Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче сыйныфта укучы малай әнисен яклап, әтисенә пычак кадаган

Ир белән хатын талаша башлагач, сигез яшьлек малай кулына пычак ала.

news_top_970_100
Беренче сыйныфта укучы малай әнисен яклап, әтисенә пычак кадаган
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәре округындагы Ермолино бистәсендә сигез яшьлек малай әтисенә пычак кадап яралаган. Беренче сыйныфта укучы улы яралаган ир-атны хастаханәгә салганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне ир белән хатын талаша башлый. Шул чакта сигез яшьлек малай әнисен яклап, әтисенә ташлана. Ул әтисенең корсагына пычак белән суга. 

Тикшерүчеләр бу урында бармак эзләрен һәм аш-су пешерә торган пычакны алганнар.

«Ир-атны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә илтә. Урында булган хатын-кыз ире белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Алар соңгы ун елда гел талашып торган. Җәнҗал ире эчкәнгә килеп чыга. Шул сәбәпле Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең Дмитров шәһәре буенча тикшерү идарәсе тикшерүчесе профилактика чараларын тиешенчә үтәмәгән органнардагы вазифаи затларны тикшерә башлады», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Московский комсомолец» сайты хәбәр иткәнчә, бу малай әтисен үтерергә теләмәгән, хәзер ул хастаханәгә күчтәнәчләр алып килгән. Гаиләдә 7 һәм 14 яшьлек ике малай тәрбияләнә. 39 яшьлек әти кеше йөк ташучы, 37 яшьлек әниләре оператор булып эшли. Алар 14 ел бергә яши. Ир озаклап эчеп ала икән. Исерек вакытта ул өйгә кайтмый, аннары махмыр башлангач гаиләсе янына кайта. Менә шул чакта әти кеше агрессив була.  

«16 июньдә дә ир инде айнышып килә, тик әле махмыр бетми. Ул иртәнге дүрттә музыка кычкырта башлый, хатыны уяна, шуннан талаш чыга. Ир хатынын коридорга төртеп алып чыга, яный. Шунда балалар да уяна. Кече малай пычакка ябыша, олы малай исә туктатмакчы була. Ул әтисен үлде дип уйлый. Яра тирән булмаган. 3 сантиметрлы яраны табиблар тегеп куйган. Беренче сыйныфта укучы малай әнисе өчен куркуын, әтисен үтерергә теләмәвен әйтә. Хәзер ул тынычланган, әтисе янына хастаханәгә хәл белешергә дә барган», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100