Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беренче гашыйк булган, ошатып йөргән кешемнең ул булуына бик рәхмәтлемен…»

Мөгаен безнең һәммәбез дә вакыт-вакыт беренче мәхәббәтен яки беренче тапкыр гашыйк булуын искә ала торгандыр. Ахыры нинди булуга карамастан, бу самими, эчкерсез тәүге хисләр онытылмый. Бу язмада яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтләре турында ихлас, күңелле тарихлары.

news_top_970_100

Ильвина:

«Без Рөстәм белән лагерьда таныштык, бер отрядка эләккән идек. Мине гел үзләренә генә хас харизмасы булган егетләр җәлеп итә иде. Ул әллә нинди чибәр, матур гәүдәле егет тә түгел иде инде, ниндидер бөек фәлсәфи темаларга да сөйләшмәдек, әмма ул мине бик нык җәлеп итте. Аннан ниндидер гаҗәп энергетика бөркелеп тора, юмор хисле, бөтен коллектив аны лидер итеп кабул итә иде. Без аның белән охшаш. Ул да минем белән кызыксынып китте.

Бу сменада әллә никадәр интрига, гайбәт, ызгыш, күз яшьләре булды. Әмма ул гел минем яклы иде, гел янәшәмдә булды. Кичләрен биш егет яши торган бүлмәгә җыелыша идек, ул гел минем янга утырырга тырышты, минем җырлавыма соклана иде. Соңыннан без киттек һәм мин ике атна газапланып яшәдем, гел аңа язасым килде, әмма горурлыгым комачаулады. Мин аның заманча сәнгать яратуын белә идем, аның белән сөйләшеп китәр өчен хәтта үзем дә карамаган бер фильм җибәрдем.

Җәй буе бергә йөрдек, аңа тартылган кебек башка бер генә кешегә дә тартылмадым мин. Безнең тормышка карашыбыз, юмор хисебез бер үк төрле.

Ә соңыннан ул җитди мөнәсәбәтләргә әзер булмавын һәм ике атналык кына очрашулар белән мине газапка саласы килмәвен әйтте. Без озак кына аралашмадык, әмма лагерьдә булган чараларда күрешә идек. Ул мине ярата торган җиләкле печеньены алып килеп үзе генә ашый иде…

Соңыннан без кыш көне тагын шушы лагерьга килдек, әмма ул вакытта минем очрашып йөргән егетем бар иде. Без тагын аралаша башладык. Мин яшәгән бүлмәдә утырдык, ул миңа шигырьләр укыды, ә мин бөтен горурлыгымны онытып үкси-үкси еладым. Бөтен дуслар безнең арадагы бәйләнешне сизә иде. Безнең һәр сөйләшү чынга ашмаган хисләребез турында сөйләшүгә кайтып кала иде.

Икенче елда мин башка лагерьга бардым, ә ул узган елгы лагерьда иде. Смена беткәнче «нигә мин шул лагерьда түгел икән?» дип баш ваттым. Без әле дә аралашабыз. Аның белән аралашканда мин үз-үзем булырга курыкмыйм, ул минем белән һәрвакыт ихлас һәм гадел, минем өчен борчылып тора, уңышларыма сөенә, мөгаен без бик яхшы дуслардыр.

Әмма паркта утырганда бер-беребезгә ничек караганны, соңыннан елмая-елмая автобуста кайтканымны, без кочаклашып үтеп киткәндә бөтен кешенең борылып каравын берничек тә оныта алмыйм. Барысын да хәтерлим! Хәзер безнең бер-беребезгә карат хисләребез бар микән, анысын белмим. Әмма аның белән булган мизгелләрне искә төшерү дә, аның белән дусларча гына аралашу да мине бәхетле итә.

Җәмилә:

Узган ел безнең сыйныфка Нияз килде. Аңа лицейны күрсәтеп, мини-экскурсия ясавымны сорадылар. Барысы да шуннан башланды инде. Ул миңа шундук ошады, чибәр һәм озын буйлы егет! Кызыклы, күп сөйләшә, нәкъ мин яратканча инде. Элек беркемгә дә мондый симпатия булганы юк иде. Бераздан ул миңа үзенең хисләрен аңлатты. Әмма ул вакытта аның йөргән кызы бар иде, шуңа күрә без бер-беребез белән бик якынаймаска тырыштык. Әмма барып чыкмады. Без ОГЭдан соң очраша башладык, ул вакытта ул кызы белән ташлашкан иде. Әмма алда үземне ниләр көткәнен белми идем әле. Башта мөнәсәбәтләребез искиткеч булды, сүзгә дә килмәдек, әмма озакламый теге «алсу күзлекләр» чәлпәрәмә килде.

Ниязның яңа дус кызы барлыкка килде, аның белән күбрәк вакытын уздыра башлады. Мин көнләшмәдем, чөнки аңа бик гашыйк идем һәм ышандым, алдар дип уйламадым. Мин аның барлык дусларына ошарга тырыштым, бүләкләр ала идем, алар өчен күпме көчемне бетердем. Озакламый, Ниязның үз-үзен тотышы үзгәрүен сиздем, ул бәхетле, шат түгел иде, минем белән дә элеккечә кызыксынмый башлады. Моны аңлау миңа бик авыр булды, әмма мин аның йөзендә елмаю күрү өчен бик тырыштым. Карантин вакытында ул миңа чын йөзен ачты: гел алдый торган егет булып чыкты, чын мәгънәсендә абьюзер иде, күрәсең гел-гел алдап йөреп туйган. Әмма иң авыры аерылышканнан соң булды: ул бөтен кешегә мине генә гаепләп сөйләде. Миңа бик авыр иде, күпме газапландым мин. Шулай да аңа бәхет кенә телим. Мине чын-чынлап бәхетле иткән мизгелләр өчен мин аңа бик рәхмәтле!

Нәзирә:

Беренче тапкыр мин 15 яшьтә гашыйк булдым. Бу 1,5 ел дәвам итте. Мин 4 яшьтән бирле спорт-бал биюләре белән шөгыльләнәм. 15 яшьтә Ринат исемле икенче партнер белән бии башладым. Ярты елдан соң аңладым: мин гел аның хакында уйлыйм, аңа язам, башкаларга көнлим икән бит! Минем моңа кадәр гашыйк булганым юк иде, шуңа күрә үзем белән ни булганын аңламадым. Ул миңа кыз буларак гел игътибар итмәде. Безнең арада дустанә һәм эш мөнәсәбәтләре генә иде. Мин озак интектем, борчылдым, төннәр буе елап чыга идем. Ләкин мин бу хисләрне үземдә озак тота алмадым, берсендә уртак дустыбызга сөйләдем. Ул исә берничә ай дәвамында минем эч серләремне тыңлады һәм аңа барысын да сөйләргә киңәш итте. Мин башта моннан баш тарттым, ләкин шулай да батырчылык итәргә булдым. Без тренировкаларда күп вакыт уздырабыз, гел күрешеп торабыз, ә моннан мин тагын да ныграк борчыла идем.

Барысын да шәхсән сөйләргә теләдем, шулай дөресрәк дип уйладым. Әмма күзенә карап хисләремне аңлатырга кыюлыгым җитмәде, шуңа күрә мәхәббәтемне аңлатып, озын смс-хат язып җибәрдем. Ул минем аңа карата булган хисләрем турында сизенүен әйтеп җавап язды. Ипләп кенә мине ошатмавын аңлатты. Мине тынычландырырга тырышты, мине яхшы кыз һәм минем барысы да яхшы булачак дип әйтте. Бу хәлне җайлап җибәрергә тырышты. Әле тагын ярты ел газапланып, борчылып, елап яшәдем, ә соңыннан без парлап биюдән туктадык. Бер сүз белән генә әйткәндә, җавапсыз мәхәббәт — тәмуг инде ул.

Айзилә:

Без Азат белән бер мәктәптә укыдык, мин аннан ике класс югарырак идем. Мәктәп елларында аралашмадык диярлек.

Безнең мәктәптә чыгарылыш кичәсен 11 һәм 9 сыйныфлар бергә оештыра. Әзерләнгән вакытта без аның гел еш кына шаярышып, уйнап йөрдек. Аттестатлар тапшырганнан соң үзебез калып бәйрәм иттек. Төрле уеннар уйнадык һәм бу уеннарда без икәү иң актив катнашучылар булдык. Өйгә кайткач ВКонтакте сайтында дусларга «заявка» күрдем. Бераз икеләнеп торганнан соң аның дусларга өстәдем. Безнең көне-төне язышулар, иртәнге 5кә кадәр сөйләшүләр, уртак шаярулар, төрле приколлар шуннан башланды да инде. Ул миңа һәр имтихан алдыннан ярдәм итте һәм аның ярдәме белән мин барысын да бик яхшы тапшырдым.

Без дуслар гына дип уйладым. Әмма күпмедер вакыттан күпләр ул мине ошата дип әйтә башлады. Әмма мин ышанмадым: «Әйе инде, без дуслар бит, күрмисез әллә, ул чын дус буларак мине принцессам дип атый», дип әйтә идем.

Бер мизгелдә аны ошатуымны аңладым, әмма ул мине ошатамы-юкмы, анысын аңламадым. Июнь буе рәхәтләнеп языштык, ә очрашкач хисләребезне яшерергә тырыштык. Кем әйтмешли, икебез дә гаепле инде. Берсендә дуслар белән тагын уеннар уйнадык, бер уенда аннан кемдер «сиңа кем дә булса ошыймы?» дип сорады. Ул «юк» дип җавап бирде һәм бер таныш кызы турында нидер әйтеп куйды. Шул вакытта аңа бик үпкәләдем һәм араны өзәргә, ул дип газапланмаска булдым.

Чыгарылышта башкалар кебек үк ярыйсы гына эчтем. Ә ул мине моннан сакларга теләде, әмма моны кыюсызрак, миңа сизелерлек итеп эшләмәде шул. Мин дә үз чиратымда аны көнләштерергә теләп башка егетләр белән биедем, шаярдым. Бу ахмаклык ни белән бетте инде? Без ай буе аралашмадык. Соңыннан без дуслаштык, әмма икебез дә тиле-миле бала-чага идек, берни дә барып чыкмады. Мин шәһәргә укырга киттем, әмма бер еллап аны яратып йөрдем әле. Менә шундый минем беренче мәхәббәтем.

Гөлфия:

Без беркайчан да якын дуслар булмадык, аның чибәрлегенә дә игътибар иткәнем булмады. Әгәр безне бер партага утырмаган булсалар мин аңа бөтенләй дә игътибар бирмәгән булыр идем. Башта без парта күршеләре, классташлар гына булдык. Соңыннан минем белән мәктәптә генә күрешә торган кешенең минем турыда иң якын дусларыма караганда да күбрәк белүен аңладым. Мин һәр кич аның хат язуын көттем, ул язгач авызым колакка җитә иде инде. Без әти-әниләргә әйтеп булмый, дус кызларга да сөйләргә ояла торган шәхси хис-кичерешләр турында сөйләш идек.

Ялгызлык, куркулар, яраткан фильмнар, кинолар турында сөйләштек. Әмма ул гел дистанция саклый иде. Безнең арада булган мөнәсәбәтләр бары тик шушы төнге язышулар гына булды. Йокы туймаган килеш бер-береңне мәктәптә очрату, бер-береңә йокларга ирек бирмәвеңне аңлау ничектер сәер дә кызык та. Бу икебез генә белгән сер. Без мәктәптә алай сөйләшми идек. Тора-бара безнең язышулар азая башлады. Бер-беребезне югалттык. Мин озак кына безнең бу мөнәсәбәтләргә аңлату таба алмадым, аны беренче адым ясар дип көттем.

Әмма берсендә бөтен кыюлыгымны җыеп күптән белергә хыялланган әйбер турында сорадым. Аның җавабы кыска булды: «Без бары тик яхшы дуслар гына». Мин аны хәзер дә яратам. Аның елмаюын күрергә, аның яшерен куркуларын абайларга яратам. Аңа ярдәм итүче кеше булу да ошый миңа.

Марат:

Бишенче класс. Яңа мәктәп. Яңа кешеләр. Һәм ул. Мин Алисәгә беренче күрүдә гашыйк булдым. Әмма мине яхшы гына кире бордылар. Әмма бер айдан аның миңа мәхәббәт аңлатуына аптырап калдым. Әмма вакыт узган иде һәм минем балаларча горурлыгым аркасында ризалашырга теләмәдем.

Дәлия:

Беренче тапкыр гашыйк булганда 12 яшь идеме, 13 яшьме, төгәл хәтерләмим. Без театр студиясендә таныштык һәм аралашып киттек. Ул компаниядә барысы да миннән 2-3 яшькә зуррак иде. Һәм монда капма-каршы чагыштырулар төп сәбәп иде: тормышка бернинди максатлары булмаган, «балалыкта» утырып калган классташларым һәм миннән ике яшькә зуррак булган, әдәбият, шигърият белән кызыксынган, театраль вузга укырга керергә теләгән, ә гастрольләрдә авыр әйберләрне күтәрергә булышкан, сәхнәгә чыгар алдыннан кызларны ишек ачып керткән егет. Бер уйлап карасаң, вак-төяк кенә нәрсә инде, әмма хәзер дә боларга игътибар итәм.

Ә гашыйклыкка килгәндә исә, мин кечкенә идем — ул мине кече сеңлесе кебек кенә кабул итте. Ә минем өчен: өч ел, дәфтәрләремә язылган шигырьләр, бергә уйнаган әллә никадәр спектакль, «үземне башка төрле» дип уйлаулар, борчылулар, йокысыз төннәр…

Ләкин безнең театр студиясе эшләүдән туктады, без күрешми башладык һәм тынычландым. Хәзер бер-беребезне бәйрәмнәрдә котлыйбыз, очрашсак исәнләшәбез. Әмма беренче гашыйк булган, ошатып йөргән кешемнең ул булуына мин бик рәхмәтле. Чөнки тәрбияле егетләр кызларга карат үзләрен ничек тотарга тиеш дигән күзаллау формалашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100