Беренче сыйныфта укучы кызны укытучысы сугып имгәткән
Беренче сыйныфта укучы кызны укытучысы сугып имгәткән
Санкт-Петербургның 13нче коррекция мәктәбендә беренче сыйныфта укучы кызга укытучысы суккан. Кызның баш мие селкенгән, хәзер ул дәвалана. Бу хәбәрне "Фонтанка" сайты язган.
Сигез яшьлек бала сүзләренчә, укытучы хатын-кыз аңа "продленка" вакытында суга. Баланың хәле начарлана, аңа табиблар чакырталар. Баш мие селкенүдән тыш, алар баланың маңгае бәрелгәнен һәм ябык баш сөяге-баш мие травмасын ачыклый.
Мәктәп директоры Анна Казакова ситуациягә аңлатма бирә алмаган. Укытучы белән бала арасында нәрсә булганы әлегә билгесез.