәнҗетүче кискен хәрәкәтләр ясый. Өйдә дә шундыйрак идеме ул? Берил ханым аның ничек идарә итте икән? 

Надир моны ишетсә, шәфкать көткән кеше анасы янына барып килсен, дияр иде. Дөрес, Надир белән теләсә кем якынлык кора алмый. Чөнки ул гадәттән тыш сыйфатларга ия. Аннан гадәти мөнәсәбәт көтү урынсыз. Без хәзер язмыш тарафыннан кагылган, сугылган, мәрхәмәтсезчә рәнҗетелгән кеше турында сөйләшәбез. Уйлап карагыз, 15 яшеңдә ата-анаң дип белгән кешеләрнең чынлыкта чит-ят кешеләр булуын белеп аласың. Моның аның күңелендә нинди фаҗигага юл ачканын беләсезме? Надир тормышындагы бөтен авырлыкларны җиңгән, бөтен чоңгыллардан мәгърур рәвештә чыга алган үткен кылыч кебек. Шулай булмаса, бүген минем белән бу әңгәмә корыла алмас иде, шәт. 

Мин аның белән ничек идарә иттемме? Беренчедән, башкалар белән чагыштырганда, минем өстенлегем бар. Ул мине бик тирән ярату белән яратты. Холкының кискен ягын мөмкин булганча миңа күрсәтмәскә тырышты. Мин дә аның кайбер гадәтләренә бәсле пыяла аша карадым, ә миңа бик охшаган сыйфатларын лупа аша зурайттым. Берәр нәрсәгә ачулана башлаганын күргәч: «Танзания җанвары килә, качыгыз!” - дип әйтәм, ул көлеп җибәрә һәм ачуы да сүрелә.

Аннары ул ифрат дәрәҗәдә зирәк кеше. Бөтен эшендә ярдәм итүче, фәннән алып технологиягә, сәламәтлектән туклануына кадәр барлык мәсьәләләрен кайгыртучы хатынын рәнҗетеп торуның үз файдасына булмаячагын белгәндер. Шулай да хәтеремне калдырган чаклары булмады түгел. Бөтен гаиләдә була торган хәл. Андый вакытларда минем принцибым: башта янгынның сүрелүен көт. Ике як та тынычлангач, зарыңны, канәгатьсезлегеңне ачык һәм кыска итеп белдер. Сүзне болгатма. Хатын-кыз аллегорияләр, яшерен мәгънәләр белән сөйләшергә ярата, әмма ир-ат зиһене моны аңлап бетерми. Ирләр хаклы яки хаксыз булу мәсьәләсендә, 70 яшькә җиткән булсалар да, балачактагы гадәтләренә кайталар һәм күзгә карап сөйләшүдән тартыналар. Сүзегезне куллары ниндидер эш башкарганда әйтсәгез, алар яхшырак аңлый. Мин дә әйтәсе сүземне Надир салат ясаганда яки яшелчә тураганда яисә аяк киемен чистартканда җиткерә идем.

Тагын шул бар: Надир минем татарча сөйләшкәнне үлеп ярата иде. Аңа берәр нәрсә эшләттерәсем килсә, мин татарча әйтәм. Әйтик, өйгә чишмә суы китертергә кирәк, Надир очсыз булганы өчен пласстмас бидонга салынган су китертү яклы, ә минем зарарсыз булган өчен пыяла бидон белән китертәсем килә. Мин шундук татарча сөйләшә башлыйм: «Мин әйткәнчә була, суны пыяла бидон белән алабыз», — дим, Надир ризалаша. Тагын шул да бар: альтернативасы булмаган, чарасыз кешеләр бәхетле гаилә тормышы алып бара алмыйлар, дип уйлыйм. Без икебез дә берберебезнең кадерен белдек, шул ук вакытта икебез дә теләсә нинди сәгатьтә барысын да ташлап чыгып китә алачагыбызны да аңлый идек. Безнең берберебезне идарә итүнең сере шунда булса кирәк.  

 Гаилә тормышыгызны ничегрәк бәялисез, Надир абый тормыш иптәше буларак ниндирәк кеше иде?

Безнең ике кешедән торган әкият дөньябыз бар иде. Мөмкин булганча, бөтен нәрсәне бергә башкарырга тырыштык. Бергә күбрәк вакыт үткәрер өчен Анталиядә бер атна ял итү урынына бер ай Истанбулны карап йөрүне сайлый идек, мәсәлән. Көр күңелле, яратучан, кайчак шаян-шук, яратылып туймаучы бер тормыш иптәше иде ул. Без гомерлек сөяркәләр кебек яшәдек. Ул җәмгыятьтә бик җитди, дистанцияне саклаучы булып күренсә дә, өйдә киресенчә, шаяртырга ярата иде. Кайчак берәр җирдә яшеренеп мине көтеп тора да, кинәт каршыма чыгып мине куркыта. Урнаштырырга өлгерми калган берәр лямкалы блузкамны киеп, мине эчләр катканчы көлдерә. Мин берәр җыр көйли башласам, ул да миңа кушылып җырлый. Кухняның бер почмагына ясаткан таганга утырып балалар кебек сөенә-сөенә атына. Берәр матур талгын музыка яңгырый башласа, пижама кигән килеш мине вальс әйләнергә чакыра. 23 ел буе минем беркайчан да күңелсезләнгәнем булмады. Без гел бер дулкында идек, гел күтәренке кәеф белән яшәдек. 

Надир Дәүләт беренче хатыныннан аерылгач, әгәр Сезне очратмаган булса, шәхси тормышы ниндирәк юлдан киткән булыр иде икән?  

 Моны үзе дә уйлаган булса кирәк. Бергә яши башлаганга ике ел тулган көннәрдә авырып киткәч, миңа шулай дигән иде: «Мин Алланың яраткан бәндәсе, ахрысы, миңа син итеп бер фәрештә җибәргән». Минемчә, бүтән өйләнмәс иде ул. 

Яратуын ничек белдерә иде? 

Теләсә ничек. Бүләкләр, ярату сүзләре язылган кечкенә запискалар, сюрприз сәяхәтләр… Гадәттә, кагылырга ярата иде. Ул миңа әле кулы белән, әле аягы белән кагылып куя. Кочагыма килеп ятарга һәм шунда йоклап калырга мөмкин. Игътибарымны җәлеп итәр өчен берәр шуклык уйлап чыгарып, мине көлдерергә ярата иде. Чәчләремне тарый, аякларымны үбә, минем өчен иртәнге аш әзерли торган иде. Берәр җиремне авырттырсам, бик борчыла башлый. Без һәр форсатта берберебезне кочаклый идек. Әле ярый шулай эшләгәнбез. Хәзер кирегә әйләнеп карагач, тормышыбыз ярату тулы, җылы елмаю кебек тоела. 

Надир абыйның балалары белән мөнәсәбәте ничек иде? 

Надир улларын бик яратты. Алар белән вакыт үткәрү аңа бик ошый иде. Ул уллары белән теләсә нинди темага сөйләшә ала, берберләренә төрле анекдотлар сөйләп, шаркылдап көләләр. Залда җәелеп утырып cәгатьләр буе бергә фәнни-фантастик фильмнар карыйлар. Надир малайларының тормышлары, эшләре белән кызыксына, төрле сораулар биреп аларны сөйләштерергә ярата иде. Ә үзе эше турында күп сөйләшми, улларының Надир Дәүләт исеме астында изелүләренә юл куймаска тырыша. Уллары аңа татарча «әти» дип дәшәләр, хәтта оныгы Батыйхан да татарча «Дәү әти» ди. Юлай да, Гәрәй дә әтиләренә зур хөрмәт белән карыйлар, аннан бераз тартыналар да. Яшьрәк вакытта әтиләренә берәр нинди үтенечләре булса, башта миңа шалтыратып, кәефе ничек, дип сорыйлар иде. Мөмкин булганча еш очрашырга тырыштык, табын артында озак итеп бик күңелле сөйләшеп утырган чаклар күп булды.

Надир Дәүләтнең яшь ханымыннан нигә баласы юк икән, дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Кешедә ни эшегез бар, дигән җавапны ошатмыйлар. Бу сорауга бирәсе җавабыгыз белән чын күңелдән кызыксынучыларны канәгатьләндерик.  

 (Көлә) Надир теләмәде. Ул бергә яши башлаганның беренче көннәрендә үк бу турыдагы фикерен әйтте. Бу яшьтә тагын бер бала үстерү җаваплылыгын өстемә ала алмыйм, моңа көчем юк, диде. Без бергә яши башлаганда ул алтмышынчы дистәне ваклый иде. Әни булудан баш тарту башлангыч чорда миңа авыр булды. Аннары уйлый-уйлый шундый карарга килдем: балам атасы белән мәктәпкә барса яки уйнарга чыкса, башка балалар, бабаң белән килдеңмени, диячәкләр. Бу хәл икесенә дә ошамаячак, икесе дә изеләчәкләр, моны күрү миңа да күңелсез булачак. Тормышта бөтен нәрсә дә син теләгәнчә була алмый, тормышның бөтен бүләкләрен дә алып бетереп булмый. Ризалаштым. Мин Надирымны бик яратам, аның өчен ана булуны фида иттем. 

Надир абыйның 70 яшенә бик шәп бүләк әзерләгәнсез. «Бер гомеренә алты язмыш сыйдырган Надир Дәүләтнең тормышы» дигән әсәрне нинди максат белән яздыгыз? 

Сүз очып китә, язу кала. Тарих укытучысы буларак, еллар буе телемнән төшмәгән шушы әйтем бу китапны язарга этәрде. Надир Дәүләтнең тормышы киләсе нәселләр өчен әһәмиятле. Фаҗигале, җанәрнеткеч, шул ук вакытта җемелдәп торучы бер язмыш хикәясе ул. Әле ярый яза алдым, дип сөенәм хәзер. Кем белә, бәлки киләчәктә фильм әсәре дә булып куяр. 

Әсәрне язганда кыенлык кичерергә туры килдеме? 

Авырыксынган урыннар булды. Бигрәк тә яшьлек елларында Истанбул татар җәмгыяте, араларындагы мөнәсәбәтләрне, гомумән, ул чор атмосферасын күз алдына китерү һәм аны тасвирлау кыен булды. Шуңа күрә ул чор белән бәйле хатирәләрен ялынып-ялварып Надирның үзенә яздырттым. Биографиясенең кечкенә бер өлешен үз каләме белән язган яки үзе сөйләгән истәлекләр тәшкил итә.  

Надир абыйның бу бүләккә мөнәсәбәте нинди булды? 

Шатлыгыннан нишләргә белмәде. Очрашкан бөтен кешегә күрсәтте, галим дуслары алдында мактанды. Гомерендәге иң зур бүләк итеп кабул итте. 

Шулай да бу китапны язганда Сезне иң нык нәрсәләр тәэсирләндерде? 

Надирның куйган максатына ирешү үҗәтлеге. Ни генә булмасын, тормыш китереп чыгарган хәл белән ризалашмыйча, үз юлын сызып, шуннан бара торган кеше ул. Чын мәгънәсендә даһи. Беркемнең дә эзеннән бармый, беркемне дә кабатламый, беркемнән дә үзенә юл күрсәтүне сорамый.Бик куәтле ихтыяр көченә ия.

Надир абыйның чыгышларын, хезмәтләрен күзәтеп барган кешеләр аны татар милләтчесе, дип бәяли, шулай да аның сәяси карашы нинди иде? 

Европалыларга хас мәгърифәтче, азчылык халыкларның хак вә хокукларын яклаучы, демократ.  

 Профессор Надир Дәүләтнең тормышы гел көрәштән гыйбарәт, мәсләки хәятендә дә көрәшне читләтеп үтми кебек. Күбрәк нинди мәсьәләләр буенча көрәшә иде ул? 

 Аның көрәш темаларын санап бетереп булмас. Беренче чиратта үз халкы, үз милләте, Россиядәге башка азынлык халыкларның милли хокукларын яклау юнәлешендә күп санлы мәкаләләр язды, чыгышлар ясады, китаплар бастырды, шәкертләренә дә шушы аңны сеңдерергә тырышты. Көрәше бик тәэсирле булды, күрәсең, артына шымчылар да тагылды, янаулар да алды.

Барысын да әйтеп бетереп булмый. Төркиядәге галим-голамә җәмәгатьчелегендәге көрәшләрен әле күпләр белми. Әйтик, Төркиядә, без барыбыз да төрек дип, татар, кыргыз, казах, алтай, үзбәк кебек төрки телләрне төрекчәнең бер диалекты итеп күрү тенденциясе киң җәелгән. Диалект кына булгач, бу телләргә тиешле фәнни игътибар бирелми. Диалект кына булгач, казах — төрекне, төрек татарны тәрҗемәсез генә аңлый алырга тиеш. Ләкин тәрҗемәсез аңлашып булмаганлыгы билгеле.

Надир еллар буе төрки халыкларның һәрберсе аеры милләт һәм һәрберсенең телләренең дә аеры тел булуы тенеденциясен яклады, тамырлары төрки булса да, тугандаш булсалар да, аларны бер дөнья буларак, әмма аеры милләт, аеры тел итеп өйрәнергә кирәклеге буенча көрәш алып барды. Бу җәһәттән ул Төркиядә татар милләтчелегендә дә, сепаратистлыкта да гаепләнде. Төркия мәктәп программасына төрки халыклар, шул исәптән татар милләте буенча да темалар кертү буенча да көрәшергә туры килде аңа.

Төрле яла ягулар, аноним шикаятьләр бер якта торсын, бер вакыйганы искә алып үтәсем килә: Надирның Төрки дөнья тикшеренүләр инситуты мөдире булып эшләгән чагы. Институтны тәмамлаган бер егет армия хезмәтеннән качып йөри икән, ул ничек итептер деканаттан студент булуы турында белешмә алган. Төрек кануннары буенча җаваплы кеше буларак Надир судка барырга һәм Төркия хәрби көчләре каршысында хисап бирергә мәҗбүр булды. Ул көнне бик киеренке иде, кан басымы күтәрелде. Шуның ише хәлләр белән дә көрәшергә туры килде аңа.

Башлап, тәмамларга өлгермәгән эше калдымы? 

Шөкер, юк. Калган булса, йоклый алмас идем. Автордаш буларак язган иң соңгы хезмәте — «Төрки дөнья һәм мөһаҗирлек» исемле китабы вафатыннан соң чыкты. Аның типографиядән чыкканын күрергә чак кына гомере җитмәде. Бу китап белән бергә Надир Дәүләт имзалы китапларының саны 35кә тулды.

Надир абыйның 54-55 яшенә кадәр язган һәм бастырган унлап китабы булганы билгеле. Сезнең белән кавышканнан соң, өлкән яшьтә булуына карамастан, күбрәк эшләгән, күбрәк язган кебек. Чөнки 55 яшеннән соң ул тагын 20 китап чыгара алган. Аларда Сезнең дә өлеш булмый калмагандыр, шәт?

Надир эшләргә, язарга ярата, эшенең нәтиҗәсеннән ул үзен бәхетле хис итә иде. Шуңа күрә, мин аңа иркенләп, тынычлап, бер нәрсә өчен хафаланмыйча эшләр өчен һәр төрле мөмкинлекне булдырырга тырыштым. Ул язган һәр текстны иң элек мин укып чыгам һәм редакцияли идем, билгеле, аның кушуы буенча. Бу аның вакытын янга калдырырга, көчен, энергиясен күбрәк эзләнү, тикшерү, язу-сызу эшенә сарыф итәргә мөмкинлек бирде, дип уйлыйм. Хәзерге заман технологиядән файдалануны таләп итә. Бу җәһәттән, галимнәрнең фәнни эшчәнлекләрен уртаклаша торган интернет сәхифәсе — «Академия” га куеласы бөтен әсәрләрен дә мин күздән кичереп, редакцияләп урнаштыра башладым. Массакүләм мәгълүмат чараларында Надир Дәүләт белән корылган әңгәмәләрне яки аның турында яисә хезмәте хакында чыккан хәбәрләр, мәкаләләрне дә күзәтеп, җыеп, архивка салып баруны үз өстемә алдым. Күп һәм нәтиҗәле эшләвендә минем дә өлешем булган икән, мин моның өчен шатланам һәм горурланам гына. 

Надир абыйның иң зур хоббисы фотографчылык дидең. Нәрсәләр төшерергә ярата иде? 

Табигать һәм хайваннар дөньясын төшерергә ярата иде. Атна ахырларында махсус фотога төшерү өчен шәһәр читенә чыга, урман-кырларга бара идек. Портрет жанрында эшләүне бик өнәп бетермәде. Аның объективыннан төшерелгән пейзаж фотсурәтләре бик күп.  

 «Галим Надир Дәүләт объективыннан» дип аталган фотосурәт күргәзмәсе оештырырга мөмкин, алайса? 

Нигә булмасын? Казанда оештырылса, мин кулымнан килгән бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер.  

Мин шәхсән Надир абыйны күп еллар таныйм, мондый хоббисы булуын бер дә белми идем, сиздермәде, фотография сәнгате белән ничек кызыксына башлады икән ул? 

Бик яшьли башланган хоббиы ул аның. Надирның апасы (уллыкка алган гаиләнең кызы) Рәшидә Төркиянең танылган бер аристократ гаиләсенә килен булып төшкән. Аларның өйләренә бик мәшһур шәхесләр килеп-китеп йөргән. Апасы Надирны да еш кына үзләренә чакыра торган булган. Надир Төркиянең бай, аристократ мохиты, аларның кызыксыну даирәләре, яшәү рәвеше белән шунда танышкан. Танылган бер фотограф белән танышуы да әнә шунда була. Әлеге фотограф Надирны студиясенә чакыра, фотоаппарат кулланырга, сурәткә төшерергә өйрәтә. Надирга сәнгатьнең бу төре бик охшап китә, ул фотога төшереп кенә калмый, пленкаларны юарга да өйрәнә. Гомумән, ул бу эш белән җитди итеп мавыгып китә, ләкин пленкаларны юганда кулланылган сыекча анда аллергия китереп чыгара. Дәвалануы бик озакка сузыла. Надирга ул студиядә эшләвен ташларга туры килә. Ләкин үзе өчен, күңеле өчен фотоларга төшерү аның хоббисы булып кала.   

Надир Дәүләт күп илләр гизгән, күп халыклар күргән, хәтта берничә илдә яшәп, эшләп алган, танылган зур галимнәр, сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре белән аралашкан, дөньяның иң абруйлы университетларында лекцияләр укыган, бөтен нәрсәсе бар кебек, шулай да тормышында үтәлмәгән берәр зур теләге бар идеме?

Бар иде. Аның ата-бабасы туфрагында, яраткан шәһәре Казандагы берәр университетта бер генә семестр булса да дәрес алып барасы, лекцияләр укыйсы килде. Хәтта миңа да: «Казанда укытырга тәкъдим итсәләр, син дә минем белән Казанга кайтыр идеңме?” - дип сораганы булды. Мин, әлбәттә, аның белән җир читенә дә китәргә риза, Казанга булгач, бигрәк тә. Шулай дип җавап биргәч, бик шатланган иде. Ул шундый тәкъдимне бик көтте…

Соңгы сорау: Надир Дәүләтнең исемен яшәтү буенча нәрсәләр эшләргә мөмкин дип уйлыйсыз, бу нисбәттән нинди уй-теләкләр белән яшисез?

Үлеменә бер ел тулган көндә төрекчә нәшер ителгән биографиясе китабының татарчага тәрҗемәсе Надирымның яраткан милләте укучыларына барып ирешсен иде. Аннары шул ук әсәрнең рус телле укучыларга да тәкъдим ителүен телим. Надир Дәүләтнең тормышы турындагы әсәрнең татарча да, русча да китап булып дөнья күрүе аның исемен яшәтүгә зур хезмәт итәчәк. 

Шулай ук Казандагы бер урамга яки берәр әһәмиятле бер бинага, һич булмаса берәр югары уку йортының аудиториясенә исеме бирелсә, бик шат булыр идем. Ул моңа лаек шәхес. Җитәкчеләр минем бу тәкъдимемә колак салмый калмаслар, дип ышанам.  

Казанда ачылачак «Мөһаҗирлек» музеенда Надирымның шәхси әйберләренең экспонатлар арасында урын алуы, тамашачыларга тәкъдим ителү дә, әйтик, Татарстан фәннәр академиясендә Надир Дәүләтне искә алу җыены оештырылуы да аның исемен яшәтүгә өлеш кертер иде.  

Шушы көннәрдә Мәрмәрә университетында Надир Дәүләткә багышланган истәлек китабы әзерләнә, дип ишеттем. Шушыңа охшаш чаралар белән төрки дөнья тарихы буенча зур галимне киләсе буыннарга да таныту, аны хәтердә тору, хезмәтләрен дә игтибар үзәгендә тоту мөмкин булыр, дип уйлыйм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100