Беренче татар боксёрын ни өчен «Кара малай» дип йөрткәннәр?
Патша заманында Нурмөхәмәт Алимов иң танылган татар спортчысы булган. Ул инглиз боксчысын 9 минут эчендә нокаутка җибәрә. ХХ гасырда, революциягә хәтле чыккан газеталар аның турында «Русия пәһлеваны» дип яза.
Алимов Нурмөхәмәт Ногман улы (кайбер чыганаклар Нур (Нурмагомет) Нивманович дип тә яза) 1892 елда Мәскәүдә гади татар гаиләсендә туа. Гаилә Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Питрәксә авылыннан Мәскәүгә күчеп килгән. Беренче татар боксчысының әтисе — йөк ташучы, әнисе тегүче булып эшләгән, малай үзе дә 10 яшеннән байда йомышчы булып эшли.
Урамда үскән татар малае Мәскәүдә боз өстендә уза торган йодрык сугышларында катнашырга ярата. Нәкъ менә шул вакытта ук аңа «Кара малай» кушаматы тагыла, чөнки Нурмөхәмәтнең тән төсе һәм чем-кара чәчләре башкалардан нык аерылып тора.
Урам сугышлары малайга бокс буенча халыкара матчка юл ача. 1911 елда бу матч Мәскәүдә уза. 18 яшьлек Нурмөхәмәт Алимов күп кенә көчле көндәшләрен нокаутка җибәрә һәм күпләрне, шул исәптән, инглиз боксы буенча тренер Владимир Жуковны шаккатыра. Тренер егеттә зур потенциал күрә һәм аны спорт түгәрәгенә чакыра. Шулай итеп, Кара-малай җитди спортка кереп китә.
«Кара малай» спортның күп төрләре белән кызыксына: тимераякта йөгерә, гер күтәрә, йөзә, велосипедта йөри, чаңгыда йөри һәм футбол уйный. Шулай да аның өчен төп спорт төре — бокс була. Ул вакытта боксы «инглиз көрәше» дип йөрткәннәр.
1914 елдан «Кара-малай» иң көчле боксчы буларак таныла. 1914 елның июлендә Нурмөхәммәт Алимов һәм инглиз боксчысы арасында турнир үтә. Нурмөхәммәт Алимов көндәшен 9 минут эчендә җиңә.
Шул елны «Пате» компаниясе вәкилләре бокс буенча Россия беренчелеген кинолентага төшереп ала. Анда Н. Н. Алимов, П. В. Никифоров һәм А. Г. Харлампиев сугыша. Әлеге кинохроника «Кара малай»ны тагын да таныта.
1915 елда Нурмөхәммәт Алимов Петроградта бокс буенча Россиянең абсолют чемпионы була. Татар газеталары язуынча, аңа «Русия пәһлеваны» исеме бирелә. 22 яшьлек «Кара-малай”ның фотолары «Русский спорт» журналы тышлыгында, татар гәзитләрендә чыга.
Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан, 1915 елда бокс буенча Россия чемпионы Алимовны армиягә алалар. Ул Белоруссия территориясендә, штыклар белән сугышта, беренче тапкыр немец солдаты белән очраша һәм исән кала. «Бокс булмаса, монда сөйләшеп утыра алмаган булыр идем», — дип искә ала ул. Соңрак ул солдатларны кул белән белән сугышырга өйрәтә башлый, разведчиклар әзерли.
Революциягә кадәрге чорда танылган боксчы җәмәгать тормышында актив катнаша. Солдат комитеты әгъзасы була, Бөтенроссия мөселман хәрби съездында катнаша. Гражданнар сугышы елларында Нурмөхәмәт Алимов Беренче мөселман социалистик полк командиры була.
Совет елларында Нурмөхәммәт Ногман улы Алимов төрле вазыйфаларда эшли. 1920 елларда ул сәүдә Халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Мәскәүдә ТАССРның сәүдә вәкиле була. Күпмедер вакыт ул хәтта Алабуга кантоны башкарма комитеты рәисе була. Үзбәкстанда, Әзербайҗанда, Кырымда, Ульяновск өлкәсендә, ТАССРда, Ленинградта һәм Мәскәүдә яши. Нурмөхәммәт Алимов танылган «Спартак»клубы оештыруда катнаша. Кызыл Байрак Ордены белән бүләкләнә.
1964 елда Мәскәүдә вафат була.