Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уролог: «Беренче тапкыр җенси мөнәсәбәткә керүгә үк цистит куркынычы арта»

Цистит салкында өшү нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип санаучылар бар. Бу чынлап та шулаймы? Ни сәбәпле цистит белән хатын-кызлар ешрак авырый? Циститтан үләннәр белән генә дәваланып буламы? «Интертат» әлеге сорауларны табиб-уролог Маариф Рустамовка юллады.

news_top_970_100
Уролог: «Беренче тапкыр җенси мөнәсәбәткә керүгә үк цистит куркынычы арта»
https://ru.freepik.com

Нәрсә ул цистит?

Цистит – ул бәвел юлларында йогышлы ялкынсыну процессы. Ул кискен һәм хроник (кабатланучы) була. Әгәр кеше 6 ай дәвамында 2 тапкыр авырса, ул хроник булып санала. Еш очракта хатын-кызлар авырый.

Циститның берничә төре була. 

  • Катараль – лайла тышлыгының ялкынсынуы. Ул вакытта тукыманың шешүе күзәтелә. 
  • Флегмоноз – лайла тышлыгы асты үлекләнү. 
  • Үлекле – әлеге формада үлекле экссудат (сыеклык) барлыкка килә.
  • Геморрагик – бәвелнең кан белән бүленеп чыгуы.
  • Интерстициаль – бу процесска сидек куыгының тирән мускул катламнары керә. Кешенең сидек куыгы, корсак асты нык авырта.
  • Җәрәхәтле – бу формада органның эчке стеналарында лайлалы катлауның җәрәхәтләре барлыкка килә. 
  • Кисталы.
  • Гангреноз – сидек куыгы тукымасының үлүе. 
  • Шулай ук, йогышлы булмаган циститларның киң төркемен билгелиләр: нурланыш, аллергия, автоиммун, травматик, паразитик, термик, химик-токсик характердагы лайлалы зарарлану һәм башкалар.

Фото: © https://radugaclinic.ru/articles/intersticzialnyj-czistit/

Аның билгеләре нинди?

Цистит кискен башлана. Бәдрәфкә йөргәндә бәвел әз күләмдә килә һәм 15 минут саен бәдрәфкә бару теләген уята. Сидектә кан булуы ихтимал. Корсак асты авыртуы көчәйгәннән-көчәя, билдә дә үзен сиздерә. Температура күтәрелергә мөмкин. Цистит вакытында бәвелнең төсенә зур игътибар бирергә кирәк. Әгәр ул тонык һәм болганчык булса, бу цистит турында сөйли.

Кискен цистит вакытында температура югары була. Бу – бөер тукымасына ялкынсынуның таралуын яки инфекциянең тирән катламнарга үтеп керүен күрсәтә.

Циститның сәбәпләре?

Күпчелек очракта цистит йогышлы характерга ия. Бу очракта шартлы патогеник микрофлора һәм урогениталь инфекция барлыкка килә. Ягъни төрле бактерияләрнең бәвел юлларына үтеп керүе. Түбәндәге патоген микроорганизмнар цистит үсешенә китерә: уреаплазма; туберкулез микобактериясе; патогеник гөмбәләр; төрле вируслар.

Микроорганизмнарның агрессив йогынтысы ялкынсыну процессының бердәнбер сәбәбе түгел. Организмның тышкы һәм эчке сәбәпләр аркасында зәгыйфьләнүе дә зур роль уйный. Цистит үсеше өчен куркыныч факторлар булып түбәндәге билгеләр хезмәт итә: 

  • башка органнарның хроник авырулары;
  • организмга витамин җитмәү;
  • җитәрлек күләмдә ашамау;
  • физик һәм психик яктан ару;
  • йокы сәгатьләре җитмәү;
  • озакка сузылган стресс;
  • кискен рәвештә температураның төшүе;
  • саклану чарасын күрмәгән җенси мөнәсәбәт;
  • гигиенаны сакламау;
  • төрле җәрәхәтләр;
  • кырку һәм майлы ризыклар белән мавыгу.

Күпчелек хатын-кызлар циститның төп сәбәбе өшүдә дип саный. Ләкин бу алай түгел. Чынлыкта исә, инфекция организмда инде булган, ә салкын тидерү авыруның кискенләшүе өчен шартлар тудырган.

Цистит вакытында җылыныр өчен кайнар ванна керергә ярыймы? 

Ванна керү, җылылык куллану кайбер очракта цистит симптомнарын җиңеләйтә ала. Ләкин, кайнар мунча, сауна тискәре йогынты ясарга һәм хәтта цистит агымын көчәйтергә мөмкин.

Диагностика ничек үткәрелә?

Цистит диагнозы гади. Пациентның нәрсәгә зарланганын тыңлыйбыз, сидек анализын тапшыруларын сорыйбыз, бәдрәфкә йөрү вакытын билгеләр өчен көндәлек тутыртабыз. Кайвакыт УЗИ һәм кирәк булганда цистоскопия (сидек куыгын эндоскопик тикшерү) билгеләнә.

Циститны ничек дәвалыйлар?

Дәвалау бөтен кешенең төрле. Ул формасыннан, авырлыгыннан һәм сәбәбеннән тора. 

Циститның гадәти, катлауланмаган формалары булганда, авыруны дәвалау поликлиника шартларында үткәрелә. Аны табиб-уролог яки терапевт үткәрә. Стационарның урология бүлегенә циститның катлаулы формалары булган авырулар гына кабул ителә. 

Циститны антибиотик, пробиотик белән дәвалыйлар. Кайбер очракта бәвел юлларына антисептик кертү каралган. Ләкин бактерияләрнең бөергә кабат эләгү һәм цистит барлыкка килү куркынычы дәвам итәчәк.

Дару үләннәре белән дәваланудан мәгънә бармы?

Юк. Антибактериаль препаратлар эчәргә кирәк. Сидек юллары инфекцияләрен антибиотик белән дәвалыйлар. Аларга өстәмә буларак үсемлек препаратлары, стероид булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар кулланылырга мөмкин.

 Ни сәбәпле цистит белән нәкъ менә хатын-кызлар авырый?

Бу аларның организмында анатомофизиологик һәм гормональ үзенчәлекләре белән бәйле. Россиядә ел саен циститның 26-36 млн очрагы теркәлә. Кискен циститны хатын-кызларның 20-25 проценты кичерә, аларның һәр өченчесендә ел дәвамында кабатланучы авыру барлыкка килә, ә 10 процентында хроник формага күчә. Цистит гадәттә 25-30 яшьтә була, шулай ук 55 яшьтән узган хатын-кызларда, ягъни менопозиядән соң үсә. Урологка мөрәҗәгать итүнең сәбәбе 60% ка кадәр кискен яки кабатланучы цистит белән бәйле.

Ир-атлар, хатын-кызларга караганда, цистит белән азрак интегә, чөнки аларның сидек каналы озын һәм тар. Шуңа күрә инфекция таралуы авырлаша. Ирләргә бәвелне тоткарлый торган авырулар, ягъни простат аденомалары, сидек куыгындагы ташлар, шешләр хас. 

Цистит җенси мөнәсәбәтләр аша күчәме?

Җенси мөнәсәбәт вакытында сидек куыгына бактерия эләксә генә. Ә болай – юк. Беренче тапкыр җенси мөнәсәбәткә керү белән цистит башлану ихтималы, хәтта ир-ат сәламәт булса да, арта. Бәвел юлларына вагиналь микрофлора кереп тула. Күп очракта аның стеналары мондый «һөҗүмне» җиңә алмый һәм ялкынсыну реакциясе, ягъни цистит башлана. Шуңа күрә, һәр җенси мөнәсәбәттән соң, җылымса су белән юынырга кирәк. Яисә алдан ук профилактик дару эчәргә кирәк. Моның өчен иң башта табиб белән киңәшләшегез.

Циститны булдырмас өчен профилактика кагыйдәләре:

  • гигиена кагыйдәләрен саклагыз, һәр кич һәм иртән юыныгыз;
  • күрем вакытында тампон белән прокладкаларны ешрак алмаштырыгыз;
  • бәдрәф кәгазен дөрес кулланыгыз (алдан артка таба сөртегез);
  • аналь җенси мөнәсәбәттән соң вагинальга күчмәгез;
  • кысан, сылашкан кием кимәгез;
  • бер урында озак вакыт утырмагыз, бер сәгать саен йөреп килегез;
  • мөмкин кадәр салкыннан сакланыгыз;
  • дөрес туклана башлагыз;
  • стресстан арыныгыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100