Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Беренче балам үлгәч тә, тагын бер зур сынау көтеп торган - улым ишетми”

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Виктория һәм Марат Низамовлар уллары Әмир өчен ут йотып яшәргә мәҗбүр. Тумыштан аның сул колагы бик кечкенә һәм аның урынында кимерчәк кисәге генә. Ә уң колагы колак формасында булса да, ул тукыма һәм кимерчәктән генә тора. Шуңа күрә өч яшьлек Әмир ишетү сәләтеннән генә түгел, сөйләү мөмкинлегеннән дә мәхрүм.

news_top_970_100
“Беренче балам үлгәч тә,  тагын бер зур сынау көтеп торган - улым ишетми”

Ана кеше өчен баласының сәламәт булуыннан да зуррак бәхет юктыр ул. Үзе ашамаса – ашамый, киенмәсә – киенми, әмма ул нарасыен аякка бастырырга тырыша. Хәер, Виктория белән Маратны язмыш беренче тапкыр гына сынамый.

"Кызым үз кулымда үлде"

– Иң беренче балам, кызым Карина туганда ук “родовая травма” белән дөньяга килде. Диагнозы бик катлаулы иде, гади сүз белән әйткәндә, баш мие эшчәнлеге бозылу. Табиблар өч ай да яшәмәс дип өметемне өзде. Әмма тәүге балам дүрт яшькә җитте. Мин аның гомере өчен соңгы көннәренә кадәр көрәштем. Нинди булса да үз балам бит! Тик ризыкны йота алмау аркасында, ул үз яшенә туры килерлек авырлыкта үсмәде. Табиблар да кул гына селтәде. Шулай итеп, 2010 елның беренче көнендә тәүге балам үз кулларымда җан бирде, – ди Виктория.

Беренче баласы авыру булса да, икенче тапкыр йөккә узарга батырчылык итә яшь ана. Бәхеткә, Диана сау-сәламәт туа һәм ай үсәсен көн үсеп, тормыш күген кара болыт каплаган әти-әнисенең көннәрен бизи. Апасы Карина вафат булганда, Дианага бер яшь тула. Бик тиз тәпи китә, 11 айда сөйли башлый. Хәзер исә үзенең тәртибе һәм укуы белән сөендереп тора.

Тәүге кызы Карина вафатына 4 ел булганда, Виктория янә авырга уза. Әлеге йөклелек гаиләгә җанлану алып килә, бар дөнья туачак сабый тирәсендә әйләнә. Ә аның малай булачаганын дә белгәч, Маратны икеләтә бәхет баса! Нәсел дәвамчысы туачак!

"Балагыз саңгырау"

– Йөклелегемне бик җиңел кичердем, – ди Виктория. – Авырмадым, тайпылышлар да булмады. 9 ай эчендә бер тапкыр да 3d УЗИ үтмәдем. Дөресрәге, аның кирәклеген дә тапмадым. Чөнки табиблар миңа ныклы ышану белән: “Борчылмагыз, сабыегыз сау-сәламәт, куллары, борыны, күзе ... барысы да урынында” дип әйтә килде. Үз теләгем буенча, өченче баламны кесарев кисеме ярдәмендә табарга булдым. Көтеп алынган баһадирыбыз 2014 елның 15 маенда – Гаилә көнендә аваз салды җиһанга. Әмма баланы тапканнан соң, шәфкать туташы бүлмәгә кереп, шундый тыныч кына: “Балагыз саңгырау һәм аның бер колагы юк” диде. Минем аяк астында җир убылгандай булды. Ничек инде колагы юк? Бар җире урынында диделәр бит?! Нигә минем балам? Мин олы кызым белән ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Һәм бу юлны кабат үтәрмен дип, уйлап та карамаган идем.





"Кайгырмагыз, ике яшь тулгач килерсез"

Башка органнары сәламәт булгач, бала тудыру йортында озак ятмый алар. Гаҗизлектән интеккән ана бер атналык нарасыен тотып, Чаллыга юл ала. Улының ишетү сәләтен тикшертү өчен. Әмма барысы да уйлаганча килеп чыкмый. Сабый борыны белән гыжылдап сулый, ә аппарат мондый очрак өчен көйләнмәгән. Бернинди дә нәтиҗә булмагач, Виктория Казанга юллама сорый. ДРКБ табибларына күренү була аның нияте. Баралар. Лор-табиб гаиләне ничек тә тынычландырырга тырыша. Янәсе, ике яшькә кадәр көтик. Шуннан соң билгеле була: балагыз ишетәчәкме-юкмы?

– Мондый нәтиҗәсез нәтиҗәләр мине тамчы да канәгатьләндермәде, – ди ана. – Ярый әле, кул астында интернет бар. Мин шунда кереп, мондый очраклар турында укыдым, улымны терелтү юлларын эзләдем. Менә шуннан соң Санкт-Петербург шәһәрендәге Колак, тамак, борын фәнни-тикшеренү институты “бит”енә төртелдем. Ике дә уйламыйча тикшеренүгә, табиб консультациясенә язылдым.


"Колак аппараты, инвалидлык, логопед"

Газиз баласы өчен әни кеше утка да, суга да керергә мөмкин. Виктория белән Марат та өч айлык Әмирне алып, машина белән Питерга юл тоталар.

– Анда безгә барысын да бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Иң беренче безгә ишетү аппараты алырга, инвалидлык ясатырга һәм логопедта шөгыльләнергә кирәк иде. Операцияне дә сузарга ярамый. Төгәл диагноз да билгеле булды: “3-4 дәрәҗәдә икеяклы колакка катылык. Ишетү юллары булмау, колак яфраклары деформациясе”. Моны ишетү безгә бик авыр иде. Әмирнең язмышы кыл өстендә бит: ул гомергә саңгырау калырга мөмкин. Тик елап утырып булмый, ирем дә, мин дә үз-үзебезне тиз кулга алдык. Хәзер инде без кимендә нәрсә эшләргә кирәген беләбез!

Бетмәс-төкәнмәс кәгазь җыя торгач, өч ай эчендә Әмиргә инвалидлык бирәләр. Инде хәзер ишетү аппаратын хәл итәргә кирәк. Нәни Әмиргә йомшак бандажлы аппарат уңайлы булачак. Тик ул 500 мең тирәсе тора. Бәхеткә, аны алырга Казандагы “Русфонд” Хәйрия оешмасы ярдәм итә.


"Америкада мондый операцияне көн саен ясыйлар"

Колак аппараты алу – эшнең башы гына бит әле. Виктория белән Маратка улларына операция ясатырга кирәк. Үҗәт ханым, былтыр, Әмиргә өч яшь тулган көнне Мәскәүгә АКШ табиблары катнашындагы конференциягә эләгү бәхетенә ирешә. Өметсез тормышында кояш яктысы күренгәч, очып диярлек бара ул анда.

– Галимнәр безгә уникаль операцияләр турында сөйләде. Баксаң, алар аны үз илләрендә көн саен ясый икән. Хәтта операция процессының видеоязмасын да күрсәттеләр. Доктор Райниш пластика ясый. Медпор методы дип атала бу. Нәтиҗәдә, колаклар тиз төзәлә һәм чын колак кебек күренә. Ә доктор Робенсон ишетү каналын торгыза. Сөякләр урынына титан имплант куллана. Әмирнең анализларын карап, алар операция ясап булу ихтималын 8 баллга бәяләде. Операция ясауның иң уңышлы вакыты: 3-4 яшь арасы. Чөнки бу вакытта ул балага психик яктан тәэсир итми. Һәм колаклары да башка яшьтәшләренеке кебек була. Билгеле, минем шатлыгымның чиге булмады ул вакытта. Без ике куллап риза булдык. Әмма хисләрдән айный төшкәч, алдыбызга акча мәсьәләсе килеп басты. Чөнки бу сумманы безнең гаилә берничек тә күтәрә алмый! – ди Әмирнең әнисе.


"Миллионнар, миллионнар"

Виктория сүзләренчә, беренче катнаш операция өчен 78 мең доллар кирәк! Икенчесе исә 85 мең долларга төшә. Операцияне 4-6 ай аралык белән ясыйлар. Безнең акча белән 9 780 000 сум дигән сүз бу!



Моны ишеткәч, Викториянең төн йокылары кача. Менә-менә, тулы бәхет якында гына кебек. Ә башында шушы сумма гына әйләнә аның. Шуңа күрә ул мәрхәмәтле, изге күңелле затларның ярдәм итәчәгенә ышана. Шул максат белән ул, узган елның 1 июнендә “Вконтакте” төркемендә махсус төркем https://vk.com/amiry_vsem_miromачкан.

– Аллага шөкер, яхшы күңелле кешеләр күп икән. Тамчылап булса да ярдәм итә башладылар безгә. Волонтерлар төрле чаралар, Хәйрия концертлары уздырды. Төрле фонд, оешма, банклар, шәхси эшмәкәрләр дә битараф калмады. Менә шулай итеп, без ике операциягә депозит түләрлек акча җыйдык. 2018 елның июнь һәм декабрь айларына безне чиратка яздылар, – ди күңеле ташып түгелергә торган Виктория.

Әмирне зур сынау көтә. Әйткәнемчә, аңа Американың Калифорния табиблары гына ярдәм итә ала. Әмма моңа кадәр әле зур суммада акча җыясы бар. 8 млн сум акча кирәк. Бүген Әмир логопедта шөгыльләнә. Даими дәресләрнең файдасы юк түгел. 

Сабый бүген колак аппараты ярдәмендә генә ишетә. Әмма нарасый бит, нишлисең, аны кияргә яратмый, салып ату җаен карый. Өч яшь тулып, өч ай узса да, Әмир әле сөйләшә белми. Моңа шул колак юлларының дөрес урнашмавы сәбәпче. Шундый матур бала ул! Ә күзләре уйчан. Шул күзләргә карау белән, йөрәк сулкылдап куя. Әйтерсең ул, “Зинһар өчен, ярдәм итә күрегез. Минем дә сезнең кебек ишетәсем, сөйләшәсем килә” дип пышылдый.

Низамовлар гаиләсенә, нәни Әмиргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Сбербанк карта: 4276 6200 2162 6464

Киви кошелек: +7-919-647-49-11
Яндекс деньги: 410 014 276 135 289

Мегафон: +7-937-006-14-33
МТС: +7-917-928-29-19

Акча җыю срогы – 2018 елның 1 мартына кадәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100