Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бергамотның нинди файдасы бар?

Бергамот - цитруслы үсемлек, ул нерв системасын тынычландыру үзлегенә ия.

news_top_970_100
Бергамотның нинди файдасы бар?
https://pixabay.com/

Чәй яратучылар «бергамотлы» дигән чәйне алып эчеп караганы бардыр. Бу үсемлекне чәйгә ис һәм тәм бирү өчен кушалар. Бергамот — цитруслы үсемлекләрнең берсе ул. Бу турыда «АиФ» сайты язды.

Бергамот — померанц һәм цитрон дип атлаган үсемлекләр гибриды. Җимешләр үсә торган агачны да, лимонга охшаган калын кытыршы кабыклы яшел җимешне дә бергамот дип атыйлар. Шушы җимештән алынган эфир майларын чәйгә тәм бирү өчен кулланалар.

Бергамотның туган ягы — Көньяк-Көнчыгыш Азия. Ләкин аны күпләп Италиядә үстерәләр. Шулай ук Кытай, Кара һәм Урта диңгез буе илләрендә, Латин Америкасында, АКШта дә бу агачны үстерү белән шөгыльләнәләр.

Бергамотны халык медицинасында файдаланалар. Ул экзема, кара нокталар, псориаз авыруларын дәвалау, тәндәге тапларны бетерү өчен кулланыла.

Бу үсемлек иммунитетны ныгыта, антисептик үзлеккә ия. Бергамотлы эремәләр ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, ялкынсынуга каршы торучанлыкны арттыра, ашказаны-эчәклек трактын тынычландыра. Бергамот нерв системасын стабильләштерә, тынычландыра.

Массаж өчен майга өстәлгән бергамот мае тәндәге ялкынсынуларны дәвалый. Бу үсемлек — көчле табигый афродизиак, ягъни дәртне арттыра торган үзлеккә дә ия.

Кулинариядә дә бергамотны яратып кулланалар. Аны чәйгә генә түгел, мармеладка да кушалар, кабыгыннан кайнатма ясыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100