news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче сыйныфта укучы малай белән психолог хатын мәктәптә сугышкан

Беренче сыйныфта укучы малай белән психолог хатын мәктәптә сугышкан

news_top
Беренче сыйныфта укучы малай белән психолог хатын мәктәптә сугышкан

Мәскәүдә мәктәп бинасында беренче сыйныфта укучы малай белән психолог хатын-кыз сугышкан. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте. 

«Корнейчук урамында урнашкан мәктәптә тәнәфес вакытында психолог беренче сыйныф укучысын кыйнаган», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Малайның әнисе вакыйга турында үз версиясен сөйләгән. Аның беренче сыйныфта укучы баласы сыйныфташлары белән талашкан. Шуннан соң психолог малайны класс бүлмәсенә сөйрәп алып кергән. Ул баланы тынычландырмакчы булган. «Интерфакс» агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, баланың башы имгәнгән, тәне сыдырылган, кара янган урыннары бар.

Соңрак бу психолог үзе дә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда полициягә хәбәр килгән. Хастаханәдә ачыкланганча, психолог хатын-кызның кулы имгәнгән. Бу травмаларны беренче сыйныфта укучы агрессив бала ясаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара», — дип аңлаткан агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар