«Беренче этапта шикәр чире симптомсыз була, кеше эчтән симерүен сизми»
Дөньяда шикәр чиреннән үлүчеләр, сан буенча, барлык үлем-китемнәр исемлегендә өченче урында тора.
Шикәр диабеты үсү темплары көннән-көн арта. Әйтик, 2015 елда, нибары ике ел элек, илдә шикәр чире белән авыручы 415 млн кеше булуы билгеле иде. Бүген исә 640 млн кеше шушы авыруга дучар. Шикәр чире һәм аннан саклану, куркыныч тудырган төркемнәр турында Казан дәүләт медицина университетының терапия һәм гаилә медицина кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Александр Поздняк һәм университетның эндокринология кафедрасы доценты Татьяна Никишова белән сөйләштек.
– Дөньяда шикәр авыруыннан үлүчеләр саны, барлык үлем сәбәпләренең өченче урынында тора, диләр. Саннар чыннан да җитдиме?
А. Поздняк: Шикәр чире мәсьәләсе шактый катлаулы. Ул – XXI гасырның яңа, йогышсыз авыру төре. Масштабы ягыннан ул башка бер генә авыру белән дә чагыштырырлык түгел. Пациентларның үлем сәбәпләрен карасак, диабет өченче урынны алып тора. "Шикәр авырулы кеше нидән вафат була?" дигән сорау куйсак, бу, беренче чиратта, кан тамыры-йөрәк авыруыннан (миокард инфаркты). Хәзер авыруның нидән вафат булын да әйтә алмыйбыз. Бу - йә шикәр чире, йә - кан тамыры-йөрәк авырулары. Шуңа күрә без бүген, һич икеләнмичә, шикәр чиренең кан тамыры-йөрәк авырулары төркеменә керүен танырга мәҗбүрбез. Шикәр чирен кан тамыры-йөрәк авыруларыннан аерып карау кыен.
– Чир үз вакытында ачыкланыламы яки күп очракта диагноз куярга соңга калынамы?
А. Поздняк: Россия өчен төп проблема – шикәр диабетын үз вакытында ачыкламау. Рәсми саннарга карасак, бүген Россиядә шикәр чире белән 4 млн ярым кеше исәптә тора. Ә чынлыкта бу сан күпме? Эндокринология фәнни үзәге мәгълүматлары буенча, Россиядә шикәр чиреннән 12-13 млн кеше интегә. Димәк, без – эндокринолог, терапевтлар - әлеге авыруның 30% ын гына ачыклый алабыз. Калган авырулар да безнең арада, алар үзләренең шикәр чире белән авыруын белми дә. Ни өчен белмиләр соң? Чөнки беренче этапта шикәр диабеты - тышкы билгеләрсез - сипмтомсыз авыру. Кешене авыз кибү дә, сусау да, бәдрәфкә еш йөрү дә борчымый. Ул – холестерины югары булган яки кан басымыннан интеккән гадәти пациент. Үзенең терапевтында төрле диагнозлар белән күзәтелә, әмма диабет диагнозы куелмаган була. Ә зарлары барлыкка килгәч, бу инде – диабетны соң дәрәҗәдә ачыклау дигән сүз. Бу вакытта аның бөере, күзнең челтәр катлавы, аскы очлыклары зарарланган була. Авыруны ачыкларга һәм дәвалау юлларын эзләргә өлгермибез.
– Бу урында шикәр чиренең типлары турында әйтеп үтәргә кирәктер.
Т. Никишова: Шикәр чире ике типта була. Беренче төренең билгесе – инсулин синтезы бозылып, ашказаны асты бизе 60-90% ка инсулинны эшләп чыгармый. Икенче төрендә, киресенчә, төп сәбәп – артык авырлык җыю, тазару тора.
– Симерү, артык авырлык – ни дәрәҗәдә шикәр чире күрсәткече булып тора?
Т. Никишова: Симерүне без шикәр чиренә китерә торган иң беренче фактор дип исәплибез. Тазаруга ирләр дә, хатын-кызлар да бирешә. Шунысын әйтергә кирәк, хатын-кызларның 60% ы тазаруга ешрак дучар була. Симерү хас булган кешеләрнең 90% ы икенче төр шикәр чиреннән интегә. Симерү, беренче чиратта, нәселдән килә. Әгәр кешенең әтисенә дә, әнисенә дә тазару хас булган икән, 80% очракта бу аның баласына да күчә. Әгәр әни кеше симерүдән интексә, бу гаиләдә туган баланы шул киләчәк көтә.
– Баланың тугандагы авырлыгы аның киләчәгенә йогынты ясарга мөмкинме?
А. Поздняк: Бала дүрт кило яки аннан да авыррак булып туган икән, аның тора-бара симерүе ихтимал. Ясалма тукландыру да артык авырлык җыюга китерергә мөмкин.
– Кеше күп очракта тазара башлавына артык игътибар бирми. “Яшь бара бит” дип дигән сылтау астына гына яшеренә...
Т. Никишова: Симерү – хроник авыру, шуңа күрә ул пациентларны борчымый. Фәнни яктан караганда, тазару үзе дә ике төргә бүленә: абдоминаль һәм гиноид. Болар арасында яманрагы – абдоминаль симерү. Аның билгесе булып, майның корсак өлешендә туплануы тора. Бу – инсулинны арттыра торган тазару, ул 90% очракта икенче тип шикәр чиренә китерә. Симерү чиренә дучар булган авыруларның психик-функциональ халәте дә бозыла. Димәк, алар депрессиягә кадәр җитәргә мөмкин. Хәлләрен яхшырту өчен алар тиз үзләштерелә торган углеводлар ашауга күчә. Болар: камыр ризыклары һәм баллы тәм-том. Зыянлы ризыклар кандагы холестеринны гына күтәреп калмый, баш мие шушы ризыкларны таләп итә башлый. Бу исә үзеннән-үзе симерүгә китерә.
– Тазаруның нинди билгеләре күренү белән, шөбһәләнә башларга тиешбез?
Т.Н.: Кешенең тышкы кыяфәте борчырга мөмкин, ә эчке яктан симерүнең билгеләре булмый. Шуңа күп вакытта пациент табибка күренми. Ә бу исә шикәр чирен соң чиктә ачыклауга китерә. Шикәр чирен дәвалау - бик катлаулы мәсьәлә, чөнки пациентлар озак вакыт аз калорияле диетада утыра алмый. Ул кешенең психик-эмоциональ халәтен какшатырга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә, артык авырлыктан котылу өчен, медикаментоз, хирургик дәвалаулар яхшыга илтми. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итсәк, аларның күзәтүе астында, авырлыктан котылырга да, дөрес яшәү рәвеше дә алып барырга мөмкин.
– Татарстанда шикәр чире белән авырулар күпме?
А.П.: Татарстанда шикәр авыруының шулай ук артуы күзәтелә. Безнең төп пациентларыбыз икенче төр шикәр авыруыннан интегә. Аларның 90 проценты инсулинга бәйле түгел. Аларның, гадәттә, тән авырлыгы артык, инсулин дәрәҗәсе югары. Ул ешрак урта һәм олы яшьләрдә күзәтелә.Республикада ситуация шундый: бездә барлык авыручыларның 90 проценты – икенче, 10 процент пациент беренче тип шикәр чиреннән интегә. Гомуми исәп белән, Татарстанда шикәр чиреннән авыручылар саны 120 меңгә якынлаша. 10 ел элек бу сан 80 мең кеше исәпләнә иде.
– Шикәр авыруын ачыклау өчен нинди төр анализлар тапшырырга кирәк?
А. П.: Элек без канның биохимик анализы, глюкоза, холестерин күләме, бавыр ферментын ачыклауны мәҗбүри итеп куя идек. Әмма болар гына аз. Болар, гадәттә, диспансеризация вакытында алына. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, бу алымнар һәрвакытта да тормышка ашмый. Шундый пациентлар бар, алар үз гомерендә бер тапкыр да кандагы шикәрне тикшертү өчен анализ тапшырмаган. Табибка бармаган яки барудан баш тарткан кешеләр дә никадәр! Бүген кандагы шикәр анализын карау гына җитми. Чөнки кандагы шикәр күләме – минут саен үзгәрә торган күрсәткеч. Беренчедән, кеше стресс кичерә икән, шикәр шунда ук арта, тынычланса, төшә. Икенчедән, кичтән баллы ризык ашаса, шулай ук шикәр күләме арта, берникадәр вакыт үткәннән соң ул кабат төшә. Медицинада күзәтелә торган өченче ситуация дә бар. Авыр, катлаулы авыру фонында шикәр күләме тиз һәм кинәт арта. Мәсәлән, миокард инфаркты. Көчле авыру синдромы фонында сәламәт кешенең шикәре, 12-12 м/мольга күтәрелә (нормада – 5 м/моль). Моны шикәр чире дип атый алабызмы? Һич юк! Авырту басылгач, шикәр тиз арада төшә.
– Бүгенге көндә иң сыналган тикшеренү төре нәрсә?
А.П.: Шикәр чирен ачыклау турында сөйлибез икән, иң кирәкле күрсәткеч ул - “гликированный гемоглобин”. Ул шикәр чирен төгәл ачыкларга ярдәм итә. Бу – минут эчендә үзгәрә торган күрсәткеч түгел, ул өч ай буе җыелган барлык шикәрнең күләме. Әгәр ниндидер күтәрелешләр булган икән, ул, һичшиксез, югары була. Аны алдарга мөмкин түгел. Нормада ул – 6 процент. Әгәр 6,5 проценттан арта икән, димәк шикәр авыруы булу ихтимал, 7 процент инде ачыктан-ачык шикәр авыруы турында сөйли, – диде медицина фәннәре докторы.
– Шикәр авыруыннан котылам яки булдырмыйм дип, тиз арада ябыгырга, диетага утырырга ярыймы?
Т.Н.: Күпчелек пациентлар гәүдә авырлыгын тиз арада киметергә омтыла. Әмма авырлыктан кинәт котылу җитди кыенлыкларга китерә. Бу – беренче чиратта кан тамыры-йөрәк авырулары. Тән авырлыгын этаплап төшерергә кирәк.
Беренче ике айда атна саен ярты кило авырлык “ташлау” норма санала. Аннан соң ике-өч ай дәвамында һәр атна саен 200 граммнан күбрәк авырлык югалтырга ярамый. Өченче этапта, ел буе табиблар күзәтүе астында торырга, стабильлекне сакларга кирәк.
– Буй белән чагыштырганда, идеаль тән авырлыгы буламы?
Т.Н.: Авырлыкны гәүдә авырлыгының индексы буенча исәплиләр. Әгәр 1кв.метрга 30 килограмм авырлык туры килә икән, бу – тән авырлыгының артык массасы дигән сүз. Тән массасы индексы буенча исәпләгәндә, 1 кв. метрга туры килгән авырлык 25 килограммнан артса, хафалана башларга кирәк.
– Шикәр авыруы килеп чыгарга мөмкин булган кешеләр төркеме бармы?
А.П.: Рәттән һәр кеше шикәр чире килеп чыгуына юлыкмаска да мөмкин. Шулай да килеп чыгу ихтималы зур булган төркемнәр бар. Беренчедән, бу – нәселдәнлек. Беренче тип шикәр чире дә, икенче төре дә нәселдән килергә мөмкин. Монда өстәп шуны әйтә алам: әгәр кешенең әнисе яки әбисендә әлеге авыру булып, ул гомер буе дөрес туклана, сәламәт яшәү рәвеше алып бара икән, 50 яшьтә ул барыбер шикәр чире белән очрашачак. Нигә, диярсез? Бүгенге көндә генетика – рискның төп факторы. Икенчедән, симерү. Моның өчен углевод алмашын һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк. Өченчедән, шикәр авыруы белән очрашкан һәр пациент йөрәк-кан тамыры авыруы белән очрашкан кеше. Бигрәк тә артериаль гипертониядән интегүчеләр арасында икенче тип шикәр чире арту очраклары күзәтелә. Дүртенчедән, липид алмашы бозылган кешеләр. Андый кешенең, гадәттә, холестерины югары була. Бишенче төркем, тугандагы авырлыгы 4 яки аннан да артыграк килограмм булган хатын-кызлар. Алтынчыдан, “синдром поликистозных яичников” диагнозы куелган хатын-кызлар да шикәр чиренә тизрәк бирешә.
– Бүген республикада шикәр чирен башлангыч этапта ачыклау өчен эндокринологлар җитешәме?
А.П.: Кызганычка, диабетчылар белән эшләүче табиблар – эндокринологлар җитешми. Хәтта мин шундый очракларны беләм, Казандагы кайбер хастаханәләрдә рәсми эшләүче эндокринологлар юк. Пациентларга эндокринологка күренү өчен айлар буе чират көтәргә туры килә.
– Ситуациядән чыгу юллары бармы соң?
А.П.: Бүген, шикәр чире өлкәсендә, безнең табиблар белемнәрен арттыруга мохтаҗ. Нишләргә? Эндокринологлар санын арттыра алмыйбыз бит. Бу җәһәттән без шундый эш алып барабыз, төп белгечләр – терапевт, гомумпрактик табибларның эндокринология өлкәсендә белемнәрен күтәрәбез. Чөнки республикада гомумпрактик табиблар барлык белгечләр арасында зур урын алып тора. Безнең кафедра республиканың гомумпрактик табибларын эндокринолог итеп тә әзерләп җибәрде. Түбән Кама, Азнакай, Баулы, Лениногорск районнарында гомумпрактик табибларына эндокринолог эше дә йөкләнгән.
Мәгълүмат өчен: халык саны күбрәк булган илләрдә шикәр чире белән авыручылар да күбрәк була. Димәк, дөнья буйлап караганда, шикәр чире белән авыручылар саны иң күп теркәлгән ил ул – Кытай. Анда 110 миллион кеше шушы авырудан интегә. Икенче урында – Һиндстан, анда 75 миллион кеше шушы авыру белән очрашкан. Өченче баскычта – АКШ, монда 30 миллион кеше шикәр авыруының ни икәнен белә. Бразилия дүртенче урында, илдәге 14 миллион кеше шикәр авыруына дучар булган. Россия рейтингның бишенче баскычында. Бездә 12-13 миллион кеше шикәр авыруы белән көрәшә.