Беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтовтан соуста горбуша пешерү рецепты
«Татар-малай» балыкны духовкада пешерә.
Беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов — «Татар Малай»дан соуста горбуша пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: балык, «рыба в белом соусе» дигән тәмләткеч, 150 мл каймак.
Балыкны чистартырга, яхшылап юарга, телемләп турарга кирәк. Аннары табага тезәргә һәм соус белән каймакны бергә болгатып, балык өстенә салырга.
200 градуска кадәр кызган духовкада 20-25 минут пешерергә кирәк.