news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беренче татар блогеры Ренат Галиәхмәтов әнисенең гуляш рецептын тәкъдим итә

news_top
Беренче татар блогеры Ренат Галиәхмәтов әнисенең гуляш рецептын тәкъдим итә
"Татар-информ" архивыннан

«Татар малай» сәхифәсен алып баручы Ринат Галиәхмәтов әнисе пешергән гуляш рецепты белән уртаклашкан.

«Әнием Әлфия Галиәхмәтовадан гуляш рецепты. Лайк куй, сакла һәм языл», – дип тә язган Ринат, әнисенең язылучыларын арттырырга теләп.

Гуляш өчен: 1 кг ит,  2 зур суган, 2 зур помидор, 1 кишер, 2 аш кашыгы он, үсемлек мае.

Итне турарга, табага салып, үз суында пешерергә. Аннары 2 зур суганны турарга, 10 минут пешерергә. Помидорны турарга, кишерне угычтан уарга һәм, ит өстенә салып, тагын 10 минут пешерергә. 2 аш кашыгы он салып, әзер булганчы пешерергә.

Итегез майлы булмаса, үсемлек мае салырга була, ә онны табада кыздырып алырга мөмкин.

 

Фото: © Ринат Галиәхмәтовның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар