Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Беренче татар гәҗитләре: «Тәрҗеман» vs «Нур»?

Бүген - матбугат көне. Беренче татар басмасы дип күпләр «Нур»ны атый. Мәсьәләгә киңрәк караучылар матбугат тарихын «Тәрҗеман»нан чыгып карау яклы. КФУның I курс студенты Ильяс Хаҗиев мәкаләсендә бу газеталарга гына түгел, ә аларның «артында» торган шәхесләр каршылыганы Тукай һәм Гаспралы мөнәсәбәтләренә анализ ясый.

news_top_970_100
Беренче татар гәҗитләре: «Тәрҗеман» vs «Нур»?

1889 елда Исмәгыйль Гаспралы «Россиядә мөселман матбугаты» дигән мәкаләсендә: «Кызганычка каршы, әлегә Россия мөселманнарының матбугаты юк, басма һәм әдәби эшкә омтылышлар гына бар… Бөек Екатерина вакытында Казанда Коръән басыла. Соңрак гарәп һәм төрек телендә дини китаплар дөнья курә башлады. Хәзерге вакытта кайбер халык китаплары, хикәяләр һәм җырлар бастырыла», — дип яза. 

Татар телендә вакытлы матбугат чыгару өчен көрәш, чыннан да, бик озак бара. Бу көрәшне күп еллар: Каюм Насыйри, Әхмәтһади Максуди, Габдрахман Ильяси, Заһир Бигиев, Шиһаб Әхмәров, бертуган Рәмиевлар, Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин алып бара.

Дүрт гасыр буе кысылган татар аңы, фикере иртәме-соңмы иреккә бәрелеп чыга. 19 гасырның икенче яртысы. Идел буеннан күп чакрым ераклыктагы яшен кебек яңгыраган зур вакыйга: 1883 елда Бакчасарай шәһәрендә бөтен төрки халыкларына юнәлтелгән «Тәрҗеман» гәҗите басыла. «Тәрҗеман» гәҗитенең барлыкка килүе Россия империясенең мөселманнары тормышында әһәмиятле вакыйга була һәм татар матбугатының үсешенә зур йогынты ясый. Ул татар милли аңын ренессанс процессына әзерли башлый.

«Тәрҗеман»

Чыгу вакыты: 10.04.1883 — 23.02.1918

Нигез салучы, нәшир, мөхәррир: Исмәгыйль Гаспралы

Кырым татар матбугаты 19 гасыр ахырында Россия Империясенең гомуми мөселман матбугаты системасында гына түгел, бөтен төрки дөньясында якты бер эз дияргә була.

«Тәрҗеман» гәҗитенең беренче номеры 1883 елның 10 апрелендә дөнья күрә. Гәҗит дүрт биттән тора. Ул ике телдә була: төркичә һәм шул ук материалның русча кыскача тәрҗемәсе дә чыга. Айга ике тапкыр чыккан гәҗит соңрак атналыкка, 1912 елдан көндәлеккә әйләнә. 

Теләсә нинди вакытлы басма кебек, гәҗит кырым тормышының көндәлек вакыйгаларын тасвирлый. Йосыф Акчура, Дәрдмәнд, Әхмәтһади Максуди үз мәкаләләрен бастыра башлый.

Атаклы татар публицисты Җамал Вәлиди «Тәрҗеман» һәм аның мөхәррир-нәшире Исмәгыйль Гаспралы турында болай яза: «Аның газетасы атнасына 1-2 тапкыр кечкенә форматта һәм азсанлы нөсхәләрдә басылып чыкса да, бу кечкенә кәгазь кисәге эшләгән эш, урысларның „Новое Время“ яки „Таймс“ кебек инглиз гигантыннан мең тапкыр әһәмиятлерәк», — дип яза.

Гаспралы «Тәрҗеман» басмасының телен бөтен төрки халыкларына аңлашырлык итеп эшләргә тырыша. Аның иң зур хыялы бөтен төрки халыклары «бер телдә сөйләшү, язышу, аңлашу» була. Бу әдәбиятта, эштә берләшүгә китерәчәк дип ниятли Гаспралы. Бер яктан бу хыял бик матур булып күренсә дә, моның икенче ягы да ачыклана. 1905 елда чыга башлаган татар гәҗитләренең теле «Тәрҗеман» ныкы кебек булмаганга Гаспралы тәнкыйть белдерә. 

«Нур»

Чыгу вакыты: 02.09.1905 — 21.06.1914

Нигез салучы, редактор, нәшир, мөхәррир: Атаулла (Гатаулла) Баязитов

1905 елда беренче рус революциясенең татарлар өчен иң мөһим нәтиҗәсе гәҗитләр чыгаруга рөхсәт алу була. Әле кичә генә татарларга вакытлы матбугат чыгару мәсьәләсендә һәрбер үтенечкә «юк» дип җавап биргән түрәләр, шул ук үтенечләрне кабул итеп, үз имзалары белән беренче татар гәҗитләре чыга башлауга кул куялар. «Нур» исемле беренче татар гәҗите 1905 елда Петербург шәһәрендә чыга башлый.

«Hyp» гәҗите мөселманнарның рухи, иҗтимагый тормышын гына түгел, Россиядә яшәүче мөселманнарга кагылышлы закон актларын да бастыра. беренче номерлардан ук мөселман руханиларын, муллаларны хәрби хезмәттән азат итү мәсьәләсе буенча кискен бәхәсләр башлана.

«Нур» гәҗите чыккач, бөек Тукай:

«Төньяктан яшьнәп яшен бер нур орды,

Яктысыннан халыкның күзе чагылды», — дип яза.

Чыннан да, татар дөньясын яктыртып, ул үз эченә киләчәктә татар матбугатында булган иң бөек әдипләрне җыя, алар арасында Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Риза Фәхретдин, Шәриф Камал, Кәбир Бәкер кебек шәхесләр бар. 

Г.Тукай һәм И. Гаспралы каршылыклары

Тукайның «Нур» гәҗитенә турыдан-туры катнашы булмый. Гәҗит битләрендә аның шигырьләре, әсәрләре, публицистик язмалары басылмый. Белгәнебезчә, Тукай ахыргы сәяхәтләренең берсендә Петербургта, «Нур» идарәсендә кунакта була. Ә Гаспралыга килгәндә исә, ул үзенең «Тәрҗеман»ендә «Нур»да чыккан мәкаләләргә тәнкыйтен бер дә кызганмый. Мәсәлән, 1905 елның 95 санында чыккан мәкалә — «Еще о языке». Гаспралы «Нур» гәҗите телен «урам теле» дип атый. Бүтән мәкаләләрендә ул «мужик теле» дигән сүздән дә баш тартмый.

1906 елда Тукай «Фикер» гәҗитендә: «Егерме биш ел элек, кыйммәтле сигарет урынына махорка белән канәгать булган, ак күмәч булмаганлыктан, кара икмәк ашап тын чыккан кеше кебек, без „Тәрҗеман“ укырга мәҗбүр булдык һәм чын күңелдән аңа игътибар иттек.Шул вакыттан бирле без бик нык үзгәрдек! Үз койрыгыннан алда чапкан ат кебек, „Тәрҗеман“ гәҗите безгә ул вакытта бик алдынгы булып күренде. Ләкин хәзер чабышка безнең атлар чыкты: „Таң йолдызы“, „Вакыт“, „Фикер“. Без бу чабышка „Тәрҗеман“ ны да кертергә тырыштык. Тик шунда үк кемнең алда, кемнең артта икәнен күрдек», — дип яза.Бу сүзләр ул вакыттагы мөнәсәбәтләрне төгәл чагылдыра. Әле кичә генә «Тәрҗеман» татарга бердәнбер мәгълүмат чыганагы, яңалыкка омтылучы бердәнбер ирекле кош кебек күренсә, бүген инде ул искелекнең бер чагылышы гына булып кала.

1905 елдан башлап Идел буенда чыга башлаган татар гәҗитләре «Тәрҗеман» ның бу төбәктәге укучыларын киметә башлый. Моның төп сәбәбе — беренче татар гәҗитенең төрек-гәрәп-фарсы телендә басылуы була. Идел буенда яшәгән татарлар өчен бу телне уку уңайсыз тоела.

Бу хакта Тукай «Тәрҗеман» ның татарларга галякасе» дигән мәкаләсендә: «Минем уемча, «Тәрҗеман»ның без татарларга галякасе (бәйләнүе) бөтенләй юктыр. Чөнки, әүвәлән, аның теле — безнең телемезгә бөтенләй кире бер Кырым теледер. Икенче, ул хәзерге хөррият диңгезе ташыган вакытта да һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хәтта ишаннар вә муллаларның хәерхаһыдыр». –дип, яза.

Озак вакытта үтми Тукай, шул ук «Фикер» дә, «Тәрҗеман» гәҗитенең 85 санында чыккан мәкаләсенә карата үз фикерен яза. Ул тарихка «Тәрҗеман кязибе» (ялганы), дигән исем белән кереп калды:

«Милләт белән үзе теләгәнчә эш итеп файда табарга өйрәнгән «Тәрҗеман» бабай (И. Гаспралы) 85 нче номерлы газетасында, бер-ике юл ап-ачык ялган гыйбарәләр белән, белмим ни сәбәптәндер, безгә һөҗүм итәргә тели. Ул болай ди:

«Үлчәми эш итү, сөйләү шул дәрәҗәгә җитте ки, газеталарның берсендә шәригатьтә тәртип, эзлеклелек юк, хатын-кыз ачык йөрергә тиеш дигән фикер язылып, икенчесендә изге хаҗның мәгънәсез бер нәрсә булуы рәсемдә сурәтләп күрсәтелде».

Шулаймы соң, «Тәрҗеман» бабай, сүзегездә ялгышып китмисезме? Югыйсә, газеталарның күбәюеннән көнләшеп, яздырып алдыручы укучының (подписчикның) берәр меңе кимер дип куркып, безгә карата укучыларыбызда нәфрәт уятырга тырышасызмы?

Без кайсы санда шәригатьтә тәртип юк дидек һәм кайсы газетабызда изге хаҗның мәгънәсез булуы хакында яздык? Мондый ап-ачык ялган куллану сезгә нигә кирәк булды?

Болай дәвам итсәгез, исемегез «карагруһлар дистәсе»* (* Русчадагы «черная сотня — черносотенцы» мәгънәсендә) арасына язылып, тарихларда калачагын яхшы белегез. Аңлар булсагыз, татарчасы менә шулай.»

Тукайның «бабайга» карата төп дәгъвалары нәкъ шушы: гәҗит битләрендә хакимияткә карата артык уңай позиция, искелектә буталып, заман таләпләренә җавап бирмәү, ялган һәм мәкаләләрдә фикерне саклык белән белдерү. 

Шагыйрьнең әлеге дәгъваларын яшьлекнең кызу мизгелләре (Тукайга 1906 елда 20 яшь), иллюзияләр, дөньяга яшь, тәҗрибәсез караш белән аңлатып булыр иде. Ләкин ул әйткән сүзләрне яшьлеккә генә сылтап калдырырга кирәкмидер. Бар нәрсәдә яңалыкка омтылыш күрергә теләгән Тукай, искелектән, ялганнан баш тартырга чакыра. Бу ике кара тапны ул милләткә зыян китерүче итеп күрә. Ә «Тәрҗеман» битләрендә ил эчендәге сәясәткә, милләтне борчыган мәсьәләләргә карата йомшак фикер күзәтелә, ул күбрәк мәгърифәтчелекне алга сөрә. Гаспралы кеше тормышының мәгънәсен мәгърифәтчелектә күрсә, Тукай холкы белән — бунтарь. Аның үткен теле, милләтне иң беренче итеп тирән, күп гасырлык йокыдан уятырга тели, тик шуннан соң гына мәгърифәтчелеккә юл ачылачагына ышана. Фикерләр каршылыгы нәкъ менә дөньяга карашта килеп чыга. 

Тукай исә бөтен дөньяны тәнкыйть утына тоту яклы. «Дөнья бу йа!”(1906) шигырендә ул бөтен татар дөньясының үз вакыты өчен күренекле затларын, үзенең сатирик һөҗүменә дучар итә. Алар арасында консерватив «Бәянелхак» гәҗите нәшире, сәүдәгәр, хәйрияче, халыкта «Казанның татар губернаторы» дип йөртелгән Әхмәтҗан Сәйдәшев (үз сатирик язмаларында Тукай аны кыскача «Ахмакҗан» дип атый); күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербургта чыгарылган «Өлфәт» гәҗите мөхәррире — Габдерәшид Ибраһимов; күренекле нәшир, мөхәррир һәм мөгаллим, 1906 елдан 1918 елга кадәр иң зур тиражлы «Йолдыз» гәҗитен чыгарган Һади Максуди һәм хәтта Казанда 1906 елда дүрт ай гына чыгып, соңыннан ябылган демократик юнәлешле «Азат халык» гәҗите нәшире һәм мөхәррире Галиәсгар Камал да була. 

Тукай матбугат һәм аның алдында торучы кешеләр өстенә байтак таләпләр куя. Иң зур һәм иң төп таләп, әлбәттә, милләтнең мәнфәгатьләрен алгы планга кую, көн саен аңа файда һәм яңалык алып килү, фидакяр хезмәт итү.

Сорауга җавап

Милләтнең яктылыкка омтылуын туктатып булмый. Ул болытлы көннәрдә, күккә карап кояш нурын эзли. «Нур» — шиксез беренче чын татар гәҗите. Моңа хәтле күп гасырлар татарларга сулыш алырга бирмәгән сәясәт, «Нур» гәҗите чыгуы белән, кысылган фикерне уятырга ярдәм иткән мәйданга әйләнә. Аның чыгуы — татар күңеленең рухи яктан яңару вакытына эләкте, ул читлектән чыккан кош кебек татарның матбугатына, мәдәниятенә, күңеленә иҗат иреге бирде. Ул — беренче, ул — кабатланмас вакытның әйдаманы.

Ә «Тәрҗеман»? Ә Гаспралы белән Тукай каршылыгы? дигән сораулар туарга мөмкин.

Бу чор үзе бик каршылыклы. Безнең аңыбыз үзгәргән чор. Шуның өчен Гаспралы белән Тукай каршылыкларына бәя бирмичә калдырырга кирәктер. Алар икесе дә ул чорны тамыры белән үзгәрткән шәхесләр, икесе дә үз вакытларын аргамаклар кебек узып китүчеләр.

Бер фикерне генә төгәл әйтеп була.“Тәрҗеман» татарның күңеленә — үзгәрү мөмкинлегенә өмет салды, ә өмет — милләтнең аргамагы.

«Тукай ни язса да, барыбер „Тәрҗеман бабай“ тәрбиясендә үскән әдип»

«Тәрҗеман», 1905 елдан чыга башлаган татар гәҗитләре, Гаспралы һәм Тукай турында, тарих фәннәре докторы, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдерафикова белән сөйләштек.

«Тәрҗеман» гәҗитенең 20 гасыр башында басыла башлаган татар матбугатына ясаган йогынтысы нинди? «Тәрҗеман» беренче татар гәҗитләренә язу стиле бирә алганмы? 

Әлбәттә, «Тәрҗеман» гәҗитенең башка татар басмаларына йогынтысы бик зур булган. Бу гәҗит аша татарлар арасында госманлы мәдәнияте шактый таралган. Шуңа күрә беренче татар хикәя-романнарында да госманлы теле йогынтысы күренә. Мәсәлән, Муса Акъегет иҗаты яисә Гаяз Исхакыйның беренче язмалары. Шулай ук Петербургта, Габдерәшид Ибраһимов тарафыннан чыгарыла башланган «Миръат» гәҗитенең теле буенча «Тәрҗеман» традицияләре дәвамчысы. Шул ук вакытта «Тәрҗеман» гәҗите башкаларны урыс гәҗитләре стилистикасы белән дә таныштырган, чөнки басма ике телдә чыккан. 

1906 елда Г.Тукай «Тәрҗеманның кязибе» (ялганы) дигән мәкалә яза, Гаспралы бу сүзләргә җавап кайтарамы?

Тукай һәм аның яшьтәшләре бу чорда беренче рус инкыйлабы идеялары белән мавыгалар. Шуңа күре Гаспринский буынының басынкы карашлары аларга искелек кебек күренә. Исмаил бәй яшьләрнең тәнкыйть сүзләренә әллә ни игътибар бирми, үз эшен дәвам итә. Хәзерге тел белән әйткәндә, аның барыбер үз аудиториясе була.

Һәм, әлбәттә, Исмаил Гаспринскийның халык арасында булган абруена Тукай сүзләре белән генә әллә ни зыян да китереп булмас иде. Алар икесе ике буын кешеләр һәм шул уңайдан ике төрле мохиттә яшәгәннәр. Әмма Тукай ни язса да, барыбер «Тәрҗеман бабай» тәрбиясендә үскән әдип.

И.Гаспралы белән Г.Тукай арасында каршылыклар булганмы? Булса, алар нәрсәдә чагылганнар?

Алар арасында булган каршылыкларга билгеле «аталар-балалар» концепциясе күзлегеннән карарга була. Әйтеп үткәнчә, яңа татар гәҗитләре килеп чыккач, яшьләр башка басмаларны ныграк укый башлыйлар. Тел ягыннан да Идел-Урал төбәгендә чыккан гәҗитләр халыкчан телгә якын булырга тырышалар, ә госман-гәрәп-фарсы сүзләре күбрәк булган «Тәрҗеман» телен артта калган муллар теле дип караучылар да очрый. 

Ә Гаспралы үзе исә Тукайның иҗатын бик югары бәяли. Аның вафатыннан соң «Милләт оглы» дигән мәкалә дә язып чыга. Моннан тыш, Гаспралы Габдулла Тукай әсәрләрен төрек теленә тәрҗемәләргә дә ярдәмләшә. 

И. Гаспралы беренче татар гәҗитләре турында нинди фикердә булган?

Алдагы мисаллардан күренгәнчә, Исмаил Гаспралы татар тормышында 1905 елдан соң булган үзгәрешләргә уңай караган. Чөнки ул аларны милләт тәрәккыяте дип исәпләгән. ХХ гасыр башында күп кенә гәҗит-журналлар чыга башлавы, төрле җәмгыятьләр эшләве, яшьләрнең белемгә омтылышы — барсы да бит «Тәрҗеман» һәм Исмаил Гаспринскийның күп еллар буе эшләнгән хезмәт җимешләре. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100