Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче татар инстаблогеры «Татар Малай»ның хатынына операция булган

Ринат Галиәхмәтов әнисенә һәм хатынына сабырлык өчен рәхмәт әйткән.

news_top_970_100
Беренче татар инстаблогеры «Татар Малай»ның хатынына операция булган
«Татар-информ» архивы

Инстаграмда «Татар Малай» сәхифәсен алып баручы беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов әнисенә һәм хатынына сабырлык өчен рәхмәт әйткән.

«Игътибар иткәнсездер әниебез 2 атна безнең белән Казанда яшәде. Илүзәм хастаханәдә булганда 9 көн Әнием белән Сәфинәне карадык. Шуның турында язасым килә.

Иң беренчедән әниемә рәхмәтемне белдерәсем килә! Икәүләшеп кайгырган чакларыбыз да булды, көлешкән чаклар да. Илүзәм дә бик көчле, сабыр, тыйнак кыз! Безгә авыр булганың да сиздермәскә тырышты, кайгырмасыннар дип операциягә алып киткәнен дә әйтмәде.

Әнием белән бер фатирда яшәү бик күп нәрсәгә күземне ачты, яңа фикерләр килде. Баштарак мин аның турында уйланмый идем. Хатын-кызларның нинди көчле, бөек икәнен!

Шуны иң беренче итеп Илүзәм белән бала тудыру йортында аңладым мин. Сәфинәбез туганда мин янында идем (совместные роды), үзем шулай теләдем һәм бер дә үкенмәдем. Шундый могҗиза вакытында ничек бергә булмаска инде?!

Ә әнием белән Сәфинәне караганда икенче яңа фикергә тап булдым. Без кечкенә чакта әниләребез безне яратканны, безнең белән сөйләшкәнне истә калдырмыйбыз. Әмма аны хәзер күреп һәм тоеп була икән! Әйе, әнием Сәфинә белән булганда, күзләрем икенче нәрсәгә ачылды. Мин үземне Сәфинә урынында хис иттем, Әнием ничек аңа елмая, үбә, сөя, ярата, ашата, уйный, сөйләшә, көлешә, кечкенә чакта әнием дә мине дә шулай иркәләгәндер дип. Бу бик матур күренеш, йөрәгемне бик тетрәндерде хәтта. Балачакка кире кайткандай булдым.

Әти-әниегез сезне ничек яратып үстергәне оныкларны тәрбияләгәндә күренә икән ул.

«Улым беләсеңме ни өчен без оныкларны шулай яратабыз?! Чөнки без киткәч, сезне аларга калдырабыз, сезне дә шулай яратып караячаклар, сез безне кебек», — ди әнием.

Әниләр янында без гел бала булып калабыз. Әнием, Илүзәм, рәхмәт сезгә», — дип хисләнеп язган блогер.

Бу юлларны укучыларның күзләре яшьләнгән. Блогерның әнисе дә бу җылы постны укып елаган һәм «әтиең белән синең тормышыңа сөенеп туя алмыйбыз», дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100