Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче сыйныфта укучы дүрт бала мәктәп ашханәсендә пешкән

Беренче сыйныфта укучы дүрт бала мәктәп ашханәсендә пешкән

news_top_970_100
Беренче сыйныфта укучы дүрт бала мәктәп ашханәсендә пешкән
Кемерово өлкәсендәге Междуреченск шәһәрендә мәктәп ашханәсендә фаҗига була. Беренче сыйныфта укучы дүрт бала кайнар суга пешә. Бу турыда ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Кайнар су салынган термопот ауган һәм балалар кайнар суга пешкән, диелә хәбәрдә.

Төбәктә Катастрофалар медицинасы үзәге вәкиле Антон Дужик сүзләренчә, ике бала тәненең 10 проценты пешкән. Аларны травматология бүлегенә салганнар. Тагын бер кызның тәненең 15 проценты пешкән, аны реанимациядә дәвалыйлар. Кызның куллары һәм аяклары имгәнгән. Тагын бер бала пешкән, аны дәваланырга өенә озатканнар.

Междуреченск шәһәре хастаханәсе баш табибының дәвалау эшчәнлеге буенча урынбасары Ирина Даутова сүзләренә, балаларның хәле стабиль дип бәяләнә.

Междуреченск шәһәре администрациясендә комиссия төзелгән. Вакыйганы шушы комиссия тикшерә.

Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча тикшерүчеләре ачыклаганча, балаларның берсенең саксызлыгы аркасында, термопот ауган һәм башка балалар кайнар суга пешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100