Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче сыйныф укучысын укытучы котыртуы буенча классташлары кыйнаган

Беренче сыйныф укучысын укытучы котыртуы буенча классташлары кыйнаган

news_top_970_100
Беренче сыйныф укучысын укытучы котыртуы буенча классташлары кыйнаган
Мәскәү янындагы Химки шәһәренең 1 Г сыйныфында укучы малайны мәктәптә классташлары кыйнаган. Моңа аларны укытучы котырткан. Бу хәбәрне "Подмосковье сегодня" электрон газетасы хәбәр итә.

Укытучының сәер шаяртуы аркасында бала җитди имгәнгән.

- Физкультура дәресендә бала егылган, шуннан соң укытучы балаларга: "Бүген бездә каннибаллар көне. Адәм итен кем тели? Аягын пычкы белән кисә аласыз!" - дигән. Бөтен балалар сабыйга ташланган һәм кыйный башлаганнар. Бала бик нык имгәнгән, "аның башына тотынып та булмый иде, бөтен җире авырта  иде", дип сөйләгән баланың әтисе.

Малайның әти-әнисе аны травмпунктка алып киткән. Табиблар баланың баш мие селкенүен ачыклаган һәм аны Мәскәүгә шәһәр балалар клиник хастаханәсенә җибәргәннәр.

Әти кеше мәктәп директорыннан бу хәлне аңлатуын сораган. Физкультура укытучысы Ольга Башкирова аңлатма биргән: имеш, ул шаярткан гына, шулай итеп дисциплина урнаштырып булмасмы дип уйлаган. Әмма баланың ата-анасы бу җаваптан канәгать түгел. Алар улларына суд-медицина эскпертизасы уздыра.

Химки мәктәбендәге бу вакыйга җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган. Мәктәпкә Мәскәү өлкәсенең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ксения Мишонова һәм Химки главасы Дмитрий Волошин килеп киткәннәр. Директор, физкультура укытучысы һәм баланың әти-әнисе белән аралашкач, алар балага ярдәм итәргә вәгъдә биргәннәр. Директор 1 Г сыйныфы укучылары һәм аларның ата-аналары алдында гафу үтенгән.

- Укытучы эшендә дөрес ысуллар сайламаган һәм балаларны вакытында туктата алмаган. Ул озак еллар өлкән класслар белән эшләде, беренче сыйныфлар белән беренче елын гына эшли, - дип аңлаткан директор. - Ул бу инцидент чыкканына бик үкенә, хәзергә "больничный" алды.

Соңыннан физкультура укытучысының үзе теләп гариза язып эшеннән китүе билгеле булган. 

Ксения Мишонова 22нче мәктәптә булган бу хәлне шәрехләп: "Без Дмитрий Волошин белән бу хәлне тикшердек. Мәктәптә булдык, директор, укытучы белән сөйләштек. Кызганыч, бөтен фактлар расланды. Укытучы үзенең ни өчен шулай эшләвен аңлата алмады. Укучыларның дәресләрдә андый сүзләрне еш ишетүе дә ачыкланды. Без зыян күргән бала янында да булдык. Ата-анасы бик борчыла, әлбәттә, гәрчә алар башка ата-аналардан зур ярдәм тоя. Бала молодец, үзен кулда тота. Шушы көннәрдә аның белән психолог эшләячәк. Без бу гаиләгә бар яклап ярдәм итәргә әзер, бу хәлдән килеп чыккан нәтиҗәләрнең зыянын ничек тә юк итәргә тырышачакбыз", - дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100