Беренче совет атом бомбасын ясаучылардан соңгы галим 101 яшендә вафат
Халатников озак еллар буена Ландау исемендәге Теоретик физика институтын җитәкли, МФТИда укыта.
Россия Фәннәр академиясенең иң өлкән вәкилләренең берсе, беренче совет атом бомбасын ясаучыларның берсе булган физик-теоретик Исаак Халатников вафат. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Галим 101 яшендә бүген үлгән.
Ул академик Ландау җитәкчелегендәге галимнәр төркемендә атом бомбасы ясау белән шөгыльләнгән. Беренче бомбаны 1949 елның 29 августында уңышлы сынап караганнар. 1952 елда Халатников икенче дәрәҗәдә Сталин премиясенә лаек булган.
1965-1992 елларда Халатников Ландау исемендәге Теоретик физика институтын җитәкли. Күп еллар дәвамында МФТИда укыта.
Галимнең биографиясен РИА Новости сайтында укырга була.