Беренче профессиональ татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин: "фанатик татар" ничек күренекле галим булып киткән
Быел күренекле татар тарихчысы, публицист, тюрколог һәм язучы Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе, Казан галименең тормыш юлы хакындагы мәгълүматлар белән танышу өчен, Татарстан Дәүләт архивында булды.
Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә (иске стиль белән – 1887 елның 15 июнендә) Казанда туа. Аны иң беренче профессиональ татар тарихчылары рәтенә кертергә була. Ул – бүгенге көндә дә кыйммәтен югалтмаган күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы.
Яшь вакытында ул рус язучысы Лев Николаевич Толстой иҗаты һәм социализм идеяләре белән мавыга. Газизнең әтисе Салих хәйрияче, казна заказларын үтәүче мануфактура хуҗасы була. Нәкъ менә әтисе улында әдәбият, рус теле һәм тарихка мәхәббәт тәрбияли.
Газиз Гобәйдуллинның Татарстан Дәүләт архивында сакланган беренче документы – Казан гимназиясенә кергәндә язган автобиографик очеркы. Уку йортына керү өчен булачак гимназистлар мәҗбүри рәвештә үз тормышындагы барлык вакыйгаларны сурәтләгән кулъязма тәкъдим итәргә тиеш булган. Газиз Гобәйдуллин башта – әтисе сөйләгәннәргә, соңрак үз истәлекләренә таянып тормыш юлы хакында бәян итә.
«Бу гимназиядә сынауны экстерн рәвешендә биргәннәр, ягъни ниндидер сәбәпләр аркасында биредә укый алмасалар, карьера баскычы буйлап югары күтәрелү һәм алга таба уңышлы белем алу мөмкинлегенә ия булу өчен, читтән торып өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшырганнар. Әмма имтиханга үткәрсеннәр өчен, алар тәрҗемәи хәлләрен бәян итәргә тиеш булган», - ди ТР Дәүләт архивының бүлек башлыгы Ольга Федотова.
Гобәйдуллин үз кулъязмасын коры фактлар белән генә тутырмый, ә имтихан алучыларга үзенең омтылышлары һәм теләкләре турында да сөйли. Анда тарихчы үз тормышын төрле өлешләргә бүлеп, аларның һәркайсын җентекләп сурәтли.
«Минем тәрбиям һәм башлангыч белемем шундый булды - ул миннән фанатик татар «әвәләргә» тиеш иде. Мине, мәсәлән, бала чагымда һәрдаим руслар белән куркытып, русларга кагылышлы бөтен әйбердән баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Әмма бу балачакта гына шулай булды, чөнки алга таба рус һәм Европа мәдәнияте белән үзем дә теләп таныштым, әтием дә моңа каршы килмәде», - дип яза булачак галим үз иншасында.
Шул заман традициясе буенча, Газиз Гобәйдуллинны иске мәдрәсәгә бирәләр. Анда, нигездә, гарәп телен өйрәтәләр, текстлар ятлаталар. Булачак тарихчыга мондый укыту алымы ошамый. Тәрҗемәи хәлендә ул бөтен вакытын мәдрәсәдә үткәрүе, әмма текст ятларга берничек тә өйрәнә алмавы турында яза. Ул һәрвакыт күбрәккә өмет итә. Шунысын да искәртик: әтисе аны аңлый һәм ярдәм кулы суза - улына фарсы һәм төрек теле укытучылары яллый. Нәтиҗәдә, ул төрек телендәге китапларны иркен укый башлый. Тиздән рус телен дә һичшиксез белергә кирәклегенә төшенә.
«Ул Жюль Верн һәм Александр Дюманың төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрләрен укып чыга. Һәм анда Европа мәдәниятенә карата зур кызыксыну уяна – рус язучыларының тәрҗемә әсәрләрен укый башлый. Газиз Гобәйдуллин рус теленнән башка үзенә бик кыен булачагын аңлагач, әтисе аңа бер студент яллый һәм ул Газизгә рус телен үзләштерергә булыша», - дип сөйли Ольга Федотова.
Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң булачак тарихчы университетка керергә карар кыла. Дәүләт архивында бер документ сакланган, анда Газиз имтиханнар тапшырырга һәм югары уку йортында белем алуын дәвам итәргә рөхсәт итүләрен үтенә. 1910 елда Гобәйдуллин Казан император университетының юридик факультетына укырга керә.
«Ул юридик факультетта бер ел белем алгач, юриспруденция – үз юнәлеше булмавын, тарихка һәм башка гуманитар фәннәргә күңеле ятуын аңлый. Шуннан соң ул тарих факультетына күчерүләрен сорап, университетка тагын бер гариза бирә», - дип сөйләделәр Дәүләт архивында.
1911 елдан Газиз Гобәйдуллин тарих факультеты студенты була, аны махсус сертификат белән тәмамлый.
«Тулы курсны тәмамлаганнан соң таныклык биргәннәр. Әгәр студентлар үзләренең диплом эшләрен якласа, ул чагында диплом тапшырганнар. Газиз Гобәйдуллин диплом якламый һәм нәкъ менә шуңа күрә дә аңа университет тәмамлавы һәм лекцияләрнең тулы курсын тыңлавы хакында таныклык бирәләр», - ди Дәүләт архивы хезмәткәре.
Шунысын да искәртик: университетта укыган вакытта күренекле тарихчы-публицист Рабига Казакова белән таныша һәм 1914 елда аның белән гаилә кора. Шул ук вакытта аңа университет директорыннан туй үткәрү өчен рөхсәт сорарга туры килә – ул заманда тәртипләр шундый була.
Бу вакытта Гобәйдуллин татар халкы тарихын өйрәнүне алга таба да дәвам итәргә кирәклеген аңлый.
1917 елда Газиз Гобәйдуллин Казанда тарихчы галимнәр әзерли торган Төньяк-Көнчыгыш этнография археология институтына нигез сала. 1921 елда ул Шәрык академиясе дип үзгәртелә, аның укытучылары арасында тарихчы үзе дә була. Татарстан Дәүләт архивында академия һәм мөгаллимнәр турындагы барлык документлар, шулай ук тарихчының ул замандагы шәхси фотолары сакланган.
Академиядәге мөгаллимлек эшчәнлегеннән тыш (ул анда 4 ел укыта), Газиз Гобәйдуллин музей комиссиясенә дә керә, тиздән ул музейлар эшләре буенча бүлек дип үзгәртелә. Шулай ук үзенең фәнни хезмәтләрен бастырып чыгара, алар арасында гарәп графикасында татар телендә язылган Татарстан тарихы турында тәүге дәреслек тә була. Архивта шулай ук аның Алтын Урда һәм Пугачев восстаниесе темасына караган хезмәтләре дә тәкъдим ителгән.
Газиз Гобәйдуллинны даими рәвештә милләтчелектә гаеплиләр. Шуңа бәйле рәвештә, 1921 елның 13 сентябрендә аны кулга алалар һәм озак та үтми, шул ук елның 29 сентябрендә иреккә чыгаралар. 1925 елда тарихчы-публицист Бакуга китә һәм анда 10 елдан артык яши. Әзербайҗанда ул Үзәк архивта эшли.
«Әмма акрынлап аның өстендә болытлар куера һәм 1937 елда Газиз Гобәйдуллинны янә кулга алалар һәм тиздән атып үтерәләр. Бу кайда булган, анысы билгеле түгел. Әлеге мәсьәләдә тарихчыларның фикере икегә аерыла. Күпләр аны Казанга алып киткәннәр дисә, икенчеләре Бакуда атып үтергәннәр дигән фикерне алга сөрә», - ди Ольга Федотова.
ТР Дәүләт архивында күпсанлы документлар сакланган, шулар ярдәмендә күренекле татар тарихчысының тормыш юлын күзалларга мөмкин. Төрле китапханәләрдә сакланып калган күпсанлы фәнни хезмәтләр архивка тапшырыла. Тарихчылар әле бүген дә Газиз Гобәйдуллинның дөнья халыкларын өйрәнүгә керткән гаять зур өлешен искә ала, фәнни хезмәтләре хәзер дә югары бәяләнә.