Беренче Сабан туе: Чувашиянең Сориле авылында милли бәйрәм гадәттәгечә узмады
Татарның быелгы беренче Сабан туе бәет-мөнәҗәтләрдән башланды.
Чувашия Республикасындагы Сориле — Яльчек районында урнашкан бердәнбер татар авылы. Авылның 350 еллык юбилее уңаеннан 29 майда «Татар милли авылы: кичә, бүген, иртәгә» дигән фәнни-гамәли конференция һәм Сабантуй бәйрәме узды.
Авыл халкы ерактан килгән кунакларны сый-хөрмәт тулы өстәл белән каршы алды. Авылга килеп керү белән динилек сизелеп тора. Барлык татар абый-бабайлар кәләпүш кигәннәр, апа-әбиләр яулык япканнар иде. Сөйләгән һәр ике сүзнең берендә Аллаһы Тәгаләне искә алалар. Күрәсең, динилек бу авылда шундый көчле.
Бәйрәм чаралары конференция белән башланды. Анда татар халкы; татар авылының киләчәге, бүгенгесе, үткәне; ислам дине; Сориле авылы, аның күренекле кешеләре хакында сөйләштеләр. Чара изге Коръән сүрәләрен укудан башланды. Аны Ильяс хәзрәт Сафианов укыды.
Сориле авылыннан 1 миллион терлек сугышка озатыла
Сориле тарихы белән авылда күп еллар укытучы булып эшләгән Җәүдәт Закиров таныштырды. «Безнең авылыбызның төпләнүе 1552 елда ук башлана, 1670 елда безнең авылларда регистрация ясап йөриләр, шунлыктан шул дата кереп калган», — дип сөйләде ул.
1780 елда, Сембер наместниклыгын төзегәндә, Сориле авылы Буа өязе составына 1920 елның 25 июненә кадәр керә. Авылның русча исеме — Ишмурзино-Суринск. Бу исем авылга беренче булып абыйлы-энеле Ишморатовларның күчеп килүе белән аңлатыла. Халыкның беренче өлеше «без чукынмыйбыз, без мөселманнар» дип чукындыру башлангач килеп урнаша, ә икенче төркем чукынган булса да, аны кабул итмиләр. Алар соңрак килеп утыра. Бу ике төркем дә берләшеп, шушы авылны оештырып яши.
— 1670 елдан бирле безнең халык арта барган, ә халык иң күп булган ел — 1911. Ул елда 1010 кеше булган. Шуннан соң сугышлар, төрле һәлакәтләр нәтиҗәсендә безнең халык саны әзәя бара. Районда ул чакта ике электр станциясе була, иң башта бездә куела. Без аны хәзер яңарта башладык. Шулай ук авылыбызда мәктәп иң беренчеләрдән төзелгән. Башта мәдрәсәләрдә абыстайлар, имамнар укыткан. Заманалар үзгәрә башлагач, мәдрәсәләрне мәктәпкә үзгәрткәннәр. Мәдәният йорты 1948 елда төзелә, ә китапханә инде 1936 елдан бирле эшләгән, — ди Җәүдәт Закиров.
Сориле авылының районнары да гел алышып торган. Башта Буа, аннары Батыр, Яльчек, Батыр, аннары кабат Яльчек районына кергән. Хәзерге вакытта авыл Яльчек районына керә.
— Безнең як иң күп терлек асраучылар ягы санала. Сугыш вакытында район 2 миллион терлек биргән булса, шуның 1 миллионы безнең авылдан җибәрелә. Күпме иген, ашлык булган, шуны фронтка җибәргәннәр. Авылдан 226 кеше сугышка киткән булса, шуның 116сы кире әйләнеп кайта. Шулар арасыннан Ульяновск шәһәрендә яшәүче Габделхәй абый подполковник булган, ул һаман да исән.
Екатерина патша мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, безгә Буа районы Тинчәле авылыннан Хәмидулла мулланы җибәрәләр. Анда иң зур мәдрәсә булган, шунда укытканнар һәм төрле мөселман авылларына муллаларны җибәргәннәр, — ди Җәүдәт Закиров.
«Бүген авылда 180 кеше генә яши»
Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Фаик Идиятуллин да авыл тарихына өстәмәләр кертте. «Безнең авылыбызның тарихын өйрәнү — киләчәккә нигез салу. Без, монда чакырылган кунаклар, авылыбызда туып үскән һәм чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да бу тарихка өстәмәләр кертергә тиеш, чөнки әле барысы да өйрәнелмәгән, язылмаган. Кем 7 бабасына кадәр нәселен белми, аларның киләчәге юк», — диде ул.
— Авылга нигез салынгач, авыл үскән, алга таба барган, җирләре күп булган. 1700дән артык гектар җире булган, революция вакытында да кешеләр мул яшәгәннәр, зур кибетләр тотканнар, аннары зур сельпо эшләгән. Күмәкләшү чорларында авылда «Марс» колхозы төзелгән. Аны Абдулла Гаязов җитәкләгән, — ди Фаик Идиятуллин.
1931-1946 елларда Абдулла Гаяз улы «Марс» колхозын җитәкли. Сугыш вакытында бу алдынгы хуҗалык әгъзалары Кызыл Армиягә зур ярдәм күрсәтәләр. Гаязов үзе «Чувашия колхозчысы» танк колоннасы төзелешенә 105 мең сум, ә Советлар Союзы герое очучы-истребитель А. В. Кочетовка самолет сатып алу өчен 110 мең сум акча керткән, илнең оборона фондына 178 пот икмәк биргән. Сориле авылына Югары Башкомандующий И. В. Сталиннан ике тапкыр Рәхмәт телеграммалары килгән.
— Ә бүген авылда 180 кеше генә яши, балалар да әз, өйләнүчеләр дә юк. Менә шуларны авылыбызда калдырып, аларга эш табарга кирәк. Без генә моны чишә алмыйбыз, моның өчен Россиянең ярдәме кирәк. Яңадан авылларны яңарту өчен яхшы предприятиеләр, эш урыннары булырга тиеш. Авыллар бетә, иптәшләр. Мондый бәйрәмнәрен ешрак үткәрик. Тарихны яңартыйк. Авылыбызны саклап калыйк, — дип аңлатты элекеге авыл башлыгы.
Алга таба котлау сүзләре Чувашия Республикасы Яльчек районы хакимияте башлыгы урынбасары Николай Петровка бирелде. «Сориле — районның иң борынгы авылларының берсе. Озак еллар дәвамында авыл татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калды. Күп кенә гасырлар дәвамында Яльчек районындагы мөселманнар һәм православ диндәгеләр тынычлыкта һәм татулыкта яшәгәннәр», — диде ул.
«Совет чоры, Бөек Ватан сугышы белән генә дөнья башланмаган»
Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Флера Сәйфуллина соңгы елларда Татарстанда, Татарстаннан читтә яшәгән татарлар дөньясында да үзләренең чыгышы, тарихы турында кызыксынучы бер юнәлеш көчәйгәнен әйтеп узды.
— Аеруча Совет иле таркалганнан соң бу юнәлеш көчәеп китте. Сезнең бу бәйрәмнең дә бер мәгънәви, тирән үзенчәлеген күрәм. Без нигездә барыбыз да авылдан чыгып кеше булдык. Шуңа күрә бүген авылны, аның яшәешен саклаучылар алдында баш ияргә тиешбез. Безне туендыручы, үстерүче, гыйльми, рухи азык бирүчеләр дә нәкъ шушы авыл җирендә яшәгән ата-бабаларыбыз. Без кая гына йөреп, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, иң беренче чиратта үзебезнең туган җиребезгә, туган туфрагыбызга, ата-бабаларыбыз каберләренә кайтып, баш ияргә тиешбез.
Әлбәттә, бу төбәкләр арасында заманында ук дини бер бәйләнеш була. Мин Тинчәле авылында туып үскән кеше. Безнең авылның үзендә генә дә 20нче гасыр башында 5 мәчет һәм алар каршында мәдрәсә була. Иң беренче мәчет 1764 елда безнең авылда төзелә. Бу Казан ханлыгы таркалганнан соң яңадан 18нче гасыр ахырларында татарларга күпмедер мөмкинлекләр ачылган заман.
Мин әдәбият галиме, хезмәтләрем нигездә әдәбиятны өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм, әлбәттә, әдәбиятны өйрәнгәндә без тарихка мөрәҗәгать итәбез. Чөнки шәхесләрнең, язучыларның кайдан чыкканын, токымнары кайдан килгәнлеген белү кирәк. Мәсәлән, Касыйм һәм Ибраһим Бикколовлар турында мәгълүматны төрле архивлардан, ФСБ архивларыннан да тупладым. Әлеге шәхесләр үз заманының имам-хатыйплары булган. Болар икесе дә 1937 елларда юк ителгән шәхесләр, андыйлар безнең авылларда меңләгән.
Олысы Касыйм Бикколов укытучы һәм шул ук вакытта мәчеттә имам-хатыйп та була. Аның туганлык җепләре Абдулла Гаязовка барып тоташа. Ибраһим Бикколов — журналист, Тукайның якын дусты. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Себергә Томск өлкәсенә китеп татарча укыткан, татар газетасы ачкан шәхесләрнең берсе һәм соңгы көненә кадәр Фатих Әмирхан белән дус булып яшәгән. Фатих Әмирхан аларның әтиләренең вафатына кайткан дигән мәгълүмат та бар.
Һәрбер авылда безне кеше иткән, безне авыл итеп яшәткән, шушы урынга нигез салган шәхесләр бар. Менә шушы мәгълүматлар бездән калган, соңгы буыннарга да җитәргә тиеш. Совет чоры, Бөек Ватан сугышы белән генә дөнья башланмаган икәнен, алар гына безнең тарихыбыз түгеллеген аңларга кирәк. Әле Сориле авылына да 350 ел дип әйтәбез дә, авылыбыз аннан да алдарак булган дип сөйләү үзе үк шушы борынгы тарихыбызга игътибарыбызны күрсәтә.
Аннан соң игътибар итегез әле, безнең татар авыллары нинди җирдә урнашкан? Үзенең суы да, урманы да юк. Ни өчен борынгы бабаларыбыз шулай килеп утырганнар икән? Рәхәт кенә җирдә яшәмәгәннәр? Күбесенең яшәү мәгънәсе үзенең динен, рухын саклау булган. Безнең як халкы җиңел генә агачтан җимешләр коеп яшәмәгән. Шушыны сез дәвам иттерүчеләр. Сезнең оныкларыгыз, Алланың рәхмәте белән, шушы җирләргә кайтып, тормышын дәвам итсеннәр иде.
Совет чорында бөтенебез рәхәт тормышка күчтек, шәһәрләргә киттек, гыйлем алабыз, дидек. Күбебез шушында яшәп тә калды, әмма авыл җирен, аның каберлекләрен карап торган, яңа мәчетләр салган, искеләрен барлаган кешеләр бар, аларга олы рәхмәтләр, — дип сөйләде Флера Сәйфулина.
«Татар теле — ул бары татарның теле»
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рифат Җамал исә болай җыелуның зур бәйрәм икәнен ассызыклады.
— Мин сезгә карап торам, монда бөтенесе өлкәннәр. Балалар кайда? Мин башка җирләрдә дә чыгыш ясыйм, шулай ук өлкәннәр утыра. Ә 10, 20 елдан кем утырачак монда? Без бүген шул турыда уйларга тиеш.
Хәзер дингә игътибар зур. Милләтләрнең дине төрле була ала. Ә татар теле ул — бары татарның теле. Кайберәүләр хәтта аңлап та җиткермиләр, тел булмаса, җыр булмый. Татарча җырламаган татар татар булмый. Сезнең дә мәктәбегез юк, беткән. Кеше телне мәктәптә белә, чөнки иртәгә нинди телдә җавап бирәсен ул шул телдә уйлый. Бүген сезнең гаиләләрегез өстендә зур бурыч ята, чөнки балаларыгыз, оныкларыгыз гаиләдә генә татарча өйрәнә ала. Атнага бер-ике сәгать укып, тел белмиләр. Мәктәптә сезнең кайсыгыз немецча, кайсыгыз инглизчә укыды. Беләсезме? Белмисез. Шуңа күрә гаиләдә без татарча сөйләшергә тиеш.
Үзебезнең арада да мин татар түгел диючеләр бар. Билгеле, безнең халыкның тамырлары төрле. Без Болгардан, Алтын Урдадан да чыкканбыз, һәрберсенең тәэсире булган. Татарның таркалуына борчылып, минем мондый шигъри юлларым бар:
«Кайсы кыпчак, кайсы Болгар, кайсы Алтын Урдадан,
Әйтерсең лә татар дигән милләт һич тә булмаган.
Берсе мишәр, берсе типтәр, кайсылары керәшен,
Әйт, татарым, син кайда соң, төшләремә керәсең».
Без бөтенебез дә татар. Шул ук керәшен дә татар. Аның дине - аларның эше, ләкин алар татар, татарча сөйләшә. Без бүлгәләнер өчен ул дәрәҗәдә күп түгел, — дип әрнеп сөйләде ул.
«Татарлар һәм чувашлар арасында Миначев — дөнья күләмендәге йолдыз»
География фәннәре кандидаты, доцент, кафедра профессоры, Чуваш халык академиясенең хакыйкый әгъзасы Федор Карягин, барыннан да элек, татар телен өйрәнмәве өчен үзе алдында гаепле икәнен әйтте.
— Бабаларым татар телен бик яхшы белә иде. Үзем Чувашиянең Батыр районыннан. Кечкенәдән үк татар телен ишетеп үстек. Бабаларым сезнең авыл белән дус иделәр. Кызганыч, мин үз алдыма татар телен өйрәнү максатын куймадым.
Еш кына безнең коллегалар урам исемнәрен атау, үзгәртү планнарын тәкъдим итәләр. Нигездә, мәдәният эшлеклеләре тәкъдим ителә. Фән эшлеклеләрен еш кына оныталар. Космонавтлар хөрмәтенә аталган урамнар бар. Чувашия — Россиянең, Мәскәүдән кала, өч космонавтка ия булган бердәнбер төбәге: Андриян Николаев, Николай Бударин, Муса Манаров. Чувашиядә академиклар аз. Барлыгы өчәү: Иакинф (Никита Яковлевич) Бичурин, Алексей Крылов, Хәбиб Миначев.
Бичурин белән Крыловка килгәндә, алар исемендәге урамнар да, һәйкәлләр дә бар. Миначев исеменә килгәндә, монда без хилафлык күрсәтәбез. Бу барлык хакимиятнең дә, фәннең дә, җәмәгатьчелекнең дә җитешсезлеге. Дөрес, Чабаксар урамнарының берсенә Миначев исемен бирдерүгә ирештек. Әмма бу гына аз.
Без Миначевның илебезнең, техника үсешенә керткән өлешен чын-чынлап бәяләргә тиеш. Без менә шулай очрашсыннар, яшәсеннәр өчен ул бик күп эшләде. Кызганыч, аның исеме бик озак вакытлар сер итеп сакланды. Аның күп хезмәтләре басылып чыкмаган, серләр әлегә кадәр ябык. Аның эшчәнлегеннән башка без космоска беренче булып чыга алмас идек. Безнең республика башкаласында без бөек галимгә һәйкәл куярга тиеш. Мин, әлбәттә, күп кенә химикларны — Зеленский, Бутлеров һәм Арбузовларны да беләм. Әмма алар руслар. Ләкин нәкъ менә татарлар һәм чувашлар арасында Миначев — дөнья күләмендәге йолдыз. Без бу хакта онытырга тиеш түгел. Без горурланырга тиеш, — дип сөйләде ул.
«Татар һәм мөселман булуыбыз башка кешеләргә ышаныч бирергә тиеш»
Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов татар халкының динен, гореф-гадәтен саклап калу зур бурыч икәнен, шул исәптән Сориле авылының 350 еллык юбилеен билгеләп узу элеккеге буынны искә алып, аларның рухына дога кылу булуын әйтте.
— Бүгенге көндә һәрбер татар авылларында мәчетләр авыл тормышында олы хезмәтләрен алып баралар. Быел күп кенә авылларда мәчетләрнең юбилейлары уза. Иң олы мәчетебезгә 30 ел булды. Тагын бер мәсьәләгә халкыбызның игътибарын юнәлтәсем килә. Авылларда телебез, гореф-гадәтләребез саклана, ә ник шәһәрләргә, төрле төбәкләргә чыгып киткәч, үзебезнең тәртипләребездән читкә борылабыз?
Динебезне, телебезне, гореф-гадәтебезне саклау өчен дә тарихыбызны белеп, аны киләчәк буынга калдырмасак, безнең халык яшәрме икән? Бу мәсьәләдә уйланыйк. Барыбызны да Аллаһы Тәгалә мөселман итеп яралткан, безнең динебез, китабыбыз бар. Пәйгамбәрләребезнең хәдисләрендә күршеләрегез белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз дип әйтелә. Без шәһәрләргә килгәч, минем күршемдә татар яки мөселман булыр дип сайлый алмыйбыз. Без менә шул шартларда башка дин әһелләре, башка милләт әһелләре белән яшәүче халык буларак, безнең татар һәм мөселман булуыбыз башка кешеләргә ышаныч бирергә тиеш. Ни сәбәпле ышаныч бирергә тиеш? Синең әдәбең, тәртибең, кешелеклелегең ышанычлы булырга тиеш, кеше зарар күрердәй, менә болар кемнәр икән диеп, куркып шикләнә торган халык булырга тиеш түгел.
Безнең өч тәкъдимебез бар: 1. Сориле авылының тарихын туплап, һәрбер авылдашларыбызның кулына килеп җитәрдәй китап әзерләү. Аны яшьләр өчен электрон форматта да әзерләү дигән ниятебез бар. Читтәге якташларыбыз да күреп, авыл тарихы белән кабаттан кызыксынсын өчен, Сориле авылының сайтын булдыру, ютубта, инстаграмда битен ачу. 2. Безнең мәчетләребездә, авыл халкын берләштереп, олы хезмәт күрсәткән авыл имамнарының тарихын барлап, мәчетебез тарихында имамнарның исемлек тактасын барлау. 3. Бөек академик Хәбиб Миначевка Чувашия республикасы Чебоксар шәһәрендә һәйкәл булдыру, — дип, үз фикерләрен җиткерде ул.
Халык концертка сусаган иде
Конференциядән соң Сабантуй бәйрәме узды. Сабантуй дигәч, һәркемнең күз алдына көрәш, милли уеннар, җыр-биюләр килә торгандыр. Мин дә шуларны күрермен дип бардым. Бәйрәмнең үзенә күрә бер дини төсмердә булуы ачык сизелеп торды. Сабантуй балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең мөнәҗәт, бәет әйтү, шигырьләр уку бәйгесеннән башланып китте. Кече яшьтән үк балаларның бик оста итеп мөнәҗәтләр әйтә белүе аеруча таң калдырды. Димәк, аларны кечкенәдән үк иманлы, кыйблалы итеп үстерәләр.
Мөнәҗәтләр әйтү буенча Гөлнара Мәсәева - 1, Әлфис Хисаметдинов — 2, Гөлшат Садриева 3 урыннарны яуладылар. Шигырь номинациясендә Иркә Мәсәева - 1, Айсылу Нәзметдинова — 2, Самира Саликова 3 урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләр, бергәләп, халкыбызның гимны — «Туган тел» җырын башкардылар. Алга таба бәйрәм милли җырлар белән үрелеп барды. Батыр районының «Ялкын» ансамбле һәм авыл үзешчәннәре чыгышлары белән авыл халкын куандырды. Янымда утырган абыйлар татар концертларына сусауларын, яшьлекләрен искә төшерүләрен әйттеләр. Сабантуйда әби-бабайлар, урта яшьтәге милләттәшләребез яшьләргә караганда күбрәк иде. Кояш бик кыздырса да, әбиләр үз урыннарыннан тормыйча, бәйрәмне яратып карадылар.
Авылны үстерүгә зур өлеш керткән активистларны Дәүләт грамоталары, Бөтендөнья татар конгрессы, Яльчек районы администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.