Беренче каналда туры эфирга чыккан журналистка һөҗүм иткәннәр - видео
Өстенә форма кигән билгесез кеше арттан килеп, хәрби хәбәрчене кадрдан төртеп чыгарган.
Беренче каналда бара торган “Время покажет” тапшыруы вакытында Донецкидан туры эфирга чыккан журналист Семен Пеговка һөҗүм иткәннәр. Бу турыда РИА Новости язды.
Тапшыру алып баручысына җавап биреп торганда, билгесез кеше арттан килеп, журналистны кадрдан төртеп чыгарган. Арткы планда сугыш-тарткалаш башланган. Һөҗүм видео кадрларында 6.40 минуттан башлап күренә.
“Барысы да нормада. Бу форма кигән абсолют адекват булмаган кеше провакациясе. Хәзер аны алып киттеләр”, - дип әйткән хәрби хәбәрче Семен Пегов.
Журналистка кем һәм ни сәбәпле һөҗүм иткәне әлегә билгеле түгел.