«Беренче тапкыр халыкка чыгабыз» - Замирә Рәҗәпова кечкенә кызын күрсәтте
Алып баручы Замирә Рәҗәпова – Куприянова кечкенә кызының фотосын урнаштырды.
«Безгә бүген 5 ай! Беренче тапкыр халыкка чыгабыз!
Таныш булыгыз Камилә Максовна! Безнен «ямьсез» кызыбыз! Ул безнең бер дә принцесса түгел!
СөбханАллаһ, МашАллаһ дияргә онытмагыз!» — дип язган ул.
«И кечкенә Замирә», «Әти-әни тигезлегендә үссен», «Күзләр тия күрмәсен», «Бәхетле бала булсын», — дип җылы сүзләрен җиткергәннәр инстачылар.