Беренче тапкыр Кече хаҗ кылган Алия Фәйзуллина: «Кәгъбәне күрүгә еладым»
Алия белән безне КФУның Татар халык хоры таныштырды. Күпләр аны хорның чишмәдәй саф тавышлы солисты буларак исендә калдыргандыр. Хәзер исә ул – бер бала анасы, күп илләрдә булган сәяхәтче. Алиянең бу сәяхәте исә калганнарыннан бик тә аерылып торды. Мәккәгә гомрә кылырга баруы турында ул «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
Алиянең сәяхәтләрен, зур кызыксыну белән, аккаунты аша күзәтеп барам. Ә инде: «Мин Гомрә (Кече хаҗ) кылырга барам, Мәккә җирендә булачакмын», – дип язгач, икеләтә игътибарлылык белән сторизларын карап, фото-видеолары, постлары белән танышып бардым. Алиянең гомрә кылуы быел Рамазан ае вакытына туры килде. Мәккәдән киткәненә берничә атна узса да, «әле һаман да күңелем белән мин Мәккәдә» ди ул. Шуңа да, Алия белән әңгәмә корырга булдым.
Хаҗ – мөселман кешесенә Коръәндә сурәтләнгән иң мәшһүр хәлләрне чын тормышта булган кебек итеп күрсәтү. Хаҗ кылучы Тәүрәттә һәм Коръәндә сөйләнгән вакыйгаларны үзе кичерә, Ибраһим пәйгамбәр һәм аның гаиләсе язмышын үз җилкәсендә татып карый. Аллаһ Тәгалә Мина үзәнлегендә Ибраһим пәйгамбәргә сынау җибәргәннән соң, ул үзенең улын корбан итеп китерергә тели. Ләкин Ходай каршында үзенең карусызлыгын исбатлап, коткарыла, аның угылы урынына бәрән корбанга китерелә.
Хаҗ – Корбан бәйрәменең кереш өлеше. Хаҗ йолалары Коръәндә тасвирланган хәлләрнең билгеләре – Шайтанга таш атып куу, пәйгамбәрнең җәмәгате Һаҗәрнең могҗизаи төстә котылып калуы, аның су эзләп, Сафа һәм Мәрвә таулары арасында интегеп йөгереп йөрүләре һәм аңа Зәм-зәм чишмәсе иңдерелүе – шундый символлар монда адым саен.
Хаҗның ике төре бар: Олы хаҗ һәм Кече хаҗ – Гомрә (Умра). Гомрә – хаҗның җиңеләйтелгән төре, чынлыкта ул Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарына эксурсиягә барып кайту. Фарыз булган йолалардан бары Хәрәм мәчетендәге Тәваф һәм Сай гына. Гомрәне ел әйләнәсендә башкарырга була, ул якынча 2 атнага кадәр барырга мөмкин. Гомрә кылу мөселман кешесеннән хаҗ кылу бурычын төшерми. Хаҗга мөстәкыйль рәвештә ирләр генә бара ала, хатын-кызлар исә ирләре яисә иң якын туганнары белән барырга тиеш.
«Төшләремдә Аллаһы Тәгалә Мәккәгә чакырды»
– Алия, ул якларга ничек барырга уйладың? Моның өчен әзерлек кирәк, диләр: рухи яктан да, физик яктан да.
– Минем өчен һәр Рамазан ул – бәйрәм. Шул вакытта аеруча намазларны калдырмаска, сәдаканы күбрәк бирергә һәм авыз ачтыру, фитра мәсьәләсен уйлый башлыйм. Мәктәп елларында Лениногорск шәһәр мәчетенә укырга йөри идем. Шунда гакыйда, хәдис, фикх, Коръән, гарәп теле башлангыч дәресләрен яратып укыдым. Мәккәдән кайткан апалар: «Шундый рәхәт тынычлык җанда!» – дип сөйли иде. Мин ул вакытта Мәккәдә булырмын дип башыма да китерә алмадым, чөнки, беренчедән, финанс ягы (мин ул вакытта акча эшләми идем), ә, икенче яктан, биш вакыт намазны укып, хиҗап кигән һәм ураза тоткан, бөтен кануннарны үтәгән кеше генә анда бара ала, дип уйлый идем. Аннан тагын бер сәбәп: ул бит гарәп иле, анда бөтенесен кертмиләрдер, дидем. Әмма бу уйлар стереотип булган икән.
Шулай 2022 елның декабрь аенда блогер Гүзәл Хөснетдинованың ире белән Мәккәгә барганын күзәтеп бардым. Туры эфирына тап булдым. Анда Гүзәл: «Хәзер без Гомрә кылабыз, Кәгъбәне 7 тапкыр үтәбез, сез теләкләр тели аласыз, дога кыла аласыз», – диде. Мин шундук Аятел Көрсине укып: «Йә Аллам, шул җирләреңә мине дә чакырсаң иде», – дидем. Чөнки ишеткәнем бар: әгәр барырга җай чыга икән, димәк, Аллаһы Тәгалә сине үзенең изге җиренә чакыра.
Аннан йокларга яттым да, рәхәт төш күрәм, минем җаным элек андый рәхәтне тормышта бер дә сизмәде сыман. Мин шул Кәгъбәгә карыйм икән... Төш шундый рәхәт иде, аннан уянуы да шундый рәхәт, тыныч булды, дөнья мәшәкатьләре борчымый сыман тоелды.
Гыйнвар, февраль, мартта да нәкъ шул ук төшне күрдем һәм, уянгач, күңелдә рәхәтлек тоя идем. Ниһаять, апрель җитте, Рамазан ае башланды. «Миңа ай саен төш керә, безне Аллаһы Тәгалә үзенә чакыра ахры, барып кайтасың килмиме?» – дип әйттем иремә.
Барырга бер атна кала эзли, белешә башладык: ничек барасы, нәрсә аласы, ничек Гомрә кыласы һ.б. Онлайн виза ясадык, билетлар алдык. Китәр алдыннан гына отельдәге бүлмәләргә бронь ясадык. Рамазан ае булгач, бик сайланып торырга вакыт булмады, чөнки Рамазанның соңгы 10 көненә гомрә кылырга күп кеше килә, төнге намазлар укыйлар, Кадер кичәсен көтәләр, төннәрен кеше, гомумән, йокламый, намазда тора, мәчетләрдә яши.
Безнең әзерлек бик юк иде. Ирем: «Без моны булдыра алырбыз микән?» – диде. «Виза биргәннәр, билет ала алдык икән, калганын булдырырбыз», – дидем. Ният бар, юллар чыга икән, димәк, Аллаһы Тәгалә сезне чакыра, диләр бит.
Танышларга яздык, аларга сораулар бирдек, китаплар укыдык, кайда, ничек, нәрсә, әйтәсе һәм үтәсе – үзебезгә шпаргалка ясадык. Гомумән, Гомрә нәрсәдән тора, ничек изге җирләргә барасы һ.б. Шәригатькә туры китереп, киемнәр алдык: мин абая кидем, аны озын күлмәк өстеннән киясе, чөнки күп хатын-кыз абая белән йөри), ирем һәм 6 яшьлек улыма ихрам алдык (ике ак төстәге сөлге яки тукыма, аларны дини кибетләрдә саталар), чөнки ихрамсыз Кәгъбә янына кермиләр, һәм ул Гомрә кылырга баручы кешенең бер шарты булып тора.
«Кәгъбә тирәли әйләнгәндә Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирде»
Кече хаҗ кылуның таләпләрен һәм тәртибен Алия сылтамага беркетелгән кулланманы карарга тәкъдим итте. Кызыксынучылар шушы сылтамага кереп, танышып чыга ала. Алия исә хаҗ кылуның кайбер процессын сөйләде:
– Ихрамны киясең һәм ихрам халәтенә керәсең: юынасың, тырнакларны кисәсең, аннан соң ирләр ихрам кия, хатын-кызлар шәригать кушкан ябык киемне (хатын кызның бите һәм куллары гына ачык кала, перчатка, битне каплый торган әйбер ярамый). Ә инде ихрам халәтенә кергәч, тырнак кисү, чәч йолку, үзеңә зыян ясау, бизәнү, духи куллану һәм исле сабыннар куллану тыелган. Шуңа тырнак кисү, исле сабыннар белән юыну ихрам халәтенә кергәнче булырга тиеш.
Шулай итеп, юынып һәм ихрам киеп, өйдән, Аллага тапшырып, аэропортка киттек. Без «Гарәп һава юллары» белән очтык. Очкан вакытта Мәккә җирләренә кергәнче Хаҗга яки Гомрәгә ният ясау – иң мөһим әйбер. Микат дигән җиргә якынлашканчы аз вакыт кала ниятләү кирәк. Микат – ихрам халәтенә керер өчен махсус билгеләнгән урын, изге Мәккәнең чиге. Дөньяның Төрле якларыннан килгән дини кешеләргә ихрамсыз Мәккәгә керү тыела. Изге шәһәргә бару юлында хаҗилар махсус догалар – талбия укый.
Микат җире һавада очканда булды: «10 минуттан Микатка җитешәбез», – дип кисәттеләр. Бу – бөтен кеше вакытында ният итсен өчен эшләнелгән, ихрам кимәгән булсалар, ирләр ихрам кия, хатын-кызлар талбия әйтә, ният ясый. Ишеткәнем булды: кеше иң элек Мәдинә шәһәренә килә, аннан поездга утырып Мәккәгә бара. Шунда ихрам киеп, юлда ниятли. Төрле яктан килүеңнән тора.
Ирхам – бу кием Аллаһы Тәгалә алдында бөтенебез бер халәттә икәнлекне аңлата, кем нинди генә дәрәҗәдә булса да, киемнәре бер булырга тиеш: аякта – сандали, ир-атларның аяк башлары ябык булырга тиеш түгел. Ихрам хәлендә шулай ук уйларыңны контрольдә тотарга кирәк. Кунакханәләрдә хәтта иссез сабыннар да куйганнар – бу ихрам халәтендә булганнар өчен махсус эшләнелгән.
Отельгә килеп урнашкач ял иттек тә, Аллаһы Тәгалә Йортына – Әл-Хәрәм мәчетенә кузгалдык. Ихрам халәтенә кергәнсең икән, тизрәк Гомрә кылырга барырга кирәк, әмма без бала белән булгач һәм төнлә очкач, икенче көнгә генә Гомрә кылдык. Шулай ук ихрам халәтенә кергәч, ихрам киемендә генә булырга кирәк, аны салырга ярамый. Бала өчен бу җиңел түгел, алар бик актив. Улым бер кырын сүз әйтмәде, аңа бу халәт ошап та китте хәтта. «Кайчан барабыз?» – дип торды.
Ихрам халәтендә, ниятләп, тәһарәт алып, Әл-Хәрәм мәчетенә «бисмилла» әйтеп кердек. Сәгать 12.00 иде, бу – бик эссе вакыт. Ир-атлар баш киемнәр кими, шуңа күрә, эссе бәрмәсен өчен, Кәгъбә тирәсен кулчатыр тотып әйләндек. Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирде, әлхәмдүлилләһ, – ди Алия.
«Монда бөтен кеше яхшылык эшләргә омтыла – идеаль дөньяга эләккән кебек булды»
Хаҗ кылучылар төрле яхшы гамәлләр кылырга, бер-берсеннән яхшырак, игелеклерәк булырга тырыша икән.
– Һәр кеше яхшылык эшләргә омтыла. Чөнки 1 яхшы гамәл 100 мең гамәл кылган кебек, 1 намаз 100 мең намаз укыган кебек кабул ителә. Бөтен кеше 6 яшьлек улымның башын сыйпап, күз яшьләрен чыгарды, «мәшаАллаһ, әлхәмдүлилләһ» дип, йә конфет, йә финик, йә берәр бүләк биреп китте. Һәр кеше мәчеттә һәм урамда йөргәндә улыма карата яхшы мөгамәләдә булды. Балам бер сумка «тәмнүшкә» җыеп кайта иде, Рамазан аенда аны сыйлагач: «Рамазанны яратам. Монда бөтен кеше ягымлы, әни», – диде. Хәзер аның өчен бу – зур бәйрәм.
Бу мохит, җәмгыять тә улыма хатын-кызларга, җәнлекләргә, балаларга карата үзенчәлекле тәрбия бирде. Мәсәлән, улым хәзер: «Әни, син кыз бит», – дип, ишек ача. Гомумән, Мәккәдә хатын-кызлар күп сөйләшми, бөтен җирдә ир-атлар эшли, барлык мәсьәләләрне алар хәл итә. Миңа монда көчле, нык хатын-кыз булырга кирәкми икән, дидем. Гарәп хатын-кызлары үзләрен гел Коръән кушканча – ягымлы, сабыр, тыныч тота, ник шулай икәнлеген аңладым. Кирәк-яракларны сорарга, ниндидер мәсьәләне хәл итү өчен ресепшнга ирем төшеп менә иде, үземне ирекле хатын-кыз итеп хис иттем. Күңелдә тынычлык халәте иде. Ирем белән Мәккәдә дини кануннарны үтәгән чын гарәп гаиләсе кебек булдык. Икенче, дөрес тормышта Коръәндә язылганча һәм хәдисләрдә әйтелгәнчә яшәгән төсле булды.
Мәккәдә төрле илләрдән килгән халык җыелган, бер-беребезне аңламыйбыз. Күбесе гарәп телендә сөйләшә. Кемдер гарәп телен дә, инглиз телен дә белми. Җирнең төрле почмакларыннан килсәк тә, бөтенебез бер дога укыдык, барыбыз өчен дә бер үк кагыйдәләр. Шуңа күрә күзләр белән карашып та аңлашып була. Кешенең сиңа нәрсә теләгәнен, әйткәнен тоясың. Ягъни күзләр белән сөйләштек. Әйтүемчә, һәр кеше сиңа булышырга тырыша. Бу – минем өчен ниндидер идеаль дөньяга эләккән кебек булды, – ди елмаеп Алия.
«Күңел шулкадәр чистарына»
– Мәккәдә иң истә калганы нәрсә булды?
– Без әни белән мәктәп чорыннан ук Лениногорск шәһәр мәчетендә төнге намазларда төнге 2.00дән иртәнге 4.00кә кадәр 10 көн эчендә Коръәнне укып чыга идек. Монда да шулай соңгы 10 көндә тулаем Коръәнне укып чыгалар. Әл-Хәрәм мәчетендә сәфәребезнең соңгы көнендә имамның елый-елый дога кылганы бик истә алды, аның белән бөтен ир-атлар, намазда торган кызлар-апалар елады. Мин дә күз яшьләремне тыеп кала алмадым. Кәгъбәне күрү белән еладым, үзем догалар укыдым... Күңелне туктатып булмый анда, кешеләр: «Күңел шулкадәр чистарына», – дип әйттеләр.
Соңгы елларны авыргач, Мәккәгә килү белән шатланып еладым. «Аллаһы Тәгаләм, миңа монда килергә җай, хәл биргәнең өчен зур рәхмәт», – дидем. Күз алдында бөтен тормышым әйләнде. Әле бер вакыйга, әле икенче, балачак, әби-бабайлар, һәр укытучым, дустым, тормышта очраган кешем, укыткан хәзрәтләрем... Күңелдә ниндидер рәхмәт хисе иде, кемдер алар арасында исән, кем юк, Аллаһы Тәгаләдән: «Йә Раббым, тормышымда булган – укытучы, көчле булырга өйрәтүче, сынауларны үтәргә булышучы барлык кешегә догам савап булып ирешсә иде», – дидем. Җанымда рәхмәтле булу хисе биләп алды, башка уйлар кермәде дә.
Намаз алдыннан бик күп кеше мәчеткә кереп өлгерә алмый. Кешеләр кая урын таба – шунда укый. Төнге намазда намаз укучылар хәтта өч чакрымга сузылган иде! Кем кая баса – баскычка басып укый, кибет ишегалдында һ.б. Без дә бер кечкенә урын таптык та, Әл-Хәрәм мәчете территориясендә басып укыдык, Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын. Имамның тавышы ишетелеп тора, син барлык җәмәгать белән намаз укыйсың. Намазның фарызын укый алдык, сөннәтен полиция хезмәткәрләре укырга бирмәде, чөнки кеше бик күп, бер-берсен таптарга мөмкиннәр, алар куркынычсызлык чараларын күрде.
Зәм-зәм суы турында: «Аның тәме башка суларныкына охшамаган»
Хаҗилар Мәккә шәһәреннән алып кайта торган шифалы Зәм-зәм суы Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Ул әнисе Һаҗәр анабыз кочагында чүлдә сусыз, ризыксыз калганда аягы белән җиргә типкәннән соң, Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте белән, Зәм-зәм суы бәреп чыга. Һаҗәр анабыз ургылып аккан судан куркып, үз телендә: «Зәм-зәм», – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә бу изге суны Кыямәткәчә сакларга вәгъдә биргән…
– Улыма бу тарихны сөйләгәч, ул, бик теләп, 7 тапкыр безнең белән Сафа белән Марва тау арасын үтәргә ризалашты. Аңа тарихны аңлатканда, үземнең дә күңелләр тулды. Улым туктап, Зәм-зәм суын эчте, ә без уразада идек. Ул, чыннан да, үзгә, бик тәмле су. Тәме башка суларныкына охшамаган. Аны Кыйблага карап, ниятләп, теләкләр теләп, дога әйтеп эчәсең.
Улым, берсүзсез, барлык таләпләрне башкарды. Ул беренче тапкыр намазын Әл-Хәрәм мәчетендә укыды, безнең янда торган апалар: «Әлхәмдүлилләһ. Без шундый бәхетле, безнең янда бала намаз укый бит. Аның намазы кабул булачак, димәк, безнең барыбызның да намазы кабул булыр, ИншәАллаһ», – дип әйтүләре булды һәм елап җибәрделәр.
«Мәккәдә теләгән теләкләр, укыган догалар тизрәк кабул була»
– Без ирем белән икебез дә ураза тоттык, ә Рамазан аенда ураза тоткан килеш Гомрә кылу – тулы Хаҗ кылуга тиң дип санала. Гомумән алганда, Кәгъбә тирәли әйләнеп, барлык таләпләрне үтәр өчен 4-5 сәгать кирәк булды. 4-5 сәгать син аяк өстендә дигән сүз. Һава бик эссе иде, йөри-йөри арыдык, эчәсе килде. Безнең өчен Гомрәдә иң авыры – Сафа һәм Марва тауларын үтү булды. Аның арасы да якын түгел. Йөри алмаганнар өчен утырып йөрү җайланмалары бар.
Шуннан соң отельгә кайтырга ашыктык. Авыз ачтык. Ул суның тәмлелеге! Әйтеп бетергесез. Гомрә кылганнан соң су эчкәч, хөрмә (финик) ашагач, суның һәм ризыкның никадәр тәмле икәнлеген беләсең. Тормышның гади шатлыкларын аңлый башлыйсың. Без тормышта буш хыяллар артыннан куабыз, гади су, гади ризык, яшәү урының булуы – зур бәхет икән! Син аны тагын да ныграк аңлыйсың. Кеше юк нәрсәләр өчен борчылып, кайгырып яши икән. Күп нәрсәне (хәлне) Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга кирәгенә төшендем.
Өстәвенә, без ирем белән читтән торып (удаленно) эшлибез. Гомрә кылып, авыз ачканнан соң, эшебезне дә алып бардык. Аллаһы Тәгаләдән: «Эшләве дә җиңел булсын иде», – дип сорадым. Чынлап та, Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирде. Эштә дә проблема булмады. Эштә дә, күңелдә дә тыныч булды. Ниятлисең икән, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә.
Кемнең нинди теләкләре бар, әби-бабаларымның исемнәрен барлап, исемлек төзегән идем. Мәккәдә дога кылдым. Мөселман кешесе өчен дога кылу да зур савап икән, чөнки фәрештәләр: «Сиңа да шулай булсын», – дип әйтә икән. Күңелем кушканча, бөтен белгән догаларны укыдым, зекерләр әйттем. Вафат булган әби-бабаларым исеменнән сәдакалар бирдем, Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын.
Теләкләр теләп язган кешеләр, бик шатланып: «Теләкләребез чынга ашты!» – дип язды. Шунысына күңелем булды. Мәккә җирендә Аллаһы Тәгалә һәрберебезне ишетә. Ул, гомумән, һәрчак ишетә, ләкин Мәккәгә барып, дога кылу, сәдака бирү – икенче төрле. Анда укылган догалар, теләгән теләкләр тизрәк кабул була. Мәккәдә ярлыларны да очратырга мөмкин. Кайберләре Әл-Хәрәм мәчете янында яши, ашарга сорыйлар. Андый кешеләр дә бар.
Мәккәдә Ураза гаетен бәйрәм итү: кибеттә – ташламалар, кешеләр сыйларга тырыша, бүләкләр бирә
Мәккә җире – мөселман иленә аяк баскач, Ураза гаетен дә күрәсе килә Алиянең. «Аллаһы Тәгаләнең Йортында Ураза гаете нинди була?» – дип, Гаетне Мәккәдә бәйрәм итүнең шаһиты да була. Шатлыгыннан йокламый, гает керер алдыннан төнне гыйбадәт кылып, намазлар укып үткәрә.
– Бәйрәм алдыннан халык бик әзерләнде: озын-озак чиратлар торып, бүләкләр алдылар, кибетләрдә кеше тулы иде. Кеше күп булу сәбәпле, мәчетләрдән отельләргә кадәр автобуслар түләүсез алып кайттылар. Гает көнне бездә, традицион рәвештә, таба исе чыга: иртән коймаклар инде пешкән була! Әти-бабайлар мәчеткә барып, намаз укып кайталар иде дә, тәм-томнар белән сыйлана идек. Шуннан соң бәйрәм онытыла... Ә гарәп илендә Ураза гаете берничә көнгә сузыла.
Кибетләрдә ташламалар була, сине һәрчак сыйларга тырышалар. Улым өчен дә бу яңа бәйрәм кебек кабул ителде. Берничә көн үтсә дә, һәр кеше белән: «Гает мөбарәк!» – дип котлашасың. Бу – бөтенләй үзгә мохит. Үземне мөселман илендә булуым белән бәхетле хис иттем.
Гарәп телен аз-маз мәчеттә өйрәнгән идем, бик тә кирәге чыкты! Без үзебезнең тукталышта төшеп калдык, Аллаһының Рәхмәте! Шуңа күрә, «ни өчен миңа бу тел кирәк, аның бер дә кирәге чыкмаячак» дияргә ярамый. Әйтик, татар телен өйрәндең икән, кайчан да булса тормышыңда аның кирәге чыгачак. Шундый нәтиҗәгә килдем. Хәзер инде: «Нигә миңа татар теле?» – диючеләргә төгәл җавабым бар.
– Узган ел Согуд Гарәбстанының күршесендәге илдә – Гарәп Әмирлекләрендә булырга туры килгән иде. Хәтерлим: самолет килеп туктагач, салонда дымлы эссе һава таралды, урамга чыккач, мунчада кебек хис иткәндәй булдым. Мәккә якларында да эсседер?
– Мәккәдә эссе иде, әмма сулый алмаслык түгел. Җиле дә бар иде. Бу – Рамазан ае белән бәйле. Рамазан беткәч, җил бетте, һава торышы да эсселәнде. Бу – үзе бер могҗиза. Мәккәдә комлы, ташлы урыннар бик күп. Шунда бер чүп үләне юк. Агачлар да бик авыр үсә, аларга су сибеп торалар. Күп биналарны тауны кистереп төзегәннәр. Кайбер йортлар, отельләр тау өстендә тора. Шуңа шаккаттым.
Әле дә отельләр төзү дәвам итә, чөнки монда килүчеләр елдан-ел арта. Мәккәгә Рамазан аенда быел 18 миллион кеше килгәнен ишеттем. Рамазан исә аенда төзү эшләре тукталып торды.
Кибетләрдә бөтен нәрсә бар, нәрсә телисең, шуны таба аласың. Анда пальма агачлары үсә, кешеләр хөрмә (финик) ашаган. Рестораннар, кафелар эшли. Рамазан аенда көндез ябык алар. Кичен бөтен нәрсә ачыла. Элек бит алай булмаган, шартлары да искиткеч – кондиционерлар – бернәрсә булмаган... Кешеләргә авыр сынау булган бу. Ләкин шулай да, алар ислам динен кабул иткән.
Кичен урам кеше белән тула, ә көндез тып-тыныч. Урамда кеше бик юк.
Мәккә – зур шәһәр түгел. Шул җирләрдә Аллаһы Тәгалә Коръән иңдергән, кешеләр беренче намазларын укый башлаган, уразаларын тоткан. Хәзерге заман белән чагыштырсак, аларга ни дәрәҗәдә авыр булганын аңлыйм. Мөхәммәд пәйгамбәребезгә (с.г.в.) динне тарату да җиңел бирелмәгән. Боларны Мәккәгә баргач кына аңлыйсың.
«Мәккә – җанга, тәнгә рәхәт урын. Өйгә кайткан кебек»
– Хаҗ кылганнан соң кеше үзгәреп кайта, диләр. Синдә нинди үзгәрешләр булды, син аны тойдыңмы?
– Мәккәгә бару – өйгә кайткан кебек. Җаныма, тәнемә рәхәт урын ул. Мәккәгә килгән барлык кешеләр – барысы да якын, сине аңлыйлар, булышалар. Мәккә ул – һәр мөселман кешесенең өе.
Бик күп кеше миннән: «Әзерләнә алдыгызмы?» – дип сорады. Кешедә шундый стереотип бар икән: «Мәккәгә бару, хаҗ кылу – бик авыр, мин әле аңа әзер түгел, чөнки яулык бәйләмим, намаз укымыйм», – диләр. Шундый нәтиҗәгә килдем: бик күп кеше күңеле белән хаҗ кылырга барырга теләсә дә, үзен әзер түгел дип уйлый. Минемчә, бу – зур хата. Кешенең күңелендә ният бар икән, мөмкинлеге булса, барып кайтырга тиеш. Намаз укый белмисең икән, җәмәгать артыннан кабатлап эшләсәң, Аллаһы Тәгалә синең беренче адымыңны кабул итәр, дип уйлыйм.
Күңелеңдә теләгең, ниятең бар икән, димәк, Аллаһы Тәгалә сине Үзенең Йортында көтә. Миңа ул төшләр аша керде. «Мин хиҗаптан түгел бит әле», – дип шикләнүчеләр бар. Интернетта барлык мәгълүмат, догалар бар, карарга, өйрәнергә була. Ләкин күңелдәге нияткә «юк» дияргә ярамый, Мәккәгә барырга кирәк, дип саныйм. План корып, үзеңә яки бер төркем кешеләргә кушылып барып кайтырга була.
Бик күп «проблемаларга» борчылмый башладым. Хәзер мин аларны проблема итеп тә кабул итмим. Кирәкмәгән әйбергә борчылырга кирәкми икән. Яшәргә урының, ашарга ризыгың, яныңда сау-сәламәт туганнарың, якыннарың булганда, ул проблемаларга бөтенләй борчылырга кирәкми. Кирәкмәгән нәрсә өчен кайгырганмын, дим. Бөтенебез Аллаһы Тәгалә кул астында йөрибез.
Яшьли киткән, вафат булган туганнарымны искә алдым. Кеше гомере – бер мизгел. Шул гомерең бар икән, Мәккәгә барырга кирәк. Күңелне бушатып кайтасың! Исәнлек тә яхшылана. Үзеңне җиңел хис итә башлыйсың. Анда гөнаһлар кичерелә, диләр. Гөнаһ капчыкларын бушатып кайтсаң да, ул капчыклар үзең белән кала. Мин шуны сиздем. Гөнаһ кылдың икән, ул гөнаһны фәрештәләр шундук язып куймый, Аллаһы Тәгалә тәүбә итәргә вакыт бирә. Шул вакытта гафу сорарга кирәк. Шуңа күрә үземне контрольдә тота башладым.
«Кеше ял итәргә диңгез буена түгел, ә Мәккәгә барсын иде»
– Шунда барырга теләгән кешегә нәрсә әйтер идең? Тагын буласың киләме Мәккәдә? Хаҗ кылыр идеңме?
– Мин төрле илләрдә булам. Ләкин минем яң яраткан урыным – Мәккә җире. Әгәр тормышта ниндидер авырлыклар, сынаулар килсә, «менә хәзер сынам-сынам» дип уйлыйсың икән, кайбер кешеләр, күңелен бушатыр өчен, чит илләргә ял итәргә бара. Кеше иң элек Мәккәгә барырга тиеш! Тормышымда авырлыклар булды, аны мин һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шул вакытта Төркиягә диңгезгә түгел, ә Мәккәгә барсам, яхшырак булган булыр иде, дип уйлыйм. Ел саен Гомрә кылырга ният иттем. Аллаһы Тәгалә Хаҗ кылырга да насыйп итсен иде, ИншәАллаһ.
Кемнәр якыннарын югалткан, кем авыр ситуация кичерә – аларга Мәккәдә Хаҗ кылып кайтырга кирәк, дип киңәш итәр идем. Бөтен күңелемне, җанымны бушатып кайттым мин. Хәтта җиңел сулый башладым. Бу – Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү, серләшү кебек булды. Һәр кеше диңгез буена түгел, ә Аллаһы Тәгалә Йортына барырга тиеш икән. Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенергә, сабырлык сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә сабырлыкны бирәчәк, ИншәАллаһ.
Аннан, бер вакыйга искә төште. Әнием ягыннан әбинең апасы Мәккәгә Хаҗ кылырга барган иде. Ул Мәккәдән әбиемә намазлык, намаз укый торган күлмәк һәм яулык алып кайтты. Әни әбинең күлмәген миңа бирде. Ул күлмәкне Мәккәгә алып бардым. Үземчә: ул бу күлмәкне, күрәсең, теләк теләп алган, дип уйладым. Уйлап карасаң, күлмәк Мәккәдән Татарстанга һәм янәдән кире Мәккәгә кайтты. Аңа ул савап булып ирешкәндер. Шул күлмәкне киеп, Мәккә җирендә намаз укырга насыйп булды. Аннан соң, Мәккәдән шундый кирәкле әйберләр алып кайтырга икән, дидем. Савабы да була. Таныш-белешләремә Зәм-зәм суы, адҗва хөрмәсе (финик, Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. яратып ашаган хөрмәсе), юлда укый торган намазлыклар алдык. Шуны бүләк иткән кешеләргә Мәккәгә исән-сау барып, намаз укып кайтырга язсын, дип теләк теләдем.
Менә без үзебезнең тәнебезне, киемнәребез турында кайгыртабыз, шифаханәгә, курортларга йөрибез, ләкин нигәдер җанның чистарынуын онытабыз. Аңа да вакыт табарга кирәк, чөнки җан тәртиптә булганда, тәнең дә чиста. Яңа туган сабыйныкы кебек.