Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче Яңа ел төне: яшьлек хатасы

news_top_970_100

...Диләрә апаның Яңа ел төненә утлары гел сүнгән була. Инде бишенче ел аның бәйрәмне каршы алганы юк. Ә кем белән каршы алсын ул аны? Иренең Яңа елга бер атна кала шешәгә ябышып, айныганы юк...

Алдан аларның тәрәзәләрендә дә төсле утлар җемелдәп, күз явын ала иде. Аларның да өй алдында бизәлгән ямьле чыршы тора иде. Авылдашлары шул чыршы янына килеп, фотографиягә төшмичә китми иде.

Аларның да Яңа ел алдыннан капка төпләре чиста итеп көрәлгән була иде. Чөнки Салих улы Җәвитне иртәнге сәгать 7дә уятып, кулына көрәк тоттырып куя иде. Аларның да бар кешеләрнең кебек ыгы-зыгы булды; район кибетенә барып, олы-олы пакетларга азык-төлек тутырып алып кайта иделәр. Аннары, Яңа ел җитә дип, тавыклар кыздыру, салатлар ясау, улларына бәрәңге чистарттыру, чөгендер...

Салих эчсә дә, башын югалтып, диванда ятмый иде. Малаена акыл өйрәтеп, тормыш хәлләре турында сөйләп: «Тиздән туган көнең җитә», – дип җилкәсеннән кага иде.

Салих белән Диләрә апаның да гаиләсе тулы һәм яшәүләренең мәгънәсе булган чаклар бар иде. Әмма моннан 5 ел элек уллары Яңа ел төнендә дөнья куйды. Шуннан бирле әти-әни Яңа ел бәйрәмен каршы алмый. Бу төн – алар өчен иң кайгылы, иң хәсрәтле, иң бәхетсезе.

5 ел элек алар гаиләсе Яңа елга әзерләнә иде. Салих, гадәттәгечә, иртә таңнан улының бүлмәсенә кереп, утны кисәк кенә кабызды:

Артыңа кояш чыга инде. Көрәкне киртәгә терәп куйдым, капка төбен чистартырга кирәк. Аннары әниең белән чыршы бизәрсез.

Җәвит ел саен кабатлана торган «картинадан» тәмам туйган иде. Ул сузып кына: «Тагы-ынмы?» – диде. Аннары бу сүзләрдән бернәрсә үзгәрмәгәнен аңлап, торып утырды. Карават астыннан носкиларын тартып чыгарып, әйләндермичә дә киеп куйды. Юк, торасы килми иде аның. Аш бүлмәсендә кыздырылган тавык исе аңкый иде. Димәк, әнисе аннан да иртәрәк торган. Әнисенә гел гаҗәпләнә иде ул. Ничек барысына да өлгерәдер! Кайдан килә хатын-кызларга шуның кадәр көч һәм дәрт?

Әтисе генә инде «бәйрәмне башлаган». Яңа ел кәефе керсен өчен «тамак чылатып» куйган. Җәвит бу күренешне үз гомеренә ничә тапкыр күргәне бар. Аңа бит инде 16 яшь.

Әтисенең олы өс киемен киеп, урамга чыкты. Өстән кар явып тора.

Нәрсәгә кар көрим инде мин? – дип, үз алдына сөйләнеп, эшкә кереште.

Юк, быел Яңа елны өйдә каршы аласы килмәде аның. Аның яшьтәшләре инде күптән дуслары белән күңел ача. Олылардан качырып, кибеттән «зурлар» эчемлеген ала, беренче тапкыр кызлар белән үбешә, җырларны да бөтен өйгә яңгыратып бии. Һәм җырлары да, аның әти-әнисе тыңлаган шикелле, мәгънәле түгел. Ә идәннәрне селкетеп торган – баслар белән. Шул кирәк иде Җәвиткә.

Әмма әти-әнисенә бу хакта ничек әйтергә белмичә йөрде. Өстәвенә, кесә телефонына дусларыннан хәбәрләр килеп тора: «Сорадыңмы әле?»

Урам ишегеннән башын чыгарып, Диләрә апа улын чакыра: «Җәви-ит! Улым, калдыр көрәгеңне. Чәй ясадым, әйдә кер!» – ди.

Малай шуны гына көткән сыман, эш коралын урынында гына ташлап, өйгә ашыкты. Яңа елны Җәвит ашарга күп булганы өчен ярата иде. Иртәдән башлап әнисе салат кискәндә, кыяр, сыр кисәкләрен «урлый» иде. Диләрә апа аны күрсә дә, елмаеп кына куйды.

Гаилә иртәне ашка утырды. Салих абый үзе чәен эчә, үзе малаена карый.

Нәрсә, йомышы булган мәче кебек утырасың?

Салих! Бәйләнмә малайга! – дип бүлдерде Диләрә.

Җәвит моңа күптән ияләнгән иде. Шуңа авызындагы ризыгын чәйнәвен дәвам итте.

Исерек түгел бит мин бәйләнергә. Покага. Болай, хәлләрен генә белешәм.

Мин быел Яңа елны дусларым белән каршы алырмындыр, – диде Җәвит.

Опа-на! Килеп җитте бит бу көн дә, әнкәсе.

Нинди дуслар ул? Түбән очтагы Булатлар беләнме? Аларның әти-әнисе Мәскәүгә китә, дип ишеткән идем. Әллә Сәйдәшләр беләнме? Аларның да йортлары буш. Әллә...

Әни! Какая разница инде? Өйдә утырасым килми минем.

Хлопушка шартлатып йөрисең киләме? – дип көлеп куйды Салих.

Җәвит нәрсә әйтсә дә, әтисе аны мыскыллап сүз әйтәсен аңлап, чәен дә эчеп бетермичә, бүлмәсенә бикләнде. Ул барыбер дуслары белән утырасын күптән хәл иткән иде инде. Шуңа күрә иптәшенә: «Я с вами», – дип хат юллады.

Диләрә апаның күңеле тулса да, малаена каршы килә алмады. Чөнки 16 яшьлек малае инде егет булган. Аңа алар белән утыру кызык түгел. Шуңа, үз уйларына батып, салатын турауны дәвам итте.

Безнең сүзне тыңлап та бетермичә, бүлмәсенә кереп китә башлаган бит бу. Ярар, ишеген дөбердәтеп япмады. Муенын борган булыр идем, – диде Салих. Аннары хатыныннан эчемлек сорап: «Бар алып кил әле», – диде.

Кичке сәгать 6да Җәвит, ашыга-ашыга, малларны карады. Алларына печән салды, өстенә он сипте. Суны гына каткан краннан агызырга авыр булды. Өйдән чәйнек кайнатып алып чыгып, кранны эретергә туры килде. Алайса боз каткан. Терлек асларын көрәп бетергәч, мунчага китте. Өстеннән аңкыган «хуш исне» бетерергә кирәк бит. Мунчада да җебенеп утырырга вакыты булмады аның. Малайлар шалтыратып, ашыктыра.

Әйдә инде, тизрәк! Алкоголь алырга өлгермибез!

Җәвит, без районга үзебез генә киттек алайса.

Яшьләр аны авыл кибетеннән ала алмый иде. Чөнки авыл кибетчеләре яшүсмерләрнең әти-әнисенә шунда ук сөйләп бирәчәк. Ышанычлары булмагач, ерак юлга чыктылар.

Җәвит үзенең толстовкасын киеп, чәчләрен кырыйга тарап куеп, чыгып китәргә әзерләнде. Эчкән әтисенә сүз әйтеп тормады ул. Әнисенә генә: «Якынлашып килүче Яңа ел белән. Шалтыратырмын», – дип битеннән үпте. Аннары курткасын киеп, чыгып барганда, әнисенең: «Башыңа ки!» дигән сүзе һавада эленеп калды.

Башлыгын куртканың кесәсенә бөгәрләп салды да, толстовканың кара капюшонын чыгарып, башына киде. Менә ул – хәзер текә, матур егет! Ниһаять, ул дуслары белән Яңа ел каршы алырга җыена.

Егетләр авылның үзәгендә җыелды. Бер-берсен сәламләп, кул бирештеләр. Берсе шунда шартлаткычын да кабызды. Аннары бөтен урамга аның тавышы яңгырады.

Җә, бетерми тор инде аларны. Яңа елда шартлатырбыз, Нуриев! – дип, берсе кисәтү ясады.

Егетләрнең берсе салмак кына:

Проблема килеп чыкты бит әле, егетләр. Безнең монда беребезгә дә 18 юк. Ә анда хәзер адым саен ментлар тора. Ә бердәнбер Шамкай исергән уже.

Нәрсә? Нормально все. Йөртә алам мин, – ди гәүдәсен турайтты Шамил.

Без сиңа ышанабыз. Ментлар туктатса, правасыз калачаксың! Штрафы да бардыр әле аның.

Яңа ел төнен аек каршы аласың килә әлә? Болай җебеп торсаң, шулай булачак та, – диде Шамил.

Әйдәгез, үзем утырам рульгә? – дип тәкъдим итте Җәвит.

Бөтенесе гаҗәпләнеп аңа карады.

Соң синең праваң да, унсигезең дә юк бит, братан, – дип көлде берсе.

«Новичкам везет» ди бит. Туктатмаслар әле. Иң мөһиме – төялешеп бармаска. Алайса шикләнәчәкләр.

Соң ярар, әйдә, икәү генә барабыз алайса, – диде Шамил. – Машина минеке, бармасам – «угон» була.

Егетләр ризалашты. Җәвитне машина йөртергә әтисе өйрәткән иде. Авыл белән кыр арасында йөрергә менә дигән йөртүче ясады ул. Кирәк чакта, үлән чабарга үзен генә дә җибәрә иде. Кәкре юллардан җәй буе йөрде инде Җәвит. Тик менә трассага чыкканы юк.

Машинага кереп утырдылар болар. Җәвит көзгене рәтләде, урындыгын җайлы итеп куйды. Аннары каешны эләктерде.

Эләктермә инде аны, очып китмибез, – дип җәелеп утырды Шамкай. – Минем «ласточка» ровная, сикертми.

Туктатсалар аннары, – диде Җәвит.

Машина кабынып китмәкче иде дә, әмма ялгыш кына сүнде. Егетләр шаркылдап көлә башлады.

Ууу, төш аннан! – диде берсе, үч итеп. Җәвит үз эченнән генә сүгенеп, газга басты. Ниһаять, машина кузгалды.

Җәвитнең күңелендә күбәкләр оча. Менә, ичмасам, адреналин!

Давай, брат, мин белмәгән догаларымны укый башладым, – ди Шамил. Аннары үзенең «текә» җырларын кабызды.

Юлда аларга ике ноктада полиция хезмәткәрләре очрады, әмма туктатучы булмады. Егетләр һәрберсен узган саен: «Аллага шөкер!» – дип бардылар. Кызганычка, районның үзәгендә бер полиция хезмәткәре таягы белән болгады.

Нишлим? Туктыйммы? Тормозга басыйммы? Нишлим? – дип борчыла башлады Җәвит.

Әйдә, газуй! Ментлар гына җитмәгән иде монда! – дип акырды Шамил.

Җәвит чарасызлыктан ул кушканны үтәде. Буйсынмыйча, узып китте. Полиция хезмәткәре, кашын җыерып, машинасына утырды да артларыннан чапты.

Башланды гонка! Җәвит инде бөтенләй каушый башлады.

Бишкә тык! Бишкә тык! – ди Шамил.

Нинди биш? Минем максимум өч белән йөргән бар!

Өч белән ничек качмакчы буласың? Ба-ас!

Җәвит ничек тизлекне күчергәнне дә аңламый калды. Әмма машина инде аның өчен бик зур тизлектә бара башлады. Машина тәмам өңгери*. Эх, күңелендә каушау һәм борчылу булмасын иде аның. Ул да рульне ныграк тотарга мөмкинлек бирмәде. Юл күренми башлады. Юк, мондый тизлеккә ияләнмәгән иде әле ул.

Туры юлдан куып тота ул. Кырыйга бор. Күрше авылга бара торган юлга чык, – дип өйрәтте Шамил. – Нишлисең соң син? Айнып беттем инде синең белән.

Җәвит тагын буйсынды. Борылды. Машина көзгесеннән зәңгәрле-кызыллы утлар яктырта. Җәвит рульне тегендә-монда боргалый башлады.

Юлда бозлавыкмы әллә? – ди дусты.

Җәвит берни ишетмәс булды. Куркудан йөрәге сикерә, куллары тирләп чыкты, тезе калтырый. Бу хис-тойгыга түзә алмыйча, чытырдатып күзен йомды.

Машина ничәдер секундка һавада очты да тимер баганага килеп керде. Машинаның ишеген ачып, Шамил ак карга кан төкерде. Полиция машинасыннан, атылып, формалы кешеләр чыкты.

Кто за рулем? Живы? – дип сорадылар.

Әмма руль ягында утырган яктан, кызганычка, чыгучы булмады...

...Диләрә апаның Яңа ел төненә утлары гел сүнгән була. Инде бишенче ел аның бәйрәмне каршы алганы юк. Ә кем белән каршы алсын ул аны? Иренең Яңа елга бер атна кала шешәгә ябышып, айныганы юк. Ә улының 5 ел элек дуслары белән беренче тапкыр Яңа ел каршы алырга чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайтканы юк.

*үкерә, зур тавыш чыгара (диалекталь)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100