Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче баланы ничә яшьтә табарга кирәк?

Кызлар бала тапканчы, башта белем алырга, карьера төзергә, акча тупларга тели.

news_top_970_100
Беренче баланы ничә яшьтә табарга кирәк?
"Татар-информ"

Табиб-репродуктолог беренче баланы табу өчен хатын-кызның иң оптималь яшен әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Беренче баланы 35 яшькә кадәр табарга кирәк. Бу турыда репродуктолог, медицина фәннәре докторы, профессор Ксения Краснопольская сөйләгән. Хатын-кыз олыгайган саен, аның балага узу ихтималы кими, бала ярлаган очракта да аның авыру булуы ихтималы арта.

Россиядә, башка илләрдәге кебек үк, кысырлык проблемасы арта бара. Табиб фикеренчә, моның сәбәбе хатын-кызларның башта белем алырга, карьера төзергә, акча тупларга теләве. Шуннан соң гына алар бала табу турында уйлый башлый.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100